Кукмара вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кукмара вулысы latin yazuında])


Кукмара вулысы
Ил

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Төбәк

Казан губернасы, ТАССР

Административ үзәк

Никольское

Нигезләү датасы

1860-еллар

Юкка чыгару датасы

1924 ел

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1897)

9 841 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар

Кукмара вулысы, харита

Кукмара вулысы (рус. Кукморская волость) — 1860-еллардан 1924 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Төньяк-Көнчыгышка 30 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көнбатыш өлешендә урнашкан. Административ үзәк – Никольское авылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Статистика, 1908 ел.
Статистика, 1908 ел.

Кукмара вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Казан өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Казан өязендә урнашкан.

1860-елларның икенчке яртысында Казан өязенең дүртенче стан составында барлыкка килә.[2]

1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1924 елга кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

Кукмара вулысы Суыксу, Кавал, Ильинка һәм Чар өязенең Сотнур вулыслары белән чиктәш булган.[3]

1924 елда Кукмара вулысы юкка чыгарыла, аның күпчелек территориясе Мәмдәл һәм Ильинка вулысларына кушыла.[4]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 елда Кукмара вулысында 9 община, 18 торак пункты (Никольское, Уразлы, Олы Күлбаш һ.б.) һәм 1240 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 66 км², сөрү җирләре 107,5 км² тәшкил иткән.[5]

1890 елда вулыста 17 торак пункты һәм 1643 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 158,6 км² тәшкил иткән.[6]

1897 елда вулыста 20 торак пункты булган.[1]

1921 елда чирмешләр яшәгән торак пунктлар Мари АӨгә күчерелә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 1885 1890 1897
6814 5456 9902 9841

1883 елда халык саны 6814 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 3373 җан, хатын-кызлар — 3441.[5]

1885 елда халык саны 5456 кеше тәшкил иткән.[7]

1890 елда халык саны 9902 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 4817 җан, хатын-кызлар — 5085.[6]

1897 елда халык саны 9841 кеше тәшкил иткән.[1] Төп милләтләр: руслар, татарлар.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1914 елда вулыста 1645 ат, 4795 сарык, 274 кәҗә, 381 дуңгыз һәм 2074 баш мөгезле терлек исәпләнгән.[8]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
  6. Адрес-календарь и Справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. — Казань : Казан. губ. стат. ком., 1914. -XLIII, 819 с.. -

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Список селений Казанской губернии 1908.
  2. Казанский уезд :: Татарская энциклопедия TATARICA
  3. Карта Казанского уезда Казанской губернии 1910 года.
  4. Этнографическая карта Татарской С.С.Республики 1925 года
  5. 5,0 5,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  6. 6,0 6,1 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  7. Занятия крестьянского населения Казанского уезда во второй половине XIX века (по материалам периодической печати)(үле сылтама)
  8. Отчет Казанской Уездной Земской Управы о ее действиях с 1-го января 1914 года по 1-е января 1915 года 51 очередному Казанскому Уездному Земскому Собранию..