Кузы Күрпәч белән Баянсылу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кузы Күрпәч белән Баянсылу latin yazuında])
Кузы Күрпәч белән Баянсылу
Атама Ҡуҙыйкүрпәс менән Маянһылыу һәм Кузы Күрпәч белән Баянсылу
Әсәр яки аның атамасы теле башкорт теле, татар теле, казакъ теле һәм алтай теле

Кузы Күрпәч белән Баянсылу (баш. Ҡуҙыйкүрпәс менән Маянһылыу) — гомумтөрки, шул исәптән алтай, башкорт, казакъ, татар лироэпик дастаны, сүз сәнгате һәйкәле, эпос.[1][2]

Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дастанның барлыкка килү вакыты билгеле түгел, дастанның, аеруча, Алтын Урда чорында (ХІІІ–XV гасырларда) барлыкка килүе һәм таралуы турындагы версия ихтимал, фольклорчы И. Дүсенбаев казах версиясен исә XI–ХІІ гасырларда барлыкка килә дип бирә, В. М. Жирмунский әсәр XV–XVII гасырларга карый дип саный.[1]

Башкортстанда, Курган, Оренбург, Самара, Саратов, Чиләбе һәм башка өлкәләрдә язылган якынча 40 версиясе билгеле[2], һәм 20ләп себер-татарлары варианты 1967-1968 елларда Көнбатыш Себер территориясендә теркәлгән.[1]

Т.С. Беляев тарафыннан XIX гасыр башында язып алынган дастан нигезендә 1812 елда Казанда, Казан университеты типографиясендә «Куз-Курпяч, башкирская повесть, писанная на башкирском языке одним курайчем и переведенная на российский в долинах гор Рифейских, 1809 года.» дип аталган повесть языла,[2] дастанның татар версиясе XIX гасыр урталарында бараба татарларыннан язылган.[1]

Эпосның вариантлары Сәләм Галимовның Чиләбе өлкәсенең Тәгеш авылында әнисеннән 1938 елда язып алына[2] , 1940 елда Новосибирск өлкәсенең Тирнә авылында Х. Х. Ярми тарафыннан тагын бер версиясе языла.[1]

Сюжеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эпос төрки халыклар арасында урта гасырларда барлыкка килгән, берничә вариантта таралган була. Сюжет нигезендә балалар туганчы ук алар арасында никах уку йоласы белән барлыкка килгән һәм эпик әсәрнең төп персонажларын һәлак итүгә китергән конфликт ята.[1][2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Радлов В. В. Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи. Санкт-Петербург, 1872. Часть 4.
  • Урманчеев Ф. Мәхәббәт дастаны // Татар әдәбияты мәсьәләләре. Казан, 1974.
  • Башҡорт халыҡ ижады. Легенда һәм риүәйәттәр. / Төҙ., башһүҙ һәм аңлатмалар авт. Ф. А. Нәҙершина. Яуаплы ред. К. Мәргән һәм Ә. М. Сөләймәнов. — Өфө, 1997. — Т. II. — 439 б.(башк.)
  • Народный эпос «Кузыйкурпяс и Маянхылу». Под ред. А. Н. Киреева и А. И. Харисова. Уфа, 1964.