Кориандр
Кориандр | |
Халыкара фәнни исем | Coriandrum sativum L., 1753[1] |
---|---|
Таксономик ранг | төр[1] |
Югарырак таксон | Кориандр[d][1] |
Таксонның халык атамасы | coriander[2], coriander[3], 芫荽[4], Koriander[5], koriandr setý[6] һәм maustekorianteri[7] |
Нәрсәнең чыганагы | семена кориандра[d], кориандр[d], кориандровое масло[d] һәм coriander extract[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=11523[8] |
![]() |
Бу үсемлектә А, В1 В2, С, Р витаминнары күп. Ас корбин кислотасыннан башка яфракларында каротин да бар. Кинза ашкайнатуны яхшырта. Ул сидек һәм үт кудыру чарасы буларак билгеле. Какырык чыгару үзлеге бар, ялкынсынуга каршы йогынты ясый, яра төзәлүгә булыша. Кан чистарту чарасы буларак кулланыла. Болардан кала кинзаның шикәр күләмен киметү, кан тамырларын киңәйтү, авыртуны басу, тынычландыру үзлекләре бар, геморройга каршы чара буларак та файдаланыла. Кориандр төнәтмәсе ашказаны һәм уникеилле эчәк эшчәнлегендә тайпылышлар, аларда җәрәхәт булганда, авыздан начар ис килгәндә тәкъдим > ителә. Эчәклектәге паразитлар белән көрәштә нәтиҗәле чара.
Кинзаны гиперацид (ашказаны сыекчасында хлорид кислотасы күп булу) гастрит, йөрәк ишемиясе, шулай ук тромбофлебит, гипертония белән интеккән кешеләргә, инфаркт кичергән авыруларга кулланырга киңәш ителми. Каннары тиз оешучан кешеләргә дә аның белән мавыгырга ярамый. Гомумән, кинзаны чиктән тыш күп куллану һәркемгә зыян сала ала. Ул күрем циклы бозылуга, йокысызлыкка, хәтер начарлануга китерергә, потенцияне киметергә мөмкин. Табиблар аны бер утыруыда 35 яфрак яки 4 орлыктан күбрәк ашамаска киңәш итә.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ Gwefan Llên Natur
- ↑ АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
- ↑ Catalogue of Life in Taiwan
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ Portál informačního systému ochrany přírody — Agentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе