Кадетлар интернат мәктәбе (Кама Тамагы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кадетлар интернат мәктәбе (Кама Тамагы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Безнең мәктәп Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы, Куйбышев Затон поселыгында урнашкан. Ул 2007 нче елда ачыла, аның беренче диикторы Ильин Алесандр Николай улы була. Ул 2016 нчы елга кадәр мәктәпнең җитәкчесе булып эшли. 2016 нчы елда безнең кадет-интернат мәктәбенә директор итеп Гумеров Илшат Мәхмүт улын куялар.

Хәзерге вакытта мәктәптә 98 укучы белем ала. Укучылар өчен монда бөтен шартларда тудырынган. Алар дүшәмбедән алып сишәмбегә кадәр интернатта яшиләр, ял көненә өйләренә таралалар. Алар Татарстанның төрле районнрыннан килеп укыйлар. Чуваш республикасыннан килгән балаларда бар. Кама Тамагыннан килеп укучы балаларда бар, аларны автобус белән 17:30 сәгатьтә өйләренә алып кайтып китәләр.
Бу мәктәптә “укучы” сүзе “кадет” сүзе белән алмаштырылган. Барлык кадетлар, укутучылар һәм тәрбиячеләр хәрби киемнәрдән йөриләр. Кадетар 6 көн укыйлар. Дәрестән соң бераз саф һавада йөреп кергәч дәрес әзерләргә утыралар,ә кичләрен төрле хәрби-патриотик бәйгеләр үткәрәләр, бу конкурслар өчен буш вакытлар билгелиләр. Кадетларның куш куерып утырырга выкытлары юк. Алар  гел хәрәкәттә, нәрсәдер эзлиләр , нәрсәдер табалар. Бу аларны  чыныктыра, аларда ихтыяр көче тәрбияли. Кадетлар бик теләп төрле спорт ярышларында актив катнашалар һәм призлы урыннарны яулыйлар. 

Призлы урыннырны алу өчен аларга бик күп спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Мәктәптә тренажёр залы бар, бу аларга бик нык ярдәм итә. Буш вакытларын шунда үткәрергә тырышалар. Шулай ук төрле иҗади конкурслрда, олимпиадаларда катнашалар, призлы урыннан алалар. Конкурслрда, олимпиадаларда актив катнашканнары өчен кадетларга хәрби чиннар бирәләр, “Долг һәм честь”,”Кадет России” күкрәк значоклары белән бүләклиләр. Память во имя мира : дигән акцияда катнаштылар. Район буенча кадетлар көчләре белән әзерләнгән концертлар куйдылар, үз куллары белән эшләнгән төрле әйберләрне сатып акча җыйдалар һәм бу җыелган акчаларны файдалалып, 1941-1945 нче елда сугыш кырларында үлеп калган батырлар өчен куйган монументны төзәкләндерәләр, шулай ук Бөек Ватан сугышында хәләк булып калган солдатлар өчен һәйкәл торгызырга булыштылар. Безнең белән бергә бу акциягә бөтен Кама Тамагында яшәүче кешеләр актив катнашты. Кадетладан башка,кадет-интернат мәктәбе оешканнан бирле, Җиңү көненә багышланган бергенә паратта узганы юк. Кадетлар сугыш ветераннарына, картларга булышалар. Без кадет булуыбыз белән горурланабыз!!!

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]