Кызыл Армия районы (Чуашстан)
Байрак
| |
Башкала | Красноармейское |
---|---|
Халык исәбе | 14 078 (1 гыйнвар 2018) ![]() |
Нигезләнгән | 1935 |
Вакыт зонасы | Мәскәү вакыты, UTC+03:00 |
География | |
АТБ | Чуашстан |
Мәйдан | 456.39 км² |
Координатлар | 55.75°N 47.1667°E ![]() |
Почта индексы | 429620 ![]() |
Телефон коды | 83530 ![]() |
![]() |
Кызыл Армия районы (чуаш. Тăрак ен районĕ — Торак яны районы) — Чуашстанның үзәгендәге муниципаль район.
Административ үзәге — Красноармейское авылы.
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кызыл Армия районы Чуашстанның үзәгендә урнашкан. Район территориясе 456,3 км². Төньякта Чабаксар, төньяк-көнчыгышта Чуел, көньякта Канаш һәм Урнар, көнбатышта Алик һәм Моргауш районнары белән чиктәш.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район 1935 елның 9 гыйнварендә Торак районы буларак оеша. Үзәге булып Алгы Торак авылы торган. 1940 елда авыл атамасы Красноармейскига алыштырылгач, район атамасы да Красноармейскига үзгәрә. Бүгенге көндә авыл атамасын кире Алгы Торакка алыштыру планлаштырыла.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны 16,110 мең кеше (2010 елга).
Милли составы: чуашлар — 98%.
Административ бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Районда 2004 елдан 9 авыл жирлеге урнашкан.
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, бәрәңге, колмак, яшелчә җитештерү. Шулай ук, кирпеч заводы да эшләп килә.
Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Геннадий Юмарт (1938, Арткы Карыки) - язучы, К. Иванов премиясе лауреаты (1988).