Ольга Корбут

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ольга Корбут latin yazuında])
(Корбут Ольга Валентиновна битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
белар. Вольга Валянцінаўна Корбут
Olga Korbut Milan 1972.jpg
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of the United States.svg Америка Кушма Штатлары
Представляет страну в спорте Flag of the Soviet Union.svg СССР
Туу датасы 16 май 1955(1955-05-16)[1][2][3] (65 яшь)
Туу урыны Һродна, Биларус Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте, СССР[1]
Һөнәр төре спортивный гимнаст
Әлма-матер Һродна дәүләт университеты[d]
Масса 38 килограмм
Спорт төре Спорт гимнастикасы
Катнашучы Җәйге Олимпия уеннары 1976, Җәйге Олимпия уеннары 1972, Gymnastics at the 1972 Summer Olympics – Women's balance beam[d], Gymnastics at the 1976 Summer Olympics – Women's balance beam[d], Gymnastics at the 1972 Summer Olympics – Women's floor[d] һәм Gymnastics at the 1972 Summer Olympics – Women's uneven bars[d]
Бүләкләр
Хөрмәт Билгесе ордены Халыклар Дуслыгы ордены заслуженный мастер спорта СССР
Биеклек / буй 150 сантиметр
Рәсми веб-сайт olgakorbut.com
Патроним или матроним для человека Valentinovna[d]
Commons-logo.svg Olga Korbut Викиҗыентыкта

Ольга Валентиновна Корбут (16 май 1955 ел, Гродно, Белорус ССР ы, ССРБ) — совет гимнасты, дүрт тапкыр олимпия чемпионы, ССРБ-ның атказанган спорт мастеры (1972). Кораллы Көчләр өчен чыгыш ясый. Ренальд Кнышта шөгыльләнә. Укытучы тренер специальносте буенча Гродно дәүләт педагогия институтын тәмамлый (1977).

Лондонда мадам Тюссо музеенда Ольга Коруның балавыз сыны

Ольга Корбут 1963 елда икенче класта укыган чагында Ярослав Иванович Корольнең гимнастика түгәрәгенә килә. 1965 елда 10 яшендә Ренальд Кнышның төркеменә эләгә. Тәүге зур уңышка 1970 елда ирешә — таянып сикерүдә ССРБ чемпионы була һәм ССРБ җыелма командасына кертелә. Хатын-кыз арасында бүрәнәдә сальто эшли алган тәүге гимнаст.

Спорт гимнастикасы тарихына Людмила Турищева белән Ольга Корбутның бер-берсенә каршы тору тарихы ингән. Турищева иске академик гимнастика мәктәбен гәүдәләндәрә, ә Корбут спорттагы яңа агымны чагылдыра: дуамал элементлар, атлетизм һәм яшьлек. 1972 елда Мюнхен Олимпиадасында Корбут новаторларча гимнастика элементларын күрсәтә һәм тамашачы сөюен яулый. Ләкинабсолют беренчелек өчен каты алышта Турищевадан җиңелә[4]. Абсолют беренчелектә үзенең яраткан снаряды булган бүрәнәдә чыгыш ясаганда ул җитди хата җибәрә һәм нәтиҗәдә хәтта призерлар исәбенә дә керми[5].

1976 елда Ольга Монреальдәге Уеннарда ССРБ җыелма командасында була, команда составында - алтын һәм бүрәнәдә көмеш награда яулый.

1991 елдан АКШ-та яши, Америка гражданлыгына ия[6].

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 4 тапкыр Олимпия чемпионы:
    • 1972 ел — биеклек беренчелегендә, бүрәнә һәм ирекле күнегүләр
    • 1976 ел — команда беренчелегендә
  • Ике тапкыр Олимпия уеннары вице-чемпионы (1972 — брус, 1976 — бүрәнә)
  • Таянып сикерүдә 1974 елгы дөнья чемпионы
  • 1970 һәм 1974 елларда команда беренчелегендә дөнья чемпионы
  • 1975 елда ССРБ халыклары спартакиадасы җиңүчесе һәм ССРБ-ның чикләнмәгән чемпионы, күп тапкырлар ССРБ чемпионы
  • 1973 елда абсолют беренчелектә Аурупа чемпионатының көмеш медаль белән бүләкләнүчесе.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Images.png Тышкы медиафайллар