Кристин Люсдаль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кристин Люсдаль latin yazuında])
Кристин Люсдаль
Туган 29 июнь 1996(1996-06-29) (27 яшь)
Берум[d], Норвегия
Ватандашлыгы  Норвегия
Һөнәре тау чаңгычы
Спорт такымы әгъзасы Bærums SK[d] һәм Аскер[d]

Кристин Анна Люсдаль (норв. Kristin Anna Lysdahl; 29 июнь 1996, Берум, Норвегия) — норвегия тау чаңгычысы. 2021 елда командалар беренчелегендә дөнья чемпионы, 2018 елгы Кышкы Олимпия уеннарында шушындый ук дисциплинада «бронза» призер.

Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елның мартында 18 яшьлек Кристин Люсдаль Норвегия чемпионатында таудан тиз чыгу буенча бронза медаль яулый. 2017 елда милли беренчелек ярышлары норвег спортчысы Кристин Люсдаль өчен бик уңышлы була: ул комбинациядә җиңү яулый[1], супергигантта һәм гигант слаломда икенче була[2][3], шулай ук таудан тиз шуып төшүдә өченче була[4]. Кристин Люсдаль 2019 елда ике тапкыр ил чемпионы булып, Скьелд Марена белән бер вакыт күрсәтеп, аның белән слаломда 1 урынны бүлешә[5].

2016 елда тау чаңгысы спорты буенча юниорлар арасындагы дөнья чемпионатында катнаша һәм норвегия командасы составында «бронза» медаль яулый.

Дөнья Кубогы чикләрендә чаңгы спортчысы булып 2016 елның декабрендә дебют ясый. Бу ярышларның берсендә дә ул бер тапкыр да призер була алмый: яхшы сөземтәсе булып слаломдагы 5нче урын (чех Шпиндлерув-Млиненда этабында) тора[6].

2018 елда Кристин Люсдаль Пхенчхандагы Кышкы Олимпия уеннарында Норвегиянең катнашу гаризасына кертелә. Шәхси дисциплиналарда күрсәткән сөземтәләре югары булмый, әммә Себастьян Фосс-Солевог, Нина Хавер-Лесет, Лейф Кристиан Нествольд-Хеуген, Йонатан Нордботтен һәм Марена Скьельд белән бер коллектив составындагы команда ярышларында бронза медаль яулый[7][8].

Кристин Люсдаль өч дөнья чемпионатында (2017, 2019 һәм 2021) катнаша. Бу югарылыктагы бердәнбер «алтын» медале 2021 елда команда беренчелегендә була, бу ярышта ул тубыгы җәрәхәтләнүе аркасында запас спортчы булып исәпләнә[9][10].

Нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олимпия уеннарында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Яше Слалом Гигант слалом Супергигантта Таудан тиз шуып төшү Комбинация Команда
2018 21 25 18 3

Дөнья чемпионатларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Яше Слалом Гигант слалом Супергигантта Таудан тиз шуып төшү Комбинация Команда
2017 20 23 27 24 17 5
2019 22 20 5
2021 24 7 16 1

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. NM gull til Kristin Lysdahl og Rasmus Windingstad i Superkombi! (2017-03-29). әлеге чыганактан 2021-04-29 архивланды. 2021-03-13 тикшерелгән.
  2. Kristin Lysdahl med NM sølv i Super-G (2017-03-30). әлеге чыганактан 2021-04-29 архивланды. 2021-03-13 тикшерелгән.
  3. Vi gratulerer Kristin Lysdahl med sin fjerde pallplass i NM! (2017-04-01). әлеге чыганактан 2021-04-29 архивланды. 2021-03-13 тикшерелгән.
  4. Nok en pallplass for Kristin Lysdahl i NM i dag med bronse i utfor! (2017-03-31). әлеге чыганактан 2021-04-29 архивланды. 2021-03-13 тикшерелгән.
  5. Lysdahl og Skjøld delte NM-gullet i slalåm (2019-03-24). 2021-03-13 тикшерелгән.
  6. Lysdahl med karrierebeste da Shiffrin satte verdenscuprekord (2019-03-09). 2021-03-13 тикшерелгән.
  7. – Et perfekt punktum (2018-02-24). 2021-03-13 тикшерелгән.
  8. Lagbronse i alpint sikret OL-rekord for Norge (2018-02-24). 2021-03-13 тикшерелгән.
  9. Injury-hit Norway take gold in world skiing team event (2021-02-17). 2021-03-13 тикшерелгән.
  10. Lysdahl ikke med i lagkonkurransen – har et sårt kne (2021-02-17). 2021-03-13 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]