Кукуруз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кукуруз
Maispflanze.jpg
Фәнни классификация
Халыкара фәнни атамасы

Zea saccharata

Commons-logo.svg
[1]
Zea mays "fraise"
Zea mays "Oaxacan Green"

Кукуруз (Zea mays яки шикәр кукурузы) — бөртеклеләр (Poaceae) гаиләсенең Zea L. (кукуруз) ыругының бердәнбер культуралы бөртекле ашлык вәкиле.

Кукуруз — сабагы 5-6 м га җитеп үсә торган берьеллык бер өйле үсемлек. Сабагы, башка кыяклылардан аермалы буларак, куыш түгел. Чәчәкләре — аерым җенесле. Җимешлекле башакчыклар чәкәннәргә җыйналган. Чәкән яфрак куентыгында юанайган кыска ян бәбәктә урнаша. Башакчыклар бер чәчәкле, чәчәк элпәләре юк, җимешлек йомры җимшәннән һәм очында икегә аерылган озын ефәксыман баганачыктан тора. Серкәчле башакчыклар ике чәчәкле, һәр чәчәк өч серкәчле. Башакчыклар сабак очында урнашкан эре җәенке себеркәчләргә җыйналган. Аларны җил серкәләндерә. Җылы яраткан, корылыкка чыдам үсемлек.

Кукурузның 7 ярым-төре бар: тешсыман, балавыз сыман, крахмаллы, кремнийлы, «шартлаучан», шикәрле, ярылы.

Игелү тарихы[үзгәртү]

Кукуруз Үзәк һәм Көньяк Америкадан чыккан; туган җирендә ул — 3—5 мең еллардан бирле игелә торган үсемлек.[1] Башка фикер буенча, моннан 8000 ел элек Мексикадагы Бальсас үзәнлеге индеецлары искитмәле бер үсемлекне йорт тирәләрендә үстерә башлыйлар. Шулай итеп, маис (кукуруз) бу кешеләрне аучылык белән көн күрүче күчмә тормыштан утрак тормышка ияләндерә.[2] Х. Колумб һ.б. диңгезчеләр белән кукуруз Европада пәйда була: башта Испаниягә, шуннан соң Англиягә, Португалиягә, Франциягә, Италиягә килеп керә. Европадан исә Һиндстанга, Кытай, Индонезиягә «чыгып китә». Йөз ел да узмый, флораның әлеге искитмәле вәкиле бөтен дөньяга тарала. Җир йөзендәге иң борынгы культураларның берсе булган кукуруз авыл хуҗалыгына нигез сала. Кукуруз игә башлау белән, аның «тирәсендә» башка төрле һөнәрчелекләр дә туа һәм үсә, нәтиҗәдә, цивилизация барлыкка килә. Һич икеләнүсез әйтергә мөмкин: Америка континентының барлык борынгы цивилизацияләренең дә чәчәк атуы кукурузга бәйле. Индеецлар аңардан 200 төрдән артык ризык әзерли белгәннәр