Краснодар дәүләт мәдәният институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Краснодар дәүләт мәдәният институты latin yazuında])
Краснодар дәүләт мәдәният институты
Халыкара исемнәр
Krasnodar State University Of Culture
Шигарь Устремленный в будущее
Эшләү еллары 1966
Ректор Сергей Семен улы Зенгин
Укытучылар
300 артык
Укучылар 500 артык
Адрес Россия, Краснодар, 40-летия Победы ур., 33
Сайт kgik1966.ru


Краснодар дәүләт мәдәният институты (рус. Краснодарский государственный институт культуры) — Краснодарда урнашкан югары уку йорты.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Краснодар дәүләт мәдәният институты 1966 елның ноябрендә Советлар Берлеге хөкүмәте карары белән оештырыла (ССРБ Министрлар Советының  1966 елның 5 ноябрендәге 863 номерлы карары)[1]. Яңа төзелгән институтта китапханә һәм мәдәни-агарту факультетлары ачыла, 200 студент (кайбер мәгълүматлар буенча 150 студент[1]) белем ала, 45 мөгаллим укыта. 1968 елда 502 урынга исәпләнгән тулай торак барлыкка килә һәм беренче тапкыр чит илдән студентлар укырга керә[1]. 1973 елда музыка-педагогика факультеты ачыла.

1991 елда институтка Краснодар дәүләт сәнгать һәм мәдәният институты исеме бирелә, 1993 елда — Краснодар дәүләт мәдәният академиясе, 1997 елда — Краснодар дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе, 1998 елның 23 ноябрендә — Краснодар дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты исемнәренә үзгәртелә. 2015 елның 4 августында югары уку йортының тарихи исеме кире кайтартыла һәм институт янәдән Краснодар дәүләт мәдәният институты дип атала башлый.

Институтта 50 белгечлек буенча барлык уку формалары (көндезге, читтән торып, икенче югары) буенча бер үк вакытта биш меңгә якын студент белем ала. Уку процессында 88 югары һөнәри белем бирү белгече, 11 аспирантура һәм 3 докторантура гамәлгә ашырыла. 2013 елда уку процессында 89 фән докторы, профессор, 165 фән кандидаты, доцент, 8 халык һәм 15 РФ атказанган артисты, 6 РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, 1 РФ атказанган фән эшлеклесе, 13 РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, 1 РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, 1 РФ халык рәссамы, 3 РФ атказанган архитекторы, 1 РФ атказанган юристы, 1 РФ атказанган юристы, 1 мактаулы тренер катнаша, 41 кеше Кубаньның мактаулы исеменә ия, 52 иҗат берлекләре әгъзасы, 40тан артык конкурс һәм фестиваль лауреатлары эшли.

2008—2012 елларда Университет консерваториясен Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия композиторлар берлегенең край бүлеге җитәкчесе В.А. Чернявский җитәкли.

Институт Краснодар дәүләт академия драма театры, Краснодар дәүләт филармониясе һәм «Премьера» иҗат берләшмәсе белән белгечләр әзерләүдә тыгыз хезмәттәшлек итә. Югары уку йортының яшьләр опера театры опера куюны башкара. Укытучылар һәм студентлар көче белән П.И. Чайковскийның «Евгений Онегин», К.В. Молчановның «Таңнар монда тыныч», С.В. Рахманиновның «Алеко», В.А. Чернявскийның «Терем-теремок» опералары куела.

2015—2016 уку елында институтта төрле юнәлештәге 13тән артык фестиваль һәм конкурс оештырыла һәм үткәрелә. Унҗиде яшькә кадәрге яшь талантларга ярдәм итү максаты белән беренче тапкыр тынлы һәм бәрмә уен коралларында башкаручыларның төбәкара фестиваль-конкурсы үткәрелә.

Югары уку йортында традицион рәвештә Халыкара фестиваль-конкурслар — Г.М. Концевич исемендәге халык җырлары фестиваль-конкурсы, «Краснодарская камера» камера музыкасы, М.А. Бакирев исемендәге рус музыкасын башкаручы пианистлар конкурсы, «Студентлар хор ассамблеясе» уздырыла.

2015—2016 уку елында институтта төрле дәрәҗәдәге һәм юнәлештәге 20дән артык концерт һәм спектакльләр куела: «Алар Ватан өчен көрәштеләр» (О.И. Марков) театральләштерелгән тамаша, «Кырык беренче» спектакле (Н.Н. Васильченко). Н.Н. Кириченко һәм С.Н. Жмурин җитәкчелегендәге институтның студентлар симфоник оркестры катнашында опера-буффа куела. 25 мартта мәдәният хезмәткәре көненә багышлап Гаэтано Доницеттиның «Дон Паскуале» опера-буффа премьерасы уза.

2015—2016 уку елында Россия һәм чит илләрдән (Италия, АКШ, Сербия, Финляндия, Кытай) чакырылган белгечләр (менеджерлар, профессорлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, халык артистлары, режиссерлар, сценаристлар, музыкантлар) катнашында 38 мастер-класс һәм иҗади очрашулар оештырыла.

2016 елда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Дәүләт премияләренә Кубан казак хоры җитәкчесе, Краснодар дәүләт мәдәният институтының халык мәдәнияте факультеты деканы, профессор Виктор Захарченко лаек була.

«Кубань хезмәт Герое» медале белән Краснодар дәүләт мәдәният институтының телерадиотапшырулар, театр һәм сынлы сәнгать факультеты деканы профессор Владимир Рунов бүләкләнә.

Иҗтимагый-гуманитар белем бирү факультеты деканы Наталья Александр кызы Гангур, халык хор иҗаты кафедрасы мөдире Светлана Александр кызы Җиһанова, мәдәният теориясе һәм тарихы кафедрасы профессоры Вардан Григорий улы Торосян һәм халык хор иҗаты кафедрасы доценты Татьяна Александр кызы Криницкая Краснодар крае администрациясе премиясе лауреатлары булалар. Т.А. Криницкая шулай ук Кубаньның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була.

Ректорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Павел Василий улы Наянов (1966—1983)
  • Леонтий Алексей улы Солодухин (1983—1991)
  • Ирина Иван кызы Горлова (1991—2008)
  • Наталья Роман кызы Туравец (2008—2010)[2]
  • Николай Николай улы Шадюк, в. б. (2010—2013)
  • Сергей Семен улы Зенгин (2013 елдан)

Факультетлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • консерватория
  • мәгълүмати-китапханә факультеты
  • иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек һәм туризм факультеты
  • телерадиотапшырулар һәм театр сәнгате факультеты
  • халык мәдәнияте факультеты
  • дизайн, сынлы сәнгать һәм гуманитар белем бирү факультеты
  • өзлексез һәм өстәмә белем бирү факультеты

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Подробнее о Краснодарском государственном институте культуры.
  2. В Краснодарском университете культуры и искусств сняли ректора. әлеге чыганактан 2014-04-07 архивланды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]