Эчтәлеккә күчү

Косово әдәбияты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Косово әдәбияты latin yazuında])

Косово әдәбияты албан, серб, босния һәм төрек телләрендә Косово әдипләре тарафыннан иҗат ителгән әдәби әсәрләрдән гыйбарәт.

Әкрәм Баша, Косово язучысы.


Госман империясе хакимияте 1912 елга кадәр албан телен язма рәвештә кулланудан тыя. Әмма бу чорда барыбер әдәби әсәрләр иҗат ителә һәм тел белгечләре тарафыннан Госман чоры әдәбияты буларак колачлана. Албан телен тыю сәясәтен серблар хакимияте Икенче бөтендөнья сугышына кадәр дәвам итә.[1]

1940 еллар ахырында яшерен албан телендә иҗат һәм нәшер ителгән әдәбият тарала башлый. Сугыштан соң да мәктәпләрдә уку серб телендә генә алып барыла.[2] Албан телендәге «Rilinja» газетасып сатып алган һәркем яшерен полиция исәбенә алына.[3] 1949 елда «Jeta e re» әдәби журналы барлыкка килү белән, Югославиянең албан телле авторлары үз язмалары өчен мәйданчык табалар. Аерым монографияләр 1950-елларда нәшер ителә. 1960-елларда Косово албаннарының әдәбияты актив рәвештә басыла башлый[1]. Албан теле һәм мәдәнияте 1974 елда яңа Югославия Конституциясен игълан итү белән чагыштырмача тулы хокукларга ирешә. Бу вакыйга Косово албан әдәбияты һәм мәдәнияте өчен зур этәргеч була.[1]

Ибраһим Ругова, Косово язучысы һәм 1992-2006 елларда Косово Җөмһүрияте Президенты

1970-1980 елларда Косово язучылары, ягъни серб һәм албан язучыларына бертигез, Косово язучылары берлегенә керү мөмкинлеге бирелә. 1980-еллар азагында этник конфликт кискенләшү белән серблар бу оешмадан китә һәм шуннан бирле Косов язучылар берлеген албан авторлары гына тәшкил итә. Бу оешма Косовоның сәяси тормышында мөһим роль уйный, аның әгъзаларының күбесе, шул исәптән Ибраһим Ругова, соңрак Косово Демократик лигасына нигез сала[1].

Косово албаннарының поэзиясе зур популярлык казана. Аның чишмә башы халык традицияләренә барып тоташа. Элеккеге Югославия территориясендә хәзерге албан шигъриятенә нигез салучы булып Әсәд Мәкули санала. Хәзерге заманның башка күренекле шагыйрьләре арасында Әкрәм Баша, Бәсим Бокши, Рахман Дәдәй, Мирко Гаши, Әнвәр Гыйрҗык, Фәхретдин Гунга, Габдулла Конушевци, Дин Мәхмәти, Гали Подримия һәм Газим Шкрәли[1].

Төбәктәге серб әдәбиятының традицияләре шактый озын тарихка ия һәм XIII гасырга барып тоташа. XX гасыр Косово серб әдәбиятында романист Вукашин Филиппович, шагыйрә Даринка Еврич, язучы Радосав Стоянович, шагыйрь һәм прозаик Петр Сарич, шагыйрь Лазар Вукович төп урынны тәшкил итәләр[1].

"Җитди проза" Косовода 1950-елларның икенче яртысында барлыкка килә. Ул вакытта бу жанрда Митровицаның Хивзи Сөләймани, Приштинаның Адәм Дәмачи һәм Призренның Антон Пашка кебек авторлар иҗат итә[1].

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Elsie, Robert (2010). Historical Dictionary of Kosovo. pp. 179–180. ISBN 978-0-8108-7483-1. https://books.google.com/books?id=Pg-aeA-nUeAC&printsec=frontcover. 
  2. Malcolm, Noel (1999). Kosovo: A Short History. Harper Perennial. p. 267. ISBN 978-0-06-097775-7. 
  3. Malcolm, Noel (1999). Kosovo: A Short History. Harper Perennial. p. 327. ISBN 978-0-06-097775-7.