Куандык коридоры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куандык коридоры latin yazuında])
Куандык коридоры
Дәүләт  Россия
Карта

Көньяк Уралның сәяси картасында Кувандык коридоры

Куандык коридоры, шулай ук Ырынбур коридоры (баш. Ҡыуандыҡ/Ырымбур коридоры, каз. Қуандық/Орынбор коридоры (дәлізі), рус. Кувандыкский коридор, Оренбургский коридор) — Ырынбур өлкәсенең Башкортстанны Казакъстаннан аерып торучы Гай һәм Куандык районнарын билгеләү өчен кулланыла торган термин. Нәкъ менә биредә Ырынбур өлкәсенең Башкортстан белән Казакъстан арасындагы 50 км озынлыктагы иң «тар» урыны урнашкан.

Этимологиясе һәм политологиядә кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Терминны фәнни кулланылышка 2013 елда америкалы политолог Пол Гобл(ингл.) кертеп җибәргән. Америка галиме уртак Башкортстан-Казакъстан чиге барлыкка килү Мәскәүне Себердән аерачак һәм Башкортстанның, димәк Идел-Уралның башка республикаларының бәйсезлеген тану өчен шартлар тудырачак, дип саный. Россия Федерациясендә Үзәктән аерылу омтылышларын тикшерүче Украина политологы Павел Подобед (укр. Павло Подобєд) Куандык коридорын ерып җибәрү — Идел буеның алты республикасын (Башкортстан, Татарстан, Чуашстан, Удмуртия, Мари Ил, Мордовия) РФ составыннан чыгару процессын башлап җибәрә ала, дип раслый[1].

2018 елда Kazinform дәүләт мәгълүмат агентлыгы сайтында Ырынбур өлкәсе җирләрен, Омскины һ. б. күрше территорияләрне дә үз эченә алган Казакъстан иле картасы урнаштырыла. Яңалыкны ялгышлык дип аңлатып, тиз генә алып куялар, әмма мәгълүмат агентлыгының әлеге гамәлен халыкара күзәтүчеләр, шул исәптән Россия күзәтүчеләре дә бик тиз шәрехләп өлгерә. Эш шунда ки, 2017 елда Kazinform дәүләт мәгълүмат агентлыгы генераль директоры итеп үз милли карашларын яшерми торган, шул исәптән Орынборны казакъ халкына кире кайтару яклы булган Әскәр Умаров билгеләнә[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия империясе таркалгач, 1918 елда башкортлар һәм казакълар үз милли республикаларын төзергә теләве хакында игълан итә. Ырынбур казакъ милли-азатлык хәрәкәтенең (Алаш автономиясе(казакъ)) иң мөһим үзәкләреннән берсе була. 1918 елның сентябрендә Уфада башкорт һәм казакъ вәкилләренең киңәшмәсе булып уза. Көн тәртибендә федерация булдыру мәсьәләсе тора. Төзеләчәк республикалар арасында уртак чик булу аңлашыла торган нәрсә буларак кабул ителә. Большевиклар хакимияткә килгәннән соң, башкорт һәм казакъларның төзелергә тиешле демократик дәүләтләре урынында РСФСР составында автоном совет республикалары барлыкка китерелә. Ырынбур — төньякта Башкорт АССР белән чиктәш булган Кыргыз АССР (казакъларның милли автономиясе) башкаласы була.

1925 елда ССРБ җитәкчелеге Ырынбур губернасын совет Казакъстаны составыннан чыгара һәм аны РСФСР составына кертә. Ике төрки республиканы аерып торачак «Куандык коридоры» булдырыла. Соңыннан, «чикне аныклау» буенча карарлардан чыгып, әлеге коридор берничә тапкыр киңәйтелә.

1936 елгы Сталин Конституциясе кайбер автоном республикаларның статусын союздаш дәрәҗәсенә кадәр күтәрә. Башкалар белән бергә, Казакъстанның статусы да күтәрелә. Әлеге Конституция нигезендә, союздаш республикаларның ССРБдан ирекле чыгу хокукы була. Хокукны гамәлгә ашыру өчен, союздаш республикаларның чит (тышкы) дәүләтләр белән гомуми чиге булырга тиеш, дигән таләп куела. Куандык коридоры ясалу аркасында, Башкортстан АССР бу критерийга туры килми башлый. Нәтиҗәдә, Башкортстан республикасы АССР статусында кала, гәрчә территориясенең зурлыгы һәм халык саны буенча бер төркем союздаш республикаларга тәңгәл булса да.

ССРБдан ирекле чыгу турындагы норма 1977 елгы икенче совет Конституциясенә дә күчә[3], әмма «үзгәртеп кору» башланганчы, бары тик буш декларация генә булып кала. 1980-еллар ахырында, массакүләм милли хәрәкәтләр нәтиҗәсендә «суверенитетлар парады» башлангач, барысы да үзгәрә. Казакъстан 1991 елның декабрендә бәйсезлек игълан итә.

Идел буе милли хәрәкәтләре өчен әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кече Башкортстан кантоннары. 1918

Идел буеның барлык 6 республикасының да Россия Федерациясенең тышкы чикләренә чыгу юлы булмаганга күрә, политологлар һәм тарихчылар алар тарафыннан дәүләт бәйсезлеге алу һәм РФ составыннан чыгу мөмкинлеген шик астына куя[4].

Татар һәм башкорт милли хәрәкәтләре вәкилләре Совет власте тарафыннан Куандык коридорын булдыруны Мәскәүнең Башкортстанны Казакъстаннан аеруга юнәлдерелгән сәяси адымы дип саный. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты элекке директоры Рафаил Хәкимов шул максат белән патша һәм большевиклар хакимиятләре Ырынбур җирләренә рус һәм украиннарны күпләп күчерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашырган, дип саный[5].

2018 елның 22 декабрендә Азат Идел-Урал гражданлык хәрәкәте БР Башлыгы в. б. Радий Хәбировка Башкортстан составына Ырынбур өлкәсенең Куандык һәм Гай районнарын тапшыру мәсьәләсен күтәрергә чакырып мөрәҗәгать итә. Мөрәҗәгать авторлары үз позициясен күрсәтелгән районнарның территорияләре элегрәк автономияле Башкорт ССРның Үсәргән(рус.) һәм Зилаер кантоннары составына керүе, бу җирлектә халыкның шактый процентын башкортлар һәм татарлар тәшкил итүе, аларның мәдәниятләрен саклап калу һәм үстерү өчен шартлары булмавы белән дәлилләгән[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кувандыкский коридор. Ислам на Урале. Энциклопедический словарь. Москва-Нижний Новгород. ИД «Медина». 2009.(рус.)