Эчтәлеккә күчү

Кузгалак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кузгалак latin yazuında])
Кузгалак
Сурәт
Халыкара фәнни исем Rumex L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Rumiceae[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксон синонимы Acetosa[d][7], Emex[d][7], Acetosella[d][7], Lapathum[d][7] һәм Bucephalophora[d][7]
Таксономик төр R. patientia[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=10584[8]
 Кузгалак Викиҗыентыкта

Кузгалакның данлыклы әчелеге — анда кузгалак һәм аскорбин кислоталары булуын күрсәтә. Анда шулай ук каротин (А витамины), В, К группасы витаминнары, калий, тимер, магний, кальций, натрий, цинк кебек микроэлементлар һәм дуплау матдәләре бар. Борын­ гы заманнарда аны бала таба алмаган хатыннарны дәвалау һәм климакс күренешләрен җиңеләйтү өчен билгеләгәннәр. Кузгалак ярдәмендә кан агуын туктатканнар, дизентерия һәм ашказаны эшчәнлегендәге тайпылыш­ ларны дәвалау өчен кулланганнар. Әгәр баш авыртса, кузгалак сыекчасы белән ышкыганнар. Кузгалак төнәтмәсе ангина авыруы вакытында ялкынсынуга каршы тора, урт йомшап канаганда аның белән авызны чайкыйлар. Тамыр һәм яфрак­ ларыннан әзерләнгән төнәтмә бәвел куыгы ялкынсынганда ванналар ясау өчен кулланыла. Эч кипкәндә һәм геморрой авыруы белән интегүчеләргә кузгалак салаты ашарга киңәш ителә, шулай ук кузгалакны бил, ашказаны- эчәк тракты авыртканда кулланалар. Ул үт ясалуны көчәйтә, бавыр эшен активлаштыра. Кузгалак витаминлы үсемлек кенә түгел, антисептик, яра төзәттерүче, зәңгеләгә каршы, кан агуын туктата торган чара булып та санала. Яз ахырында авитаминоздан коткара.

Бик файдалы үсемлек саналса да, аның белән артык мавыгырга киңәш ителми. Эш шунда — кузгалакта бөер өчен зыянлы булган кузгалак кислотасы бик күп һәм ул матдәләр алмашы бозылуга китерергә мөмкин. Бу кислота кузгалакта май һәм июнь айларында азрак була. Аның тискәре тәэсире кузгалакны пешереп әзерләгәндә тагын да артып китә, ул орга­ низмда тупланырга мөмкин.

Бу үсемлекне подагра һәм бөер ташы белән интеккән кешеләргә кул­ ланырга ярамый.

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Nederlands Soortenregister
  5. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 25(1) / мөхәррир Л. Аньжэнь — 1998.
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 Plants of the World OnlineRoyal Botanic Gardens, Kew, 2017.
  8. GRIN үсемлекләр таксономиясе