Ксерофтальмия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ксерофтальмия latin yazuında])
Ксерофтальмия
Саклык белгечлеге Эндокринология
ICD-9-CM 375.15[1][2]
ICPC 2 идентификаторы T91
NCI Thesaurus идентификаторы C34503[1]
 Ксерофтальмия Викиҗыентыкта

Ксерофтальмия (xerophthalmia, гр. xeros коры + ophthalmos күз), офтальмоксероз - конъюнктива һәм мөгезкатлау кибүе.

Патогенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аскорбин кислотасы (С витамины) — челтәркатлауның фотопигментларын һәм конъюнктиваның гликопротеиннарын синтезлау өчен алыштыргысыз кисәк, иммун системасы нормаль эшләп торуына кирәк. Витамин С җитмәгәндә респиратор, эчәк һәм сидек-җенес инфекцияләренә бирүчәнлек арта.

Диетада А витамины җитмәү ачлы-туклы яшәү, сеңү бозылу, хроник алкоголизм яки сайлап азык кабул итүдән барлыкка килә ала. Ксерофтальмия — А витамины җитмәү белән бәйле офтальмологик чирләр колачы. Бу патология ел саен сукырлыкның 100 мең яңа очрагының төп сәбәбе булып тора һәм балаларда сукырлыкның алдынгы сәбәбе санала. Аналары начар тукланган, диарея белән интеккән яки кызамык кичергән булса, яңа туганнарның куркынычлыгы арта (алга таба кара).

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.             Симптомнарга төнге сукырлык (никталопия) һәм корылык белән бәйле күз тынычсызлану керә.

2.             Конъюнктива

• Ксерозга кабаклар аралыгы өлкәсендә бокалсыман күзәнәкләр үлеме белән конъюнктива корылыгы, кабырчыклы метаплазия һәм мөгезләнү хас.

Җәдвәл 9.3 БСО буенча ксерофтальмия градациясе

XN — төнге сукырлык

X1 — конъюнктива ксерозы (X1A) белән Битот төерчәләре (X1B)

X2 — мөгезкатлау ксерозы

X3 — мөгезкатлау җәрәхәте, өчтән бердән ким (X3A); өчтән бердән күбрәк (X3B)

XS — мөгезкатлау җөе

XF — ксерофтальмик күз төбе

•               Битот төерчәләре — эпителийның мөгезләнгән күзәнәкләреннән өчпочмак формасындагы таплар, кабаклар аралыгы өлкәсендә күбек сыман күренә (рәс. 9.35а), бу мөгаен, Corynebacterium xerosis йогу белән бәйле.

3.             Мөгезкатлау

•               Ксероз өчен ялтыравыкның югалуы

•               Кабаклар аралыгы өлкәсендә ике яклы нокталы эпителиаль эрозияләр, алар эпителий кимчелеге белән көчәя ала һәм дәвалаганда кире кайта.

•               Колликвацион некроз үсеше (кератомаляция) белән мөгезкатлауның стериль таркалып йомшару тишелүгә китерә (рәс. 9.35б).

4.             Ретинопатия перифериядә саргылт таплар барлыкка килү белән сыйфатлана, чирнең үсеш алган очрагында барлыкка килә ала һәм ЭРГ амплитудасы кимү белән бара ала.

5.             Өстәмә тикшерүләр, кагыйдә буларак, кирәк булмый һәм диагноз дәвалау нәтиҗәлеге белән раслана. Импрессион цитологик тикшерү бокалсыман күзәнәкләрнең шактый аз булуын һәм кабырчыклы метаплазияне күрсәтә, бу клиник билгеләре барлыкка килгәнче ксерозны куярга булыша.

Кан сүлендә А витамины һәм ретинол-бәйләүче протеинның саны кимүе ачыклана.

Җәд. 9.3 БСО буенча ксерофтальмия градациясе бирелгән.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кератомаляция бик чагылган А витамины кимчелеген күрсәтә, аны кискен очрак буларак карарга кирәк. Кератомаляциядә кичектергесез балаларда үлем куркынычлыгын киметү максаты белән дәвалау курсын билгеләргә кирәк.

1.             Кератомаляциянең системалы дәвалавына А витаминын эчкә һәм мускул эченә билгеләү керә. Шулай ук күп витаминлы өстәмәләр һәм А витамины белән бай азыкны билгеләү күрсәтелә.

2.             Урынлы

•               Майлаучы препаратларны киеренке куллану.

•               Ретиной кислотасын урынлы куллану төзәлүне көчәйтә ала, әмма А витаминын системалы билгеләмәгәндә ул файдасыз.

•               Ашыгыч хирургик катнашу мөгезкатлау тишелгәндә кирәк булырга мөмкин.

NB Еш очракта кератомаляция һәм мөгезкатлау тишелү белән балалар гомуми тән патологиясе өчен гомуми анестезияне кичерә алмый, шуңа күрә аларны дәвалап булмый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.