Кот-д'Ивуар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Кот-д'Ивуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(Кот-д'Ивуар Җөмһүрияте)

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кот-д'Ивуар - Көнбатыш Африкадагы дәүләт. Төньякта Мали һәм Буркина-Фасо белән, көнчыгышта - Гана белән, көнбатышта - Либерия һәм Гвинея белән чиктәш. Көньякта Гвинея култыгы белән юыла.

Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кот-д'Ивуар территориясе 320 763 кв. км били.

Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кот-д'Ивуарның рәсми башкаласы - Ямусукро; президент һәм хөкүмәт резиденциясе - Абиджан. Иң эре шәһәрләр: Абиджан (2 797 мең кеше), Бваке (330 мең кеше), Далоа (122 мең кеше), Ямусукро (107 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 50 департамент.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кот-д'Ивуар - җөмһүрият. Дәүләт башы - президент. Хөкүмәт башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - бер палаталы Милли җыелыш.

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ил өслеге күбесенчә тигезлек, көнбатышта 1340 м биеклеккә кадәр таулар. Яр буе күп санлы эре һәм тирән лагуналарны сыйдыра, аларның күпчелегендә күп санлы сайлыклар аркасында кораб йөри алмый.

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең җир эчендә алмаз, нефть, тимер рудасы, марганец, кобальт, бакыр, бокситлар запаслары бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең көньяк өлешендә климат тропик һәм дымлы, яңгырлар көчле була. Температура 22°С тан 32°С ка кадәр тирбәлә, ә иң көчле яңгырлар апрельдән июльгә кадәр ява, шулай ук октябрьдә һәм ноябрьдә. Ил территориясенең күпчелегендә явым-төшемнәр - 1100-1800 мм, диңгез яр буе түбәнлегендә - елына 1300-2300 мм.

Эчке сулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп елгалар - Сасандра, Бандама һәм Комоэ, әмма аларның күп санлы бусагалар булу сәбәпле һәм коры периодта кискен су дәрәҗәсе түбәнәю сәбәпле койган урыныннан 65 км дан ерак булган урында кораб йөри алмый.

Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр буе зонасы куе тропик урманнар белән капланган. Илнең төньягында һәм үзәгендә киң саванна ята.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кот-д'Ивуарда шакал, сыртлан (гиена), пантера, фил, шимпанзе, крокодил, берничә төр кәлтә һәм агулы еланнар бар.

Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кот-д'Ивуар халкы 15,5 млн кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 км²-ка 48 кеше. Этник төркемнәр 60 тан күбрәк. Аларның иң зурлары: бауле - 23%, бете - 18%, сенуфо - 15%, малинке - 11%.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәҗүсиләр - 65%, мөселманнар - 23%, христианнар (күбесенчә католиклар)-12%.

Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XV гасырда беренче европалылар килгәндә монда иртә сәяси оешмалар булган (төньяк өлеше Гана, Мали, Сонгаи тәэсир даирәсенә кергән). XVIII гасыр башында монда француз колонизаторлары үтеп керә. 1893 елда Фил Сөяге Яры француз колониясе оеша; соңрак ил Француз Көнбатыш Африка колониясенең өлеше булган. 1960 елның августыннан бәйсез дәүләт. 1985 елның октябренда Фил Сөяге Яры атамасы рәсми рәвештә Кот-д'Ивуарга үзгәртелгән.

Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кот-д'Ивуар - аграр ил. Төп товар авыл хуҗалыгы культуралары: какао (дөньяда әйдәп баручы урында), кофе, банан, гевея, май пальмасы, мамык. Балыкчылык. Эре урман кисүләр. Нефть чыгару. Азык-тәм (авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү), агач эшкәртү, текстиль җитештерүе бар. Нефть эшкәртү. Экспорт: кофе, какао ногыт борчаклары, какао-продуктлар, һәм шулай ук агач, май пальмасы продуктлары, ананас һәм бананнар. Акча берәмлеге - КФА франкы.

Кыскача мәдәният тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнгать һәм архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ямусукро. Ватиканда изге Пётр базиликасы үрнәге буенча төзелгән дөньядагы иң зур җәмигъ.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "Вече", 2003.