Кошлар һәм читлек (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кошлар һәм читлек (уен) latin yazuında])
Кошлар һәм читлек

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Кошлар һәм читлектатар халык уены, балаларны тәвәккәл һәм җитез булырга өйрәтүче уен.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уенда катнашучыларның яртысы (8—12 кеше), кулга-кул тотынышып, «читлек» хасил итәләр. Калганнары «кошлар» була. Алар төрле якта «очып йөриләр». Уенны алып баручы хәбәр биргәч, «читлек» ачыла — балалар кулларын югары күтәрәләр. «Кошлар» читлеккә кереп-чыгып йөриләр. Алып баручы яңада хәбәр салгач, «читлек» ябыла — балалар, чүгәли төшеп, кулларын төшерәләр. Түгәрәктән чыга алмый калган «кошлар» тотылган дип исәпләнә. Алар да, кулга-кул тотынышып, «читлек» ясаучылар янына басалар. Шулай итеп «читлек» иркенәя. «Читлек» 3—4 кат ачылып-ябылгач, уенга йомгак ясала. Иң җитезләр билгеләнә. Соңыннан уенчылар урыннарын алмашалар. Искәрмә. Әгәр алып баручы хәбәр салганда «кош»ның башы читлек эчендә кала икән, ул тотылган дип исәпләнә. «Читлек»нең эченә кермичә кырыйда гына «очып йөргән» «кош»лар да тотылганга исәпләнә. Уенда теләсә күпме санда кеше катнашырга мөмкин.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]