Кристина Андреева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кристина Андреева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кристина Андреева
К.Андреева.jpg
Туган телдә исем Кристина Андреева
Туган 20 май 1992(1992-05-20) (27 яшь)
Красноярск
Милләт рус
Ватандашлыгы РусияFlag of Russia.svg Русия
Һөнәре балет артисты
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2015)
«Тантана» премиясе (2011)
Татарстанның атказанган артисты

Кристина Андреева (рус. Кристина Андреева, 20.05.1992,[1] Coat of Arms of Krasnoyarsk (Krasnoyarsk krai).svg Красноярск, Русия байрагы Русия Федерациясе) — балет артисты, М. Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрының әйдәүче биючесе, Татарстанның атказанган артисты. Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе (2015), «Тантана» премиясе (2011), «Бию рухы» призы һәм халыкара конкурслар лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Дон Кихот» балетыннан па-де-де. Олег Ивенко белән
Кристина Андреева
  • 1992 елда Красноярскида туган.
  • 2010 елда Красноярск хореография көллиятенең классик бию бүлеген кызыл дипломга тәмамлый (Русия халык артисты Л. Б. Сычева классы). А.Я. Ваганова исемендәге Рус балеты академиясендә (профессор Людмила Ковалевада) стажировка үтә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның сентябрендә М. Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасына кабул ителә.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2009-2010 елларда Галина Уланова фонды стипендиаты.
  • Красноярск шәһәре башлыгының «Яшь талантларга» премиясе лауреаты (2009).
  • Хореография уку йортларының VI «Себер» халыкара конкурсы лауреаты (Новосибирск, 2005) — III премия.
  • Г. Уланова исемендәге Бөтенрусия балет артистлары конкурсы (Красноярск, 2008) — I премия һәм Алтын медаль.
  • Бөтенрусия «Русиянең яшь сәләтләре» (Молодые дарования России) конкурсы (Мәскәү, 2009) — лауреат.
  • Русиянең XI «Арабеск» балет артистлары ачык конкурсы (Пирем, 2010) — III премия һәм «Яшьләр арасында иң талантыларга» призы.
  • Халыкара TANZOLIMP конкурс-фестивале (Берлин, 2011) — II премия (Олег Ивенко белән парлап).
  • Татарстан Республикасы «Тантана» милли театр премиясе (Казан, 2011) — лауреат («Дебют» номинациясе).
  • Серж Лифарь исемендәге VII халыкара балет артистлары конкурсы (Донецк, 2011) — II премия.
  • Ю. Григоровичның халыкара «Дөньяның яшь балеты» (Молодой балет мира) конкурсы (Сочи, 2012) — I премия.
  • 2012 елда «Культура» телеканалы оештырган «Большой балет» исемле шоуда Олег Ивенко белән бергә катнашты.
  • 2013 «Бию рухы» (Душа танца) призына ия була.
  • «Гран-При Сибири» халыкара конкурсы (Красноярск, 2014) — Гран-При.
  • Татарстанның атказанган артисты.
  • Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге (иҗади төркем эчендә) — «Алтын Урда» балетында төп партияне биегән өчен (2015).[3]

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Одетта-Одиллия «Аккош күле» (Лебединое озеро) П. Чайковский.
  • Маша «Щелкунчик» П. Чайковский.
  • Китри, Дриадалар хакиме «Дон Кихот» Л. Минкус.
  • Никия, Гамзатти «Баядерка» Л. Минкус.
  • Аврора «Йокыга талган гүзәл» (Спяшая красавица) П. Чайковский.
  • Лиза «Кирәкмәгән саклык» (Тшетная преосторожность)
  • Медора «Корсар».
  • Ливия «Спартак».
  • Сванильда «Коппелия».
  • Җаникә «Алтын Урда».
  • Сөембикә «Шүрәле» Ф. Яруллин.
  • Анюта «Анюта».
  • Жизель «Жизель» һ. б.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа бию көллиятен бетергән артисткага театрда төп партияне (Одетта-Одиллия) биюне ышанып тапшыралар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]