Кот-д'Ивуарда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кот-д'Ивуарда ислам latin yazuında])
Кот-д'Ивуарның 1960―1983 еллардагы башкаласы, хәзерге икътисади һәм мәдәни үзәге Абиджан(ингл.) шәһәренең Зур мәчете

Кот-д’Ивуарда ислам (фр. Islam en Côte d'Ivoire, гарәп. الإسلام في ساحل العاج‎ ) ― күпчелек дине. Ил халкының (27,4 млн, 2020 елга) 49,2 % ы Ислам динен тота [1][2].

Кот-д'Ивуар – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы әгъзасы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кот-д’Ивуар мәчете

Мөселманнар ― 49,2 %, католиклар ― 17,2 %, евангелистлар ― 11,8 %, методистлар ― 1,7 %, башка христианнар ― 3,2 %, анимистлар ― 3,6 %, башка диннәр ― 0,5 %, бернинди дингә дә ышанмаучылар ― 19,1 % [3].

Урта гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Конг мәчете

Урта гасырларда Ислам таралышы, барыннан да элек, Төньяк Африка бәрбәрләре һәм туареглар белән сәүдә элемтәләренә бәйле. XV гасырдан ислам илнең төньяк өлешендә тарала башлый, ә көньякта португалиялеләрнең, голландларның һәм даниялеләрнең беренче колонияләре барлыкка килә.

XIII гасырдан ук ислам динен кабул иткән дьюла халкы(ингл.)[4] XVIII гасыр башында Конг империясен(ингл.) төзи[5]. Дьюла халкының халыкара сәүдә, Ислам фәне һәм дини түземлек үсешенә керткән уникаль өлеше Көнбатыш Африкада ислам диненең тыныч таралуында мөһим факторга әверелә. Конг империясе Көнбатыш Африкада Ислам таралу һәм мөһим сәүдә үзәгенә әверелә [6]. Әлеге империя 1888 елның 20 февраленә кадәр яши, аннары Франция тарафыннан яулап алына [7] һәм башта Сенегал колониясе составына [8], соңрак Француз Көнбатыш Африкасы(ингл.) составына керә [9].

Саны һәм таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр дәвамында Кот-д'Ивуарның икътисади үсеше һәм чагыштырмача чәчәк атуы зур демографик үзгәрешләргә юл ача. 1922 елда, бәяләүләр буенча, 1,6 миллион халыкның 100 000 е (яки 6 % ы) мөселман булган. 1960 елда бәйсезлек алгач, мөселманнарның ил халкы эчендәге өлеше тиз арта һәм ислам дине көньякка, какао җитештерү районнарына һәм көньяк шәһәрләргә тарала. 1998 елда мөселманнар илнең төньягында күпчелек булган һәм ил халкыың гомуми саныннан 38,6 % ын тәшкил иткән. Христианнар ― 29,1 % булган[10]. 1990-еллардан башлап, мөселман гаиләләрендә туучы балалар саны арта бару демографик балансны мөселманнар файдасына авыштыруны дәвам итә[11].

Кот-д'Ивуарда мөселманнарныңы күпчелеге – Мәлики мәзһәбе сөнниләре. Суфичылык тарикатьләренең зур йогынтысы сизелә, моннан тыш, илдә Әхмәдия җәмгыяте вәкилләрен дә очратырга була. Буркина-Фасо һәм Малидан күчеп килгән мөһаҗирләр Кот-д'Ивуарда мөселманнарның саны артуга китергән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2020-08-31 архивланды. 2017-02-03 тикшерелгән.
  2. The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2014-05-12 архивланды. 2017-02-03 тикшерелгән.
  3. Catholic Church in Republic of Côte d’Ivoire (Cote d’Ivoire)
  4. Joshua Project. Jula, Dyula in Cote d'Ivoire. joshuaproject.net.
  5. Izard. .
  6. Mahir Şaul {{{башлык}}} // The International Journal of African Historical Studies. — В. 3. — Т. 31. — С. 537–570. — DOI:10.2307/221475
  7. Cornevin, R. (1986). The Encyclopedia of Islam. Leiden, the Netherlands: E.J. Brill. pp. 252–253. .
  8. 7.2. Западная Африка в эпоху колониального проникновения европейских держав (XV—XVIII вв.). www.runivers.ru. 2017-02-15 тикшерелгән.
  9. Что такое ФРАНЦУЗСКАЯ ЗАПАДНАЯ АФРИКА - Энциклопедия Кольера - Словари - Словопедия. 2017-02-16 тикшерелгән.
  10. Nordås, Ragnhild (2012). "The Devil in the Demography?". in Goldstone, Jack A.; Kaufmann, Eric P.; Toft, Monica Duffy. Political Demography. How Population Changes Are Reshaping International Security and National Politics. New York: Oxford University Press. p. 256. 
  11. Nordås, Ragnhild (2012). "The Devil in the Demography?". in Goldstone, Jack A.; Kaufmann, Eric P.; Toft, Monica Duffy. Political Demography. How Population Changes Are Reshaping International Security and National Politics. New York: Oxford University Press. p. 257 f.