Кремль урамы (Казан, гамәлдә түгел)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кремль урамы (Казан, гамәлдә түгел) latin yazuında])
Кремль урамы
... хөрмәтенә аталган Казан Кирмәне
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Гамәлдән чыгу датасы 1996
Почта индексы 420020[1]

Кремль урамы ( тат. Кремль урамы, Kreml uramı ) — Казанның тарихи үзәгендә бүгенге көндә булмаган урам.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 еллар ахырына урам Казан кремленең Көньяк-Көнбатыш манарасы янындагы Бауман урамыннан башлана, шуннан соң Болак белән өзелә; Болакның сул як ярында урам Яңа Кремль һәм Сул Болак урамнары киселешеннән дәвам итә, аннан соң Киров, Коротченко урамнарын кисеп чыга һәм Сәетгалиев урамы белән кисешә. Күпмедер вакыт (1960— 1970 еллар) урамда трамвай хәрәкәте башкарыла.[2] [3].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елгы революциягә кадәр урам ике өлештән торган: урамның Болак белән Кремль арасындагы өлеше Тимерчелек тыкрыгы дип аталган һәм Казанның 1-нче полиция бүлегенә караган. Калган өлеше Триумфаль урам дип аталган һәм 2-нче полиция бүлегенә караган, исеме 1877-1878 елларда рус армиясенең Рус-Төркия сугышында җиңүе уңаеннан һәм 1918 елда Казанны кызыллар яулап алганнан соң җимерелгән Триумфаль арка буенча бирелгән[4][5]. Ике урам да Жарковский (Кремль) күпере белән тоташкан.

1930-нчы елларда үзгәртелә. 11939 елга Бауман урамыннан Коротченко урамына кадәр бара[6][7].

Болак тамагын күмеп, Жарковский күперен сүткәч, урам ике өлешкә бүленә.

1960 нчы һәм 1970 нче елларда урамның көнбатыш өлеше тулысынча диярлек сүтелгән, алар урынында Спорт сарае, ЦУМ, Сәетгалиев урамындагы торак йортлар төзелә; 1973 елда урамнан трамвай юллары Казансу яр буена күчерелә. Урамның "Болак арты" өлешендә калган йортлар 1996 елда сүтелә, ә аның исеме элеккеге Ленин урамына бирелгән. 2000 елда Бауман һәм Үң Болак урамнары арасындагы йортлар сүтелә[3][8].

Күренекле объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • №1 / 14 - Лебедев казармалары (сүтелгән)[9]
  • No. 2 - Казан циркы[10] (хәзерге адрес: Меңьеллык мәйданы, 2).
  • Кремль һәм Мәскәү урамнарының почмагы - Рама фабрикасы йорты (1990 нчы елларда сүтелгән).

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ново-Кремлёвская улица
  • Ярмарочная улица

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]