Кристоф Вальц

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кристоф Вальц latin yazuında])
Кристоф Вальц
Туган телдә исем алман. Christoph Waltz
Туган 4 октябрь 1956(1956-10-04)[1][2][3][…] (67 яшь)
Вена, Австрия[4]
Яшәгән урын Берлин
Лос-Анджелес[5]
Ватандашлыгы  Алмания
 Австрия[6]
Әлма-матер Институт театра и кино Ли Страсберга[d], Терезианум[d] һәм Max Reinhardt Seminar[d]
Һөнәре актёр, режиссёр, киноактер, театр режиссеры, театр актеры, телевизион актёр, кинорежиссёр
Ата-ана

 Кристоф Вальц Викиҗыентыкта

Кристоф Вальц (алман. Christoph Waltz [ˈkrɪstɔf ˈvalts]; 1956 елның 4 октябре, Вена, Австрия) — Австрия актёры һәм режиссёры, Квентин Тарантиноның «Дансыз адәм актыклары» фильмында СС штандартенфюреры Ганс Ланда роле аркасында киң танылу алган. Шул роль өчен төрле кинопремияләргә, шул исәптән «Оскар», «Алтын глобус», BAFTA һәм Канн кинофестивале призына лаек була. Соңрак «Азат ителгән Җанго» фильмында доктор Кинг Шульцны уйнап, Тарантино белән хезмәттәшлекне дәвам итә. Бу роль икенче «Оскар», «Алтын глобус» һәм BAFTA премияләре белән билгеләп үтелә. 2019 елда Вальц режиссёрлаган «Джорджтаундагы иң начар никах» фильмының премьерасы була.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кристоф Вальц кинематографистлар гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе — алман Йоханнес Вальц һәм австрияле Элизабет Урбанчич костюмнар буенча рәссамнар, бабасы һәм әбисе театр актёрлары була. Икенче бабасы — Рудольф Урбанчич[7]. Макс Рейнхардт исемендәге театр семинарын (Вена музыка һәм театр университетының актёрлык факультеты) тәмамлый, аннары Нью-Йоркта Ли Страсберг институтында укый[8].

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 еллар азагыннан төрле телесериалларда, күпчелек детективларда киң төшә. Кшиштоф Зануссиның «Тормыш өчен тормыш» (1991) фильмында зур булмаган роль уйный. 1996 елда «Комиссар Рекс» Австрия телесериалында өченче сезонының «Курчак үтерүчесе» эпизодында маньяк Мартин Вульфны уйный.

2009 елда Квентин Тарантиноның «Дансыз адәм актыклары» фильмында СС штандартенфюреры Ганс Ланда ролен уйный. Бу роль өчен 2009 елның Канн кинофестивалендә иң яхшы актёр дип таныла, ә 2010 елның гыйнварында икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле өчен «Алтын глобус» премиясенә лаек була.

Шулай ук бу роль өчен икенче пландагы иң яхшы актёр буларак Америка кинокритиклар ассоциациясе премиясе, Америка киноактёрлар гильдиясе, «Оскар» һәм BAFTA премияләре бирелә[9].

Кристоф Вальц 2009 елның Канн кинофестивалендә

2010 елның мартында Fox International Prods кинокомпаниясе Вальцның «Өскә һәм еракка» (алман. «Auf und Davon») фильмның режиссёры булуын игълан итә[10].

2011 елда прокатка Вальц катнашында дүрт фильм чыга: «Яшел боҗан» комедияле боевик, «Филләр өчен су» драмасы, «Суеш» трагикомедиясе һәм Дюманың «Мушкетёрлар» романын экранлаштыру, анда Вальц кардинал Ришельё ролен башкарган.

Тарантино белән хезмәттәшлек яңа проектка китерә — спагетти-вестерн «Азат ителгән Җанго» (2012), анда Вальц Алманиядән килгән иммигрант доктор Кинг Шульц ролен башкарган. Уңай кабул ителгән роль Вальцка яңадан «Алтын глобус», BAFTA һәм «Оскар» китерә.

2013 елда 66 нчы Канн кинофестиваленең жюри составына керә, ә 2014 елда 64 нче Берлин кинофестиваленең жюри әгъзаларының берсе итеп сайлана.

2014 елның 1 декабрендә Голливудның «Дан аллеясы»нда кинематографка керткән күренекле өлеше өчен Кристоф Вальцның исемле йолдызы барлыкка килә[11]. 15 декабрьдә Нью-Йоркта Эми Адамс һәм Кристоф Вальц белән «Зур күзләр» драмасының (бу роле өчен актер «Алтын глобус»ка номинацияләнә), ә 21 ноябрьдә — «Несносные боссы 2» комедиясенең дөнья премьерасы була.

2020 елның 31 декабрендә Россия прокатында Вуди Алленның «Рифкин фестивале» исемле яңа комедиясе чыга, Вальц анда Үлем ролен башкара[12].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кристоф Вальц аерылышкан. Нью-Йорк психологы Джеки Вальц белән беренче никахтан актёрның өлкән яшьтәге өч баласы бар: кызлары Мириам һәм Рэйчел, һәм улы Леон, алар Израильдә яшиләр. Вальцның улы раввин булып хезмәт итә[13].

Вальц инглиз, француз һәм алман телләрен иркен белә, шулай ук, итальян телендә сөйләшә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bauer P. Encyclopædia Britannica
  2. filmportal.de — 2005.
  3. Брокгауз энциклопедиясе / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  4. 4,0 4,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #129962627 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  5. https://www.timesofisrael.com/waltz-unchained-for-jerusalem-wedding/
  6. http://www.focus.de/panorama/boulevard/film-waltz-fuehlt-sich-definitiv-als-oesterreicher_aid_543712.html
  7. Правила жизни Кристофа Вальца | Журнал Esquire.ru
  8. Галя Галкина (2013-01-16). Кристоф Вальц: «Ди Каприо сыграл подлеца, а я — то хороший, то плохой». Известия. izvestia.ru. әлеге чыганактан 2013-01-21 архивланды. 2013-01-18 тикшерелгән.
  9. The official winners of the Orange British Academy Film Awards in 2010. bafta.org. әлеге чыганактан 2012-04-05 архивланды. 2010-02-21 тикшерелгән.
  10. Кристоф Вальц станет режиссёром
  11. Кристоф Вальц получил звезду на «Аллее славы» (2014-12-02). 2016 елның 30 март көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-30, retrieved 2021-05-30 
  12. Вышел трейлер нового фильма Вуди Аллена «Фестиваль Рифкина»
  13. NEWSru.co.il — новости Израиля: «Охотник за евреями» Кристоф Вальц приезжает в Израиль — на свадьбу дочери Мириам. 2013-03-15 тикшерелгән.