Котып көне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Котып көне latin yazuında])
Котып көне
Сурәт
Озаклык 186 тәүлек
Моның каршысы полярная ночь[d] һәм dark time[d]
 Котып көне Викиҗыентыкта

Котып көне — Поляр түгәрәк артында кояш 1 тәүлектән озаграк батмый торган чор. Котып көне — экватор яссылыгының эклиптика яссылыгына карата авышканлыгы нәтиҗәсе (ул 23°26′ны тәшкил итә).

Иң кечкенә котып көне якынча ике көнгә тигез һәм ул, 66°33′ (котып түгәрәге) киңлегеннән кояш дискы радиусын һәм атмосфера рефракцияне чыгарып ташлап, 65°43′ киңлегендә күзтелә. Шулай итеп, котып көнне котып түгәрәгеннән бераз көньяктарак торган урыннарда да күзәтеп була. Иң зур котып көне котыпларда күзәтелә — якынча 6 ай (Төньяк котыбында якынча 18 марттан 26 сентябрьгә кадәр, Төньяк котыбында якынча 21 сентябрьдән 23 мартка кадәр). Рефракция күренеше сәбәпле, көн белән төн тигезлеге тирәсендәге көннәрдә котып көнен бервакыт ике котыпта күзәтеп була. Котып түгәрәкләр янында (тышкы ягында) ак төннәрне күзәтеп була.

Котып көнен күзәтеп була торган шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]