Космологик мәсләк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Космологик мәсләк latin yazuında])
Ачылган реликт нурланышның бик кечкенә анзотропиясе якынча 10-5 тәшкил итә һәм зур масштабта Галәмнең беришлегенә күрсәтә
Галактик җепләр - Галәмнең беришлегеннән кече тайпылма булып тора
Галактик җепләр, диварлар, бушлыклар

Космологик мәсләк - бер үк вакытта һәр күзәтүче урнаштыру урынына һәм юнәлешенә бәйсез рәвештә Галәмнең бер үк сурәтен күрә, әлеге караш - заманча космологиянең төп мәсләге.

Күзәтү урыныннан бәйсезлек - фәзаның бар нокталары бертигезлеге - беришлек дип атала, күзәтү юнәлешеннән бәйзезлек - фәзаның аерылып торган юнәлеше булмавы - изотропия дип йөртелә.

Космологик мәсләк бөек галимнәр - Альберт Эйнштейн, Александр Фридман тарафыннан космологик теорияләр нигезләренә салынган, ә аның тамырлары Джордано Бруно, Рене Декарт, Исаак Ньютон эшләрендә тасвирланган инде.

Космологик мәсләк галактикалар тупланышлары зурлыгыннан артык масштабта үтәлә, кечерәк масштабта якынча гына үтәлә.

Чыннан да галактик җепләр, бушлыклар (войд), галәми диварлар, галактик тупланышлар, йолдызлар, планеталар - Галәмнең беришлегеннән тайпылма булып тора.

Ләкин бик зур масштабта - йөзләр миллион яктылык елыннан артык беришлегеннән тайпылмалар мөһим түгел.

Галәмнең изотропиясен иң яхшы дәлил - бик зур масштабта реликт нурланышның бик кечкенә анзотропиясе - якынча 10−5 тәшкил итә.

Проблемалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Теориянең уңышына карамастан космологик мәсләккә каршы килгән вакыйгалар да күзәтелгән:

Ләкин бу күренешләрнең статистик әһимиятлеге әлегә билгесез, бәлки алар глобаль изотропиягә һәм беришлеккә каршы килмиләр дип фаразы бар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]