Корела ныгытмасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Корела ныгытмасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Корела ныгытмасы
Сурәт
Нигезләнү датасы XII гасыр
Дәүләт Flag of Russia.svg Русия
Flag of Sweden.svg Швеция
Административ-территориаль берәмлек Приозерск
Входит в состав списка памятников культурного наследия Культурное наследие России/Ленинградская область/Приозерск[d]
Мирас статусы объект культурного наследия России федерального значения[d][1]
Указания, как добраться Ленинградское шоссе, 3
Commons-logo.svg Корела ныгытмасы Викиҗыентыкта

Корела (фин. Käkisalmi — күке бугазы, швед. Kexholm — күке утравы) - Приозерск шәһәрендә, Вуоксы елгасы утравында, Карелия муентыгы һәм Петргача Россия тарихында зур роль уйнаган таш ныгытма. Ныгытманың сакланып калган биналарын хәзерге вакытта «Корела ныгытмасы» тарихи-туган якны өйрәнү музее алып тора.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта гасырларда Корела Русьнең иң төньяк-көнбатыш шәһәре булган. Ныгытма Новгород республикасының төньяк-көнбатыш чикләрен шведлардан саклау өчен, новгородлылар һәм кареллар тарафыннан Узерве (Вуоксы) елгасы утравында салынган. 1310 елда төзелгән агач диварлар 50 елдан соң көчле янгында юк ителә. XIV гасырда Корела 6 мең кв. м. мәйдан биләгән,бүрәнәле йөз йортттан торан, ә аның халкы 300 кеше исәпләнгән. Шәһәр халкы игенчелек һәм балыкчылык белән шөгыльләньгән, христианлык динен тотканнар.

Авраамки елъязмасы хәбәр итүенчә, 1364 елда, янгыннан соң ныгытманы торгызганда, анда беренче таш корылма барлыкка килә: «Корела шәһәрчегендә Яков таш бина куйды» дип искә алынган. Бик озак вакытлар бу пландагы манара бүгенге көнгә кадәр сакланган дигән фикер яшәп килә. Әмма А. Н.Кирпичников 1970 елларда үткәргән казу эшләре бердәнбер башня — XVI гасырның икенче яртысындагы швед төзелеше икәнлеген күрсәтә. 1330 нчы елларда Корела Литва кенәзләре Наримунт һәм Патрикей белән идарә ителә.

1580 елда, Ливон сугышы вакытында, ныгытмаа шведлар тарафыннан басып ала, һәм яңадан төзелә. 1595 елда Тявзя солыхы буенча ныгытма Россиягә әйләнеп кайта. 1611-1710 елларда ныгытма шведлар кулында булып Кексгольм дип аталып йөртелә.

1710 елда, Төньяк сугышы вакытында, крепость шведлардан сугышып алына, ә 1808-1809 елларда, Рус-Швед сугышы тәмамлануга, үзенең чик буе әһәмиятен югалткан.

XVIII-XIX гасырларда сәяси тоткыннар өчен төрмә булып хезмәт итә (аерым алганда, биредә Емельян Пугачев һәм декабристлар гаиләләре тотылган).

XIX гасыр ахырына Кексгольм Финляндиянең автоном кенәзлеге составында провинциаль шәһәр була. 1917 елның декабреннән ул Кякисалми дип үзгәртелә. Финляндия составында шәһәр икътисади үсеш кичерә: Фин һәм Россия шәһәрләре белән тимер юл элемтәсе актив үсә, яңа урман кисү заводлары, шулай ук зур целлюлоза Вальдгоф заводы төзелә. 1930 елның декабренә шәһәр үзәгендә Бөек лютеран кирхасы төзелә.

1940 елның 19 мартында, «кышкы сугыш» тәмамланганнан соң, шәһәр һәм әйләнә-тирә территория СССР составына керә. 1944 елның 24 сентябрендә совет гаскәрләре шәһәрне тулысынча ала.

1948 елның җәендә иске крепость территориясендә казу эшләре башланган. Шул ук елның октябрендә Кякисалми исемен Приозерск дип үзгәртәләр. 1960 елның августыннан Корела ныгытмасын реставрацияләү эшләре башлана, ә 1962 елның 17 июненнән бу ныгытма тарихы тарихи-туган якны өйрәнү музее буларак башлана. 1988 елның 25 июлендә 1788 елгы Кексгольм гербы Приозерск гербы буларак раслана.

Архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII—XVIII гасырлар планнарында һәм гравюраларында Кексгольм крепосте бер бманаралыбуларак сурәтләнгән. Биек булмаган (8 метр) түгәрәк манара — капка, икеъяруслы, соңыннан утлы печуралар салынган. Манара диварлары бик калын (түбән ярустагы 4 метр), бу исә, төзелеш вакытында утлы фортификациянең инде үсеш алуын күрсәтә. Мондый башнялар Швеция Корольлегендә Саксония осталары тарафыннан 1540-нчы еллар башыннан төзелә башлаган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Постановление Совета Министров РСФСР № 1327 от 30.08.1960