Красноярск крае татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Красноярск крае татарлары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Красноярск крае татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия: Красноярск крае

Теле

татар теле

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Красноярск крае татарларытатарларның Красноярск краенда яшәүче территориаль төркеме.

Тарихлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Край территориясендә Урта Идел һәм Урал татарлары 17 гасырның 1 нче яртысында барлыкка килә. Аларның саны 1891-1916 елларда Транссебир магистрале төзелеше, 1906-1911 елларда Столыпин аграр реформасы һәм 1921-1922 елларда Идел буенда ачлык елларында шактый арткан: 1897 елдан 1926 елга кадәр – 6 меңнән 23,8 мең кешегә кадәр, ә татар авыллары саны 71гә җиткән.

1908 елда Красноярскида мәчет һәм мәдрәсә ачыла. Шулай ук мәчетләр Енисейск шәһәрендә (1905 ел), Казан (1911 ел), Долгово (1915 ел) авылларында төзелә. Октябрь революциясеннән соң партия органнары структурасында һәм халык мәгарифе системасында татар секцияләре оештырыла.

1924 ел мәгълүматлары буенча, край территориясендә 12 татар мәктәбе эшләгән. 1941 елда Енисейскида педагогия училищесының татар бүлекчәсе ачыла.

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда Красноярск краендә 34 828 татар кешесе яшәгән[1][2] (1959 елда – 36 149,[3] 1989 елда – 49 331,[4] 2002 елда - 44 382 кеше[5]).

Татарлар нигездә Красноярск (2010 елда – 9466 кеше), Лесосибирск (4611), Норильск (2972), Ачинск (972), Назарово (946), Канск (846), Шарыпово (812), Минусинск (789), Железногорск (767), Енисейск (463) шәһәрләрендә, шулай ук Пиров (1994), Казачинский (980), Зур Бортин (825), Ужурск (757), Бирилюсск (459), Енисейск (430), Назаров (409), Богучанск (388), Емельянов (358), Таймыр Долган‑Ненец (326), Березовск (277), Минусинск (263) һәм Курагинск (208) районнарында яшиләр.

Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • М.Н. Мөхәммәтҗанов — Дан орденының тулы кавалеры (Олы Бортинка авылы);
  • И.Х. Садыйков — 1982-1985 елларда ТАССР рәисе (Вельмо-2, Төньяк Енисей районы);
  • А.И. Бичурин — контр–адмирал;
  • А.А. Хисаметдинов — тарих фәннәре докторы (Хатанг районы Каяк поселогы);
  • З.А. Хәбибуллин — скульптор;
  • Р.Г. Бикбов — халыкара класслы спорт мастеры (регби).

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта Красноярск краеның «Яр» татар милли‑мәдәни автономияләре эшли (2007 елдан башлап); Красноярск шәһәре – «Яңарыш» (1998 елдан башлап); Лесосибирск шәһәре – «Дуслар» (2002 елдан башлап, 1991 елдан – «Ватан» татар мәдәни – агарту үзәге); Норильск шәһәрендә «Берлек – Союз» (2005 елдан башлап), Шарыпово шәһәрендә «Яңа Гасыр» (2010 елдан башлап); шулай ук «Кызыл Гасыр» төбәк татар яшьләр оешмасы (2010 елдан башлап) эшли. крайның кайбер торак пунктларында татар үзешчән иҗат коллективлары эшләп килә.

Татар теле Казачинское районының Отношка авылы мәктәбендә, факультатив рәвештә Пиров районы урта мәктәпләрендә укытыла. Красноярск һәм Шарыпово шәһәрләрендә якшәмбе мәктәпләре эшли. Край фәнни китапханәсендә, 40тан артык шәһәр һәм авыл китапханәләрендә татар әдәбияты бүлекләре булдырылган (алар өчен Татарстан Республикасыннан 5 меңнән артык китап алынган). Край территориясендә 18 мәчет һәм 4 гыйбадәт йорты эшли, 17 мөселман оешмасы теркәлгән, шул исәптән Красноярск крае Мөселманнарының Бердәм Диния нәзарәте эшләп килә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.