Кузьма Андреев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кузьма Андреев latin yazuında])
Кузьма Андреев
Туган телдә исем Кузьма Андреевич Андреев
Туган 1857(1857)
Россия империясе, Нократ губернасы, Уржум өязе , Хлебниково волосте, Иске Карлыган
Үлгән 16 сентябрь 1940(1940-09-16)
СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Можга
Милләт удмурт
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы РИ
РСФСР байрагы РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре мәгърифәтче, укытучы, тәрҗемәче, миссионер

Кузьма Андреев, Кузьма (Козьма) Андреевич Андреев (удм. Кузьма Андреевич Андреев, 1857 ел, Россия империясе, Нократ губернасы, Уржум өязе, Хлебниково волосте, Иске Карлыган1940 елның 16 сентябре, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Можга) ― удмурт мәгърифәтчесе, укытучы, тәрҗемәче, православие дине миссионеры. 1881-1883 елларда Н. И. Ильминскийның христиан мәгърифәте системасының мәгариф һәм агарту үзәгенә әйләнгән атаклы Карлыган үзәк удмурт мәктәбенә нигез салучы. [1]

Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе белән төшкән фоторәсеме.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1857 елда Нократ губернасы Уржум өязе Хлебниково волосте Иске Карлыган (хәзерге Мари Ил Республикасы, Мари-Төрек районы Олы Карлыган) авылында мәҗүси удмурт рухание гаиләсендә туган. [2] Милләте буенча удмурт. Малмыж өязе Иске Чепья авылында русча язу таныту мәктәбеннән соң, 1873 елда ул Сәрдәбаш керәшен-татар миссионерлар мәктәбенә укырга керә. Анда ул рус телендә язарга, сөйләшергә өйрәнә һәм православие диненең нигезләрен үзләштерә. Алган белемнәре аңа башта авылдашлары арасында, аннары башка авылларда яшәүчеләр арасында дини-агарту эшчәнлеге алып барырга мөмкинлек бирә. [3][4]

Берникадәр вакыт авылдан авылга күчеп йөреп, удмуртларны грамотага өйрәтә һәм христиан тәгълиматын вәгазьли. Аннары ул 1883 елның 10 октябрендә Казан милли азчылык укытучылар семинариясе директоры Николай Ильминский ярдәме белән ачылган Карлыган мәктәбенә укытучы һәм мөдир итеп билгеләнә. Аңа рухани дәрәҗәсе һәм башлангыч сыйныф укытучысы исеме бирелә. Бер үк вакытта К. А. Андреев миссионерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә: авылларда удмуртларга (1932 елга кадәр вотяклар дип аталганнар) туган телләрендә китаплар укый, аларны грамотага өйрәтә, православие диненә күндерә, вотяклар (удмуртлар) арасында таралган мәҗүсилеккә каршы көрәшә.

1896 елда губерна епархия миссионеры Павел Петрович Глезденевның (чукынуга кадәр Исламгәрәй Меңдияров) ярдәмчесе итеп билгеләнә, әлеге вазыйфаны егерме ел дәвамында, Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр башкара. Глезденевның ярдәмчесе буларак, Андреев еш кына Вятка һәм Казанга бара, анда ул миссионер җәмгыятьләре каршындагы тәрҗемә комиссиясе эшендә актив катнаша һәм Идел буеның рус булмаган халыклары өчен китаплар бастыру эше белән шөгыльләнә. Андреев азбука һәм башка уку әсбапларын удмурт теленә тәрҗемә итә. Ул шулай ук татар һәм мари телләрен дә яхшы белгән. К. А. Андреев тәрҗемә иткән китаплар үзе укытучы һәм мөдир булып эшләвен дәвам иткән Карлыган мәктәбендә уку процессында кулланылган. Яшь чагында ныклы белем алмаган Андреев баштарак рус әдәби телен яхшы белми. Казан укытучылар семинариясе директоры Николай Александрович Бобровников елына бер-ике ай дәвамында Казанда яшәү һәм тәрҗемә эше Андреевка белемен яхшыртырга ярдәм итәчәк, дип саный һәм аңа Казанга командировкалар алырга булыша, шуның аркасында К. Андреев күренекле укытучылар-мәгърифәтчеләр һәм миссионерлар белән аралаша ала. [5]

Иске Карлыган үзәк удмурт мәктәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карлыган Үзәк вотяк мәктәбе бинасы

