Эчтәлеккә күчү

Кочевска мәчете

44°11′59″ т. к. 17°54′28″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кочевска мәчете latin yazuında])
Кочевска мәчете
Рәсем
Дәүләт  Босния һәм Герцеговина
Административ-территориаль берәмлек Зеница[d]
Архитектура стиле Госманлы мигъмарияте
Карта
 Кочевска мәчете Викиҗыентыкта

«Кочевска мәчете» (босн. Kočevska džamija) — Босния һәм Һерцеговинаның Зеница шәһәрендә урнашкан тарихи мәчете. 1557 елда төзелгән һәм башта Солтан Сөләйман I хөрмәтенә «Сөләймания» дип аталган.[1]

Мәчет Зеница шәһәре уртасында, Хөсәен Куленович урамында урнашкан.[2]

Кочевска мәчете берничә реконструкция кичергән. Башта XVI гасыр уртасында төзелгән. Мәчеткә керү юлында кечерәк (фирүзә төсендәге) 70 см биеклектәге шәмдәлләр тора, бу, мөгаен, төнге яктырту чарасы булгандыр. 1972 елда искергәнлектән сүтелә, ә ул вакытка түбәсе чирәп белән капланган турыпочмаклы формада була. Манара таштан төзелгән, биеклеге 24 м, ә гыйбадәт кылу мәйданы 130 м2 тәшкил иткән. Таш манара 1928 елның декабрендә иске агач манара сүтелгәч төзелә.

1990 елда мәчет хәзерге кыяфәтенә үзгәртеп корылган. Госманлы архитектурасы үрнәгендә төзелгән мәчет Зеницада гөмбәзле һәм манаралы (биеклеге 32 м) ике шерефетлы беренче мәчет булып тора. Мәчеттә мәчет китапханәсе, ирләр өчен тәхәрәт бүлмәсе һәм мәчетнең ябык вестибюле бар. Мәчет тирәли унлап Нишан-кабер ташы урнашкан, аларның эстетик яисә документаль-тарихи әһәмияте юк.