Криптарифм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Криптарифм latin yazuında])

Криптарифм (cryptarithm) - математик башваткычларның бер төре, цифрлар хәрефләр белән алмаштырылган математик ребус.

Криптарифмнар ниндидер бер арифметик гамәл (кушу, алу, тапкырлау, бүлү) кулланып төзелә. Криптарифмда бер үк цифрлар бер үк хәрефләр аша шифрлана, ә төрле цифрларга төрле хәрефләр туры килә. Бернинди сан да нульдән башланырга тиеш түгел. Криптарифмның, гадәттә, бер генә чишелеше булырга тиеш.

Криптарифм яхшы дип санала, әгәр шифровка нәтиҗәсендә берәр мәгънәле җөмлә барлыкка килсә һәм аның чишелеше бердәнбер генә булса. Мәсәлән, ИЛӘК + ЧИЛӘК = КӨЯНТӘ (чишелеше: 7831 + 97821 = 105642), ЧАБА х АК = КАРГА (чишелеше: 1404 х 46 = 64584).

Криптарифмнар татар теле нигезендә күп төзелмәгән. Криптарифмнарны татар телендә төзүче авторларның иң билгелесе буларак Ринат Нуруллинны күрсәтергә була.

Криптарифмнар логик фикер йөртү буенча күнегүләр рәтендә бик мөһим урын алып торалар. Алар акыл дәрәҗәсен ачыклау өчен тест буларак та кулланыла ала.

Татар телендә төзелгән криптарифмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]