1890 елда ачылган Карлыган мәктәбе элек булган хосусый башлангыч миссионерлык мәктәбе базасында, ул вакытта Россиядә гамәлдә булган үзәк милли училищелар үрнәге буенча оештырылган һәм удмурт мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү максатын күздә тота. Акрынлап ул 3, аннары 4 еллык мәктәпкә әйләнә. Укыту программасына Закон Божий(рус.) һәм чиркәү-славян телендә(рус.) уку, вотяк теле, рус теле, арифметика һәм геометрия башлангычы, табигать белеме, җыр һәм музыка, башлангыч укыту педагогикасы һәм методикасы керә.[3] Уку йортына башлангыч мәктәпне тәмамлаган 12 яшьтән дә яшьрәк булмаган ир һәм кыз балалар кабул ителә. Мәктәпнең интернаты була. Укучылар педагогик практиканы башлангыч мәктәпләрдә уза. Мәктәптә педагогик совет һәм хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итү өчен Попечительләр советы оештырыла. 1890 елда Вятка рухани консисториясе мәктәп һәм аның каршында чиркәү төзелешенә ризалык бирә. Шул ук елны Россия империясе халык мәгарифе министрлыгы Карлыган мәктәбен төзүгә һәм карап тотуга 1132 сум 50 тиен бүлеп биргән. Мәктәп өчен урын сайлаганда, аны оештыручылар Иске Карлыганда һәм аңа иң якын 25 авылда рус булмаган милләтләр, нигездә, удмуртлар яшәгәнен исәпкә алган. Мәктәп төзү өчен биеклектә уңайлы урын бирелә. Округ архитекторы тарафыннан төзелгән мәктәп проекты буенча, мәктәп бер үк вакытта чиркәү булып та хезмәт итәрлек итеп эшләнгән. Мәктәп каршындагы чиркәүне Палех(рус.) рәссамы бизәгән. Төзелешкә смета буенча 6038 сум таләп ителә, бу бүлеп бирелгән акчалардан шактый артып китә. Шуңа күрә акчаларны экономияләү максатыннан, укытучыларга хезмәт хакы түләнми. Барлык кыенлыкларга карамастан, мәктәп әкренләп абруй казана бара һәм тиздән ерак өязләрдә дә билгеле була. Чыгарылыш сыйныф укучылары Казан укытучылар семинариясендә укытучы исеме алу өчен имтиханнарны уңышлы уза, аларның кайберләре әлеге семинариядә укуын дәвам итә. 1893 елда мәктәп укучыларының 16 кешедән торган беренче чыгарылышы Казан укытучылар семинариясенә укытучы исемен алу өчен сынауларга тәкъдим ителә, барысы да имтиханнарны уңышлы үтә. 1895 елда Карлыган мәктәбе «үзәк мәктәп» исеменә лаек була, чөнки ул бөтен Нократ һәм аның белән күрше губерналар удмурт укытучылары өчен методик үзәк була. Мәктәптә удмурт укытучылары өчен кыска сроклы педагогкик курслар оештырыла, моның өчен Казаннан күренекле укытучылар чакырыла. Беренче удмурт хатын-кыз укытучыларының барлыкка килүе ул вакытта зур вакыйга итеп кабул ителә. Карлыган үзәк удмурт мәктәбе Нократ губернасы мәгариф тарихында якты эз калдыра. Аның эшчәнлеге удмурт укытучыларының гомуми белем һәм методик дәрәҗәсендә уңай чагылыш таба, бик аз санлы удмурт интеллигенциясен әзерләү үзәге итә. [6]

Карлыган мәктәбен тәмамлаучылар арасында: табиб-офтальмолог һәм беренче удмурт шагыйрәсе Акилина Григорьевна Векшина (псевдонимы – Ашальчи Оки), мәгърифәтче Григорий Медведев, Удмурт дәүләт университеты профессоры М. П. Прокопьев һ. б.

К. А. Андреев удмурт, мари һәм татар халкы арасында уңышлы миссионерлык эше алып бара, Нократ һәм Казан губерналарында дистәләгән мәктәп ачылуга ярдәм итә. Фин этнографлары Юрйо Вихман(фин.) һәм Альберт Хямяляйненның(фин.) фәнни экспедициясе белән хезмәттәшлек итә, рус этнографы Софья Чичеринага танышу сәфәрендә булыша. К. Андреев мәктәп эшен үстерүгә, христиан күзаллавын таратуга зур өлеш кертә. Удмурт халкының беренче Бөтенроссия съезды (1918, Алабуга) делегаты була.[7]

К. А. Андреев 1940 елның 16 сентябренә Удмурт АССР Можга бистәсендә вафат булган.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

К. А. Андреев исемендәге Олы Карлыган урта мәктәбе бинасы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Андреев Кузьма Андреевич. Воршуд(рус.)
  2. Кузьма Андреевич Андреев. Киров-Вятка(рус.)
  3. 3,0 3,1 Семья основателя Центральной удмуртской школы. Официальный сайт Artefact
  4. Помелова Е. В. Педагогическая деятельность просветителя К. А. Андреева среди удмуртского населения Вятской губернии. КиберЛенинка(рус.)
  5. В. Б. Помелов. ПРОСВЕЩЕНИЕ НЕРУССКИХ НАРОДОВ ВЯТСКОГО КРАЯ (XIX – НАЧАЛО ХХ ВВ.)(үле сылтама) Киров: Научное издательство Вятского государственного университета, 2019. Стр.219. ISBN 978-5-98228-177-7
  6. История образовательного учреждения. 2020 елның 14 гыйнвар көнендә архивланган. МБОУ «Карлыганская СОШ им. К.А.Андреева»(рус.)
  7. Первый Всероссийский съезд удмуртского народа. Воршуд(рус.)
  8. АНДРЕЕВ Кузьма Андреевич. Марийская история в лицах

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Удмуртская республика: Энциклопедия / Гл. ред. В. В. Туганаев. — Ижевск: Удмуртия, 2000. — 800 с. — 20000 экз. — ISBN 5-7659-0732-6
  • Чичерина С. В. У приволжских инородцев. СПб., 1905
  • Кутявин А. Н., Овчинников В. П. Карлыган школалэн нырысети дышетисез//Молот. 1983. № 10
  • Фролова Г. Д. Просветители удмуртского народа: Очерки развития педагогической мысли. Ижевск, 1996