Кострома өлкәсе татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кострома өлкәсе татарлары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кострома өлкәсе татарлары
Үз аталышы

татарлар, нугайлар[1]

яшәү җире

Россия: Кострома өлкәсе

Теле

татар теле, рус теле

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Кардәш халыклары:

касыйм татарлары

Этник төркемнәре

кострома татарлары

Кострома өлкәсе татарларытатарларның Кострома өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.

Тарихлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарларның Кострома өлкәсендә барлыкка килүе 15 гасыр урталарында, Кострома Казан ханы Олуг-Мөхәммәтнең улы Якубка идарә итүгә бирелү белән бәйле. 1683-1684 һәм 1760-1761 елларда бирегә Романов шәһәреннән (хәзер Ярославль өлкәсе) һәм Романово‑Борисоглебский өязеннән морзалар һәм ясаклы татарлар күчерелә. Кострома янында Тауасты Татар бистәсе барлыкка килә. Кострома татарлары («романовские», «нугай») Идел буе‑Урал татарларының аерым этнографик төркемен тәшкил иткәннәр.

1767 елда императрица Екатерина II кострома татарларына өстенлекләр бирә. Соңрак алар казна крестьяннарына күчереләләр. 19-20 гасыр башларында аларның төп шөгыле сөрүлек һәм йөкчелек булган, өстәмә – балык тоту, сату өчен комыс җитештерү; ир-атлар шулай ук судно эшчеләре булганнар, атлар сатканнар; хатын-кызлар вак-төяк әйберләр сатканнар, күбесенчә җепләр вә баулар белән сәүдә иткәннәр.

Татарлар саны Казан, Касыйм, Түбән Новгород, Оренбург шәһәрләреннән күченүчеләр хисабына арткан. 1780 елдан Костромада мәчет эшләгән (1930 елга кадәр). 1866 елда Казан сәүдәгәре И.И. Апаков катнашында мәдрәсә төзелә. 1917 елга кадәр шулай ук мәктәп эшләгән.

Беренче Бөтендөнья сугышы елларында татар бистәсендә төрек хәрбиләре өчен лагерь урнашкан була.

1926-1931 елларда Кострома районы составында аерым мөселман авыл советы эшли.

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда Кострома өлкәсендә 2224 татар кешесе яшәгән[2][3] (1959 елда – 3593,[4] 1989 елда – 2965,[5] 2002 елда - 2731 кеше[6]), күпчелеге өлкә үзәгендә яши (2010 елга 1375 кеше).

Костроманың Чернореченск районында (элегрәк Подгорная татар бистәсе) кострома татарлары (романов татарлары) яши. Саннары 128 кеше (1762 ел), 525 кеше (1902 ел), як. 200 кеше (1996 ел). Телләрер нигездә русча, ышанучылары сөнни мөселманнар. Романовтан (хәзерге Тутаев) 1761 елда Екатерина II әмере буенча куып чыгарылган йомышлы татарлардан килеп чыкканнар. Телләре мишәр диалектының кострома сөйләшенә карый.

Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • З.М. Фаткудинов — юридик фәннәр докторы, язучы (Кострома шәһәре);
  • Р.Ф. Галиуллин — рәссам (Кологрив шәһәре).

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елда «Промартели» каршында татар хоры оештырыла. Хәзерге вакытта татарларның өлкә милли‑мәдәни мохтәрияте (2016 елдан башлап), Кострома шәһәре һәм Кострома районы татарларының җирле милли‑мәдәни автономияләре (2013 елдан башлап), Кострома өлкәсе һәм Кострома шәһәре татар җәмгыятенең Мөселман дини берләшмәсе (1992 елдан башлап) эшләп килә. Әлеге оешмалар тарафыннан 1999 елдан бирле «Ислам» газетасы чыгарыла, Сабантуй (2014 елдан), татар мәдәнияте кичәләре һәм башка мәдәни‑массакүләм чаралар үткәрелә. 2016 елда Костромада мәчет төзелә, аның каршындагы мәдрәсәдә татар теле укытыла. 2016 елдан татар теле курслары милләтләр йорты каршындагы якшәмбе мәктәбендә эшли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.