Кризис (санак уеннары сериясе)
| Сериянең логотибы | |
| Исем: |
Кризис |
|---|---|
| Төп нөсхә исеме: |
Crysis(инглиз.) |
| Платформалар: |
Microsoft Windows, PlayStation 3, Xbox 360, PlayStation 4, Xbox One, Nintendo Switch |
| Төр: | |
| Уйлап табучы: |
Crytek |
| Нәшер итүче: |
Electronic Arts (2007–2013) |
| Беренче уен: |
Кризис |
| Соңгы уен: |
Кризис Камилләштерелгән Өчлеге |
Кризис(инглиз. Crysis) — Crytek тарафыннан булдырылган беренче зат шутеры төрендә урнашкан санак уеннары сериясе. Франшиза технологик яктан үстерелгән һәм киючесенең көчен, тизлеген, яклавын һәм яшеренлеген киңәйткән нанокостюмнар кия торган протагонистларга игътибар юнәлтә. Батырлар Төньяк Корея дошман солдатлары, яхшы коралланган ялчылар һәм технологик рәвештә үскән, Җиргә миллионнар ел элек килгән һәм күптән түгел уятылган чит планета Цеф расасы белән сугышалар. Серия үзенә өч төп өлешне, аерым күпкулланучылы режимга ия торган беренче уенның кушымтасын һәм җыентык кертә. Кризис 4(инглиз. Crysis 4) исемле дүртенче уен 2022 елның 26 гыйнварында анонс ителгән, әмма аннан соң булдыру барышы туктаган.
Уеннар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Татарча исем | Төп нөсхә исеме(тел) | Платформалар |
|---|---|---|
| Кризис | Crysis(инглиз.) | Microsoft Windows, PlayStaton 3, Xbox 360 |
| Кризис Сугыш башлыгы | Crysis Warhead(инглиз.) | Microsoft Windows |
| Кризис 2 | Crysis 2(инглиз.) | Microsoft Windows, PlayStaton 3, Xbox 360 |
| Кризис 3 | Crysis 3(инглиз.) | Microsoft Windows, PlayStaton 3, Xbox 360 |
| Кризис Камилләштерелгән Өчлеге | Crysis Remastered Trilogy(инглиз.) | Nintendo Switch, Microsoft Windows, PlayStation 4, Xbox One |
Кризис
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп мәкалә: Кризис (санак уены)
Елена Розенталь Төньяк Кореянең беренче карашка әһәмиятсез булган һәм үзенең төркеме эшләгән утрауга бәреп керүен белдергәннән соң, АКШ хөкүмәте солдатлар нанокостюмнар кигән Ерткыч төркемен җибәрә. Әмма, Ерткыч төркеме утрауга килгәч, серле оча торган җан ияләре аның әгъзаларын урлый; йомгакта Номад, Псих һәм Пәйгамбәр генә калалар, ә соңгы соңрак Цеф дип аталачак организмнар тарафыннан урлана. Номад Еленаны коткара, ләкин ахырда чит планета корабы утрауны күбесенчә туңдырган “боз сферасы”н чыгарганнан соң корабка эләгә. Номад Елена һәм үзен сәер тоткан Пәйгамбәр белән утраудан кача һәм ул Психны табачак АКШ авиатошучысына кайта. Пәйгамбәр утрауга кайткач, АКШ флоты чит планеталыларны бетерергә тырышып утрауга атом-төш бомбасы ташлый. Ләкин алар энергия аркасында көчлерәк кенә була. Чит планеталылар флотка һөҗүм итә башлый һәм аны бетерә. Номад, Псих һәм Елена качалар, исән калган Пәйгамбәрдән бәла сигналы алалар һәм утрауга кайтырга булалар.
Кризис Сугыш башлыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп мәкалә: Кризис Сугыш башлыгы
Псих үз миссиясе вакытында тотылган чит планеталыны полковник Лидан(инглиз. Lee) һәм кореялеләрдән йолкып алырга җыена. Күп санлы уңышсызлыклардан соң һәм О’Нилл дустының ярдәме белән Псих Лины уңышлы җиңә һәм чит планеталыны авиатошучыга алып килә. Бу ноктада хикәя төп нөсхә уенында дәвам ителә.
