Кузебай Герд
Кузебай Герд | |
---|---|
Туган телдә исем | Кузьма Павлович Чайников |
Әйтелеш | |
Туган | 2 (14) гыйнвар 1898 яки 1898[1] Нократ губернасы, Малмыж өязе, Зур Докья авылы |
Үлгән | 1 ноябрь 1937 яки 1937[1] Карелия, Сандармох |
Күмү урыны | Сандармох |
Милләт | удмурт |
Ватандашлыгы | Россия империясе -> ССРБ |
Әлма-матер | Югары әдәби-сәнгати институт[d] |
Һөнәре | шагыйрь |
Кузебай Герд (Кузьма Павлович Герд-Чайников, 2.01.1898, Зур Докя авылы, Нократ губернасы, Россия империясе — 1.11.1937, Сандармох, / Карел АССР, ССРБ) — күренекле удмурт шагыйре.[2][3]
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җиде яшендә әтисез кала. Матди авырлыкларга карамастан әнисе аны башлангыч мәктәпкә бирә. Башлангыч мәктәптән соң ул Вавож авылы мәктәбендә белем ала.
1912 елның августында ул Кукарск укытучылар семинариясенә укырга керә. 1916 елның маенда ул семинарияне уңышлы тәмамлый. Аннары Малмыж өязе Зур Уча авылында укытучы була.
1918 елда Михаил Худяков оештырган Малмыж тарих җәмгыятенең актив катнашучысы булып китә. Удмурт фольклорын һәм этнографиясен өйрәнүдән тыш ул шулай ук мари халкының риваятьләрен туплау белән дә шөгыльләнә.
1920 елның сентябрь аенда ул удмурт телендә «Муш» («Бал корты») дип аталучы балалар өчен беренче журнал чыгара башлый.
1921 елның гыйнварында ул туган авылына кайта һәм укытучы булып эшли башлый. Шул ук елны аны Ижау шәһәренә халык мәгарифе бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү мөдире буларак чакырып алалар.
1922 елда ул «Крезьчи» дип аталучы беренче шигырь җыентыгын бастыра. Ул үз эченә 1915 — 1921 елларда язылган шигырьләрне ала. Шул ук елның көзендә ул җирле идарә тәкъдиме буенча Мәскәүгә В.Я.Брюсов ис. Югары әдәби-сәнгать институтына укырга китә.
1925 елда ул институтны тәмамлый. Башта аспирантурага керә, аннары аннан китәргә һәи туган ягына кайтырга мәҗбүр була.
1927 елда аның «Сяськаяськись музъем» һәм 1931 елда «Лёгетъёс» исемле шигырь җыентыклары басыла.
1920-еллар ахырында Гердны милләтчелектә һәм советлар хөкүмәтенә каршы булуда гаепләүләр башлана. 1932 елның 13 май көнендә Ижауда да ул кулга алына. 1933 елның нояберендә атып-үтерелүгә хөкем чыгарыла, 10 елга хәзмәт лагерларына җибәрүгә алмаштырыла һәм Соловецки утрауларындагы ГУЛАГ лагеренә сөргенгә җибәрелә. 1937 елның 14 октябрь көнне Ленинград өлкәсе НКВД бүлекчәсенең махсус шурасы белән атып-үтерелүгә хөкем ителә, дөнья белән 1 ноябрендә Карел АССРның Медвежьегорск районы Сандармох ызанында хушлаша.[2]
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Герд, Кузебай. Люкам сочинениос : куать томен ; [Т.] 1 : Кылбуръёс, поэмаос / Куӟебай Герд ; [люказ, азькыл гожтӥз но валэктонъёс сётӥз Ф. К. Ермаков]. — Ижевск : Удмуртия, 2001. — 351 с. (Әсәрләр җыентыгы: беренче том: Шигырьләр, поэмалар) — ISBN 5-7659-0055-0
- Герд, Кузебай. Люкам сочинениос : куать томен ; [Т.] 2 : : Нылпиослы кылбуръёс, поэма, веросъёс; мӧйыослы кылбуръёс, поэмаос / Куӟебай Герд ; [люказ, азькылъёс гожтӥз но валэктонъёс сётӥз Ф. К. Ермаков]. — Ижевск : Удмуртия, 2002. — 238 с. (Әсәрләр җыентыгы: икенче том: балаларга шигырьләре, хикәяләр, поэмалар; борынгы шигырьләр, поэмалар) — ISBN 5-7659-0106-9
- Герд, Кузебай. Люкам сочинениос : куать томен ; [Т.] 3 : Веросъёс, повесть, пьесаос, статьяос, научной ужъёс, гожтэтъёс / Куӟебай Герд ; люказ, азькыл гожтӥз но валэктонъёс сётӥз Ф. К. Ермаков. — Ижевск : Удмуртия, 2004. — 326 с. (Әсәрләр җыентыгы: өченче том:Хикәяләр, повестьлар, пьесалар, фәнни хезмәтләр, хатлар.)- ISBN 5-7659-0243-Х
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Люди и судьбы. Биобиблиографический словарь востоковедов - жертв политического террора в советский период (1917-1991) — СПб: Петербургское Востоковедение, 2013. — 496 бит — (Социальная история отечественной науки о Востоке) — ISBN 978-5-85803-225-0
- ↑ 2,0 2,1 (рус.) Ленинградский мартиролог (1937-1938), Т.6., Герд-Чайников Кузьма Павлович (Кузебай Герд) 2014 елның 3 сентябрь көнендә архивланган.
- ↑ (рус.) Кузебай Герд, Краткая биографическая справка. (pdf-файл)