Красноярск сөйләше
| Красноярск сөйләше | |
| Үзисем: |
татарча |
|---|---|
| Илләр: | |
| Төбәкләр: |
Үзәк һәм Көнчыгыш Себер: Томск өлкәсе, Кемерово өлкәсе, Красноярск крае |
| Классификация | |
| Төркем: | |

Красноярск сөйләше — татар теленең урта диалектының Үзәк һәм Көнчыгыш Себер террияторяләрендә таралган күчмә сөйләшләр җыелмасы.
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күчмә сөйләш элеккеге Енисей губернасының көньягында, Томск губернасының Мариинск өязләренә керүче татар авылларында таралган. Бу авыллар 19 гасыр ахырында Идел һәм Урал буйларыннан күчеп татарлар тарафынанн нигезләнгән һәм җирле татарлардан ерак арада, алар белән контакларга кермичә урнашканнар.[1] Алдан күченеп килгән татарлар җирле себер татарлары белән кушылып том диалекты сөйләшләрен формалаштыруга өлеш керткәннәр.[2] Томск краеның төньягында урнашкан татар, керәшен авыллары 20 гасырда таралып беткәннәр, алар турында мәгълүмат тупланмаган[3].
Үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу сөйләшләр төркеме әдәби телгә якын, шулай да аларның үзенә генә хас фонетик, лексик, грамматик үзенчәлекләр системасы формалашкан. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, өйрәнелгән сөйләшләр вәкилләренең күпчелеге Казан, Уфа губерналарыннан күчеп килгәннәр, нигездә алар урта диалект вәкилләре, шулай да әлеге территорияләрдән күчеп килгән мишәр сөйләшләре вәкилләре дә бар. Үзенчәлекле үсеш алган керәшен сөйләшләре вәкилләре дә бирегә Казан арты территорияләреннән күчеп утырганнар. Димәк, җирле татар сөйләшләре өчен нигез, ана сөйләш булып казан арты сөйләшләре төркеме, шулай ук Идел буе һәм Урал буе төбәкләрендә таралган урта һәм көнбатыш диалект сөйләшләре булып тора. Ана сөйләшләре белән уртак үзенчәлекләрдән, мәсәлән, казан арты сөйләшләре төркеме үзенчәлекләре саклана. Шуларның берсе — анысы, монысы, кайсы, шунысы алмашлыкларында 3 зат берлек санда икеләтелгән тартым кушымчалары ялгану (қайсысы, шунсысын),-дагын/-тагын һ. б. Систематик рәвештә мишәр диалектына хас дифтонгларның монофтонглашу күзәтелә: бәләки — бәләкәй, әткәннәр — әйткәннәр һ. б.[4]
Фонетик яктан башка сөйләшләрдәге кебек авазлар составы әдәби телгә якын. Шулай да кайбер үзенчәлекләр күзәтелә. Мәсәлән, [а] авазының иренләшү белән беррәттән ачык әйтелеше дә күзәтелә.
Өйрәнелгән сөйләшләрдә аваз тәгәлллекләре еш очырый, мәсәлән, әдәби [ө] урынына [э] авазы кулланыла: тэрле-тэрле — төрле-төрле, эсте — өсте. Кайбер сүзләрдә әдәби [о] авазына [ы] авазы тәңгәл килә: тырган — торган, хыдай — ходай, кыймак — коймак. Әдәби телдәге [э]/[е] урынына [и] авазы кулланыла: ичмәй — эчми, пичән — печән, ич — эч, биз — без. Билгеле бер төркем сүзләрдә [о]̴, [у], [ө] ̴ [ү], [у] ̴ [ы] сузыкларының тәңгәллеге дә күзәтелә: суңрақ — соңрак, орлыйлар — урлыйлар, шылай — шулай, турмышта — тормышта. Кайбер сүзләрдә әдәби [ы] сузыгы [а] сузыгына тәңгәл килә: шабыр — шыбыр һ. б.
Тартык авазларның әйтелеше ягыннан өйрәнелгән сөйләшләр әдәби телгә якын тора. Сөйләшкә хас булган диалекталь үзенчәлекләр дә бар. Мәсәлән, әдәби тел увуляр [қ], [ғ] тартыклары белән беррәттән тел арты [к], [г] тартыкларын да куллану күзәтелә.
Тикшерелгән сөйләшләрдә сүз башындагы позициядә нигездә җ-лаштырү хас: җылга — елга, җон — йон, җегетләр — егетләр, җыл — ел, җегерме — егерме. Ләкин, кайбер торак пунктларда, киресенчә й-лаштыру да күзәтелә: йомга- җомга, ерлар — җырлар. Кайбер очраларда дҗ тезмәсен куллану да күзәтелә: дҗен — җен, дҗир — җир, дҗыябыз — җыябыз һ. б.
Түбәндәге мисалларда ике сузык арасындагы [д] тартыгы урынына красноярск сөйләшләрендә [з] тартыгы кулланыла: йозрык — йодрык, изән — идән.
Аерым сүзләрдә күзәтелә торган тәңгәллекләр: [н]/ [д] андары — аннары, [ч]/[тч] тчыгармыйлар — чыгармыйлар, [к]/[г] биг — бик, [х]/[к] катын — хатын һ. б. Кайбер сүзләрдә г тартыгын өстәлү күренеше күзәтелә: яңга — яңа, җиңгел — җиңел.[4]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Чигрина Е. В. Переселенческие посёлки татар в Томской губернии начала XX века // Наследие Петра Столыпина в регионах Сибири. — Красноярск, 2014
- ↑ Милли-мәдәни мирасыбыз: Томск өлкәсе татарлары. — Казан, 2016. — 432 б. 81-209 б. — (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; ундүртенче китап).
- ↑ ТАТАРЫ-ПЕРЕСЕЛЕНЦЫ В ТОМСКЕ И ЕГО ОКРЕСТНОСТЯХ (XVII—XX ВВ.).
- 1 2 А.Җ. Хөсәинова. КРАСНОЯРСК КРАЕ ТАТАР КҮЧМӘ СӨЙЛӘШЛӘРЕНЕҢ ФОНЕТИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ. ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (Казан).
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бадртдинова А.А. Урта диалект вокализм системасына күзәтү // Фәнни Татарстан. – 2017. – № 4. – С. 28–34.
- Баженова Т.Е. О диагностических возможностях лексики в решении проблемы генезиса переселенческих говоров // Научный диалог. – 2016. – № 11 (59). – С. 16–25.
- Баранникова Л.И . Говоры территорий позднего заселения и проблема их классификации // Вопросы языкознания, 1975. – № 2. – С. 22–31.
- Татар теленең зур диалекталогик сүзлеге / төз.: Ф. С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйкова, Т.Х. Хәйретдинова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 839 б.
- Теркулов В.И. О методологии исследования анклавного говора // Філологічні трактати. – Суми – Харків. – 2009. – № 2. – Т. 1. – С. 155–159.