Кризис 2
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп мәкалә: Кризис 2
Беренче уенның дәвамы булып торган Кризис 2’нең вакыйгалары 3 ел узгач 2023 елда билгесез вирус йоктырган Нью-Йорк шәһәрендә бара. Уенчы Пәйгамбәр(инглиз. Prophet) тапкан Алькатрас(инглиз. Alcatraz) исемле АКШ Диңгез пехотачысын контрольдә тота. Пәйгамбәр үз-үзенә кул салганчы, Алькатраска яңартылган Нанокостюм 2’не бирә һәм пехотачыдан Нейтан Гулд(инглиз. Nathan Gould) исемле галимне табуын үтенә. Башта Алькатрас АКШ Саклану министрлыгы(инглиз. U.S. Department of Defense) тарафыннан тәртипсез Манхэттэнны контрольдә тоту өчен ялланган Крайнетның(инглиз. Crynet) СЕЛЛ(инглиз. CELL) яллаган сугышучыларга каршы тотырга мәбҗүр була. Алар һаман да Алькатрасны вирус йоктырган Пәйгамбәр дип уйлыйлар. Протагонист Цеф капсулалары һәм Каталист(инглиз. Catalyst) ачкач, чит планеталылар антагонистларга әйләнәләр. Алькатрас һәм Гулд Тара Стрикланд(инглиз. Tara Strickland) исемле каплау астындагы ҮКИ лейтенанты һәм нанокостюмның төп нөсхәсен булдырган Джейкоб Харгрив(инглиз. Jacob Hargreave) белән берләшәләр. Ахырда Алькатрас Цеф манарасының ядрәсенә керә һәм Нью-Йоркта барлык Цефларны бетерә. Үлем белән яңадан очрашып, ул Пәйгамбәрнең хәтеренең өлешен күрә; аның ДНКы Алькатрасныкы белән берләшкән. Уен нанокостюмнар белән шөгыльләнә торган Карл Рашның(инглиз. Karl Rasch) пехотачы белән элемтәгә керүе һәм Цефларга каршы сугышны дәвам итәргә ант итүе белән тәмамлана.
Кризис 3
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп мәкалә: Кризис 3
Кризис 3 әүвәлге уен кебек үк Нью-Йоркта урнашкан, ләкин 2047 елда. Пәйгамбәр СЕЛЛ’дан үч алырга планлаштырып нанокупол чолгап алган Нью-Йорк шәһәренә кайта һәм соңрак ябылган нанокуполлар төзү өчен аларның чын этәргечен белә.
Кризис 3 тиешле өчлекне тәмамлаганга күрә, Crytek сериянең “радикаль киләчәге”нә ишарә иткән. Ярли киләсе уенның исеменең Кризис 4(инглиз. Crysis 4) булмаячагын раслаган, чөнки ул мондый исем “адаштыручы” булыр иде дип уйлаган.[1] 2012 елның июнендә Crytek’ның Кризис 3’тән соң чыгачак бушлай торатыла торган уеннарга игътибар итәчәге белдерелгән.
Кризис Камилләштерелгән
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]“Камилләштерелгән”(инглиз. Remastered) басмасы төп нөсхә Кризис өчен 2020 елның 16 апрелендә анонс ителгән һәм сериядә Crytek тарафыннан чыгарылган беренче уен.[2] Nintendo Switch өчен юрама 2020 елның 23 июлендә чыккан.[3] PlayStation 4, Xbox One һәм ШС(шәхси санак) өчен юрамалар шул ук көнне чыгарга тиеш иде, ләкин соңрак 2020 елның 18 сентябренә күчерелгән.[4]
2021 елның 1 июнендә Crytek Кризис 2’нең һәм Кризис 3’нең яңартылачагын һәм “Кризис Камилләштерелгән Өчлеге”нең(инглиз. Crysis Remastered Trilogy) өлеше буларак чыгачагын анонс иткән. Җыелма 2021 елның 15 октябрендә Nintendo Switch, PlayStation 4, Xbox One һәм ШС өчен чыккан.[5] Һәр уенны шулай ук аерым сатып алырга мөмкин.
Кризис 4
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2022 елның гыйнарында Crytek үз социаль челтәрләрендә франшизаның дүртенче өлешен анонс иткән.[6][7] 2025 елның 12 февралендә уенның 2024 елның өченче кварталыннан бирле тукталышта икәне игълан ителгән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Editor-in-Chief, Wesley Yin-Poole Former (2012-11-12). Crytek plots "much more radical" future Crysis, but it won't be called Crysis 4 (en).
- ↑ Totilo, Stephen (2020-04-16). Crysis Remaster Appears To Be Coming To Major Platforms, Including Switch [Update] (en-US).
- ↑ Lyles, Taylor (2020-07-01). Fans are upset with Crysis Remastered’s graphics, so Crytek is delaying the game (en-US).
- ↑ Lyles, Taylor (2020-08-21). Watch Crysis Remastered attempt to redeem its graphics ahead of new September 18th release (en-US).
- ↑ Romano, Sal (2021-09-02). Crysis Remastered Trilogy launches October 15 (en-US).
- ↑ Next Crysis game…. CONFIRMED!.
- ↑ Crysis (2022-01-26). Crysis 4 (Working Title) Announcement.