Коронавируслар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коронавируслар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Коронавируслар
Vis2.jpg
Халыкара фәнни исем Coronaviridae[1][2][…]
Таксономик ранг гаилә[1][2][…]
Югарырак таксон Nidovirales[d][1][2][…] һәм Cornidovirineae[d][4][5][6]
Таксонның халык атамасы Infectious Bronchitis Virus & relatives
ICTV virus genome composition ssRN virus[d]
Commons-logo.svg Coronaviridae Викиҗыентыкта

Коронавируслар[7] (лат. Coronaviridae) — 2020 елның гыйнварына үз эченә 40 төрле вирусны алучы гаиләлек, ике асгаиләлеккә берләштерелгән. Вирус кешедән тыш, мәчеләргә, этләргә кошларга, дуңгызларга, куяннарга, мөгезле эре терлеккә дә йогарга мөмкин.

Беренче тапкыр 1965 елда табыла.

2002 елга кадәр коронавируслар кешедә авыр булмаган үткен респиратор инфекция китереп чыгара торган инфекцион агентлар булып саналган.

2002 елның ахырында авыр атипик пневмония китереп чыгаручы SARS-CoV коронавирусы килеп чыкты. Атипик пневмония эпидемиясе 37 илгә таралды, эпидемия дәверендә 8000нән артык очрак теркәлде, 774 очрак үлем белән тәмамланды. 2004 елдан соң SARS-CoV китереп чыгарган атипик пневмония очраклары кабатланмады[8].  

2012 елда дөнья MERS-CoV дип аталган яңа коронавирус белән очрашты. Betacoronavirus гаиләсенә караган бу вирус Якын Көнчыгыш респиратор синдромы дип исемләнгэн авыруның ярсыткычы булып тора. 2012 елдан башлап 2020 елнын 31 гыйнварына кадәр 2519 Якын Көнчыгыш респиратор синдромы очрагы теркәлгән, аларның 866сы үлем белән тәмамланды[9].

2019 елның ахырында Кытай Халык Республикасында коронавируснын кеше очен хәвефле яңа төре хасил булды. Халыкара вируслар таксономиясе комитеты 2020 елның 11 февралендә аны SARS-CoV-2 дип исемләде. Кешедә бу вирус китереп чыгаручы авыруга шул ук көнне Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы COVID-19 («Coronavirus disease 2019») дип исем бирде[10].

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Геном бер чылбырлы (+)РНК белән тасвирлана. Нуклеокапсид аксым мембранасы һәм коронага (таҗга) охшаган энә сыман үсентеләр чыгып торган тышкы катлам белән уратылган.

Таксономия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коронавируслар гаиләлеге ике асгаиләлектән, 40 төрдән тора[11]:

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 ICTV Master Species List 2013 v2 / мөхәррир Международный комитет по таксономии вирусов — 2014.
  2. 2,0 2,1 2,2 ICTV Master Species List 2014 v4 / мөхәррир Международный комитет по таксономии вирусов — 2015.
  3. 3,0 3,1 3,2 ICTV Master Species List 2015 v1 / мөхәррир Международный комитет по таксономии вирусов — 2016.
  4. ICTV Master Species List 2018a v1 / мөхәррир Международный комитет по таксономии вирусов — 2018.
  5. ICTV Master Species List 2018b.v2 / мөхәррир Международный комитет по таксономии вирусов — 2019.
  6. ICTV Master Species List 2019.v1 / мөхәррир Международный комитет по таксономии вирусов — 2020.
  7. Атлас по медицинской микробиологии, вирусологии и иммунологии, под ред. А. А. Воробьева, А. С. Быкова. Учебное пособие для студентов медицинских вузов. М.Медицинское информационное агентство. 2003. 121 с.
  8. https://www.who.int/ith/diseases/sars/en/
  9. https://www.who.int/emergencies/mers-cov/en/
  10. https://www.who.int/emergencies/diseases/novel-coronavirus-2019/events-as-they-happen
  11. Virus Taxonomy: 2018 Release (en) (html) (October 2018). 24 January 2019 тикшерелде.