Кордон (Югары Ослан районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кордон (Югары Ослан районы) latin yazuında])
Кордон
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Югары Ослан районы
Координатлар 55°22'40.253"тн, 48°44'50.150"кнч
Нигезләнгән 1924
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 0 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422584
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Кордон

Кордон (рус. Кордон, чуаш. Кордон) — бүгенге Татарстан Республикасының Югары Ослан районы территориясендә урнашкан, 1968 елда юкка чыккан чуаш авылы.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл сөргенгә сөрелгәннәр авылы буларак нигезләнә. Сөрген вакытын киметер өчен авыл кешеләрен урман кисәргә җибәргәннәр (ерак түгел Варварино урманнары урнашкан). Гади халык, нигездә, Тәмте урманчылыгының урман кисүчеләре булып эшләгән. Кордонның үз пекарнясы була, монда арбалар, чаналар, сатуга тәгәрмәчләр ясаганнар. Тавыклар, сарыклар, сыерлар асраганнар. Урман эшкәртү һәм Варварино ИТК ябылу сәбәпле, халык күрше авылларга күчә башлый.[1]

Озак вакытлар Кордон 1891 елда туган пенсионер Колдин Михаил Леонтьевич гаиләсе яшәгән авыл булып кала. 1968 елда Колдиннар Түбән Күл авылына күченәләр.[1]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.