Корея сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Корея сугышы latin yazuında])
Корея сугышы
Төп низаг: Салкын сугыш

АКШ гаскәриләренең хәрби җинаятьләре
Дата

25 июнь 195027 июль 1953 — х.в.

Урын

Корея ярымутравы

Сәбәп

Ким Ир Сенның Кореяны берләштерергә тырышуы

Нәтиҗә

Кореяның Корея Халык Демократик Җөмһүрияте дәүләтенә һәм Корея Җөмһүрияте дәүләтләренә бүленүе

Көндәшләр
Көньяк Корея
БМО:

Бельгия
Греция
Колумбия
Люксембург
Нидерланды
АКШ
Таиланд
Төркия
Филипин
Франция
Хәбәшстан
Британ империясе:
Бөекбритания
Австралия
Яңа Зеландия
Канада
Африка берлеге

Төньяк Корея

Кытай Халык Җөмһүрияте
ССРБ (рәсми түгел)

Сәргаскәрләр
Көньяк Корея - Ли Сын Ман

АКШ (БМО) Дуглас Макартур
АКШ (БМО) Мэтью Риджуэй
АКШ (БМО) Марк Кларк

Төньяк Корея - Ким Ир Сен

Төньяк Корея - Пак Хон Ён
Кытай Халык Җөмһүрияте - Пэн Дэхуай

Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
АКШ - 54 246,
БМО - 40 670,
Көньяк Корея - 137 899
Төньяк Корея - 112 мең,
Кытай - 60 мең,
СССБ - 282

Корея сугышы (tat.lat. Koreya suğışı(үле сылтама)) — Көньяк Корея һәм Төньяк Корея арасында кораллы низаг. Корея сугышы 1950 елның 25 июнендә башлана, 1953 елның 27 июлендә вакытлы килешү имзалана, ә 2013 елның 30 мартында Төньяк Корея "сугыш хәлен" яңадан игълан итә.

Рәсми рәвештә сугышта Көньяк Корея ягында Берләшкән Милләтләр Оешмасы көчләре (АКШ, Бөекбритания һәм төрле союздашлар), һәм Төньяк Корея көчләре (Кытай көчләре үз теләкче булып санала, ССРБ очучылары рәсми түгел) катнаша.

Корея сугышы ССРБ һәм АКШ туры булмаган сугыш булып санала.

Низаг тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк Кореяның беренче һөҗүме (июнь-август 1950)
АКШ һәм аның союздашларының окупацион һөҗүме. сентябрь-ноябрь, 1950)
Төньяк көчләрнең Кореяны АКШ гаскәрләреннән азат итүе. Кышкы һөҗүм (ноябрь 1950 — гыйнварь 1951)

Корея 1910 елдан Япониягә буйсындырылган була.

1945 елның 8 августында Совет Берлеге АКШ белән төзелгән Ялта килешүләре буенча Япониягә сугыш игълан итә. Совет гаскәре Квантун армиясен тиз арада тар-мар итә.

10 августта ССРБ һәм АКШ 98-паралелендә бүләргә килешәләр. 1945 елның декабреннән Корея ССРБ һәм АКШ, БМО вакытлы идарәсендә.

Көньякта Ли Сын Ман президент булып сайлана, Төньякта Ким Ир Сен Хезмәт фиркасы җитәкчесе буларак, идарә итә. 1949 елга кадәр Совет һәм АКШ гаскәрләре Кореядан чыгарыла. Көньяк һәм Төньяк арасында бәрелешләр башлана.

Корея сугышының барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 елның 25 июнендә Төньяк Корея көчләре 38-параллель чиген үтеп чыгалар. Уңышлы һөҗүм нәтиҗәсендә, 28 июндә Ким Ир Сен гаскәрләре Көньяк Кореяның башкаласын - Сеулны буйсындыра.

25 июньдә АКШ БМО Иминлек Шурасын җыя. Бу утырышта ССРБ вәкилләре катнашмый, нәтиҗәдә АКШ басып алу планы раслана.

1950 елның 26 июлендә БМО пәрдәсе астында АКШ һәм аның союздашларының Төньяк Кореягә каршы интервенциясе башлана.

15 сентябрьдә БМО исеме астында 5 АКШ төмәне, 5 Көньяк дивизия, Бөекбритания бригадасы һәм 1120 очкыч белән Төньяк Кореяга каршы һөҗүм ясала. Сентябрьгә кадәр Төньяк көчләре тулысынча диярлек тар-мар ителә.

Кытай хөкүмәте 38-параллельне АКШ көчләре кисеп үткән очракта сугышка керәчәген белдерә. 1950 елның 8 октябрендә АКШ гаскәре 38-параллельне үтеп чыга. 25 октябрьдә Кытай көчләре сугышка керә. Шушы каршы һөҗүм нәтиҗәдә АКШ 7 нче полкы, 8 нче армиясе тар мар ителә.

1951 елның 4 гыйнварендә Төньяк Корея һәм Кытай көчләре Сеулны яңадан алалар. 8 нче Америка армиясе чигенә, АКШ көчләре кыен хәлгә эләгәләр, хәтта атом бомбасын куллану уйланыла.

Корея сугышында ике яктан да бик күп хәрби җинаятьләр кылына. АКШ хәрби көчләре напалм, химик кораллар кулланган, Төньяк Корея кешеләрен күпләр үтерү сәясәтен үткәрә. Америка һава көчләре Төньяк Кореянең шәһәрләрен (аеруча Пхеньянны) тулысынча диярлек җимерә.

Совет очучылары АКШның күп очкычларын бетергәннән соң АКШ президенты Труман атом коралы кулланырга ниятләгән. Ләкин Бөекбритания премьер-министры СССБ тарафыннан җавап атом һөҗүменнән куркып, Труманнны атом бомбасы кулланмаска күндергән.

Корея сугышы рәсми рәвештә тәмамланмаган, һәм аның нәтиҗәсе буенча ике бәйсез Корея дәүләте барлыкка килә. Чик 38-параллель буенча үтә.

2013 елның 30 мартында Төньяк Корея хөкүмәте "сугыш хәлен" яңадан игълан итә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Киссинджер Г. Дипломатия. — М., 1997.
  • Киссинджер Г. Россия (СССР) в войнах второй половины XX века. — М., 2002.
  • Лобов Г. А. В небе Северной Кореи // Авиация и космонавтика. — № 10—12 (1990), 1—5 (1991).
  • Орлов А. С., Гаврилов В. А. Тайны Корейской войны. — М., 2003.
  • Обухов А. Записки военного советника // Интернационалисты. — Смоленск, 2001.
  • Попов И. М., Лавренев С. Я., Богданов В. Н. Корея в огне войны. — М.—Жуковский: Кучково поле, 2005. — ISBN 5860901003
  • Торкунов А. В. Загадочная война: корейский конфликт 1950—1953 годов. — М., 2000.
  • Война в Корее. — СПб., 2000.
  • Lowe P. The Origins of the Korean War. — New York, 1986.
  • Clay Blair. The Forgotten War, America in Korea 1950—1953. — New York, 1987.
  • A White Paner on South-North Dialogue in Korea. — Seoul, 1982.
  • Монтросс Л., Кэнзона Н. Иньчхонь-сеульская операция. — М., 1959.
  • Сейдов И. «Красные дьяволы» в небе Кореи. Советская авиация в войне 1950—1953 гг. Хроника воздушных сражений. — М., 2007.
  • Крамаренко С. М. Против «мессеров» и «сейбров». В небе двух войн. — М., 2007.
  • Абакумов Б. С. В небе Северной Кореи. — М., 1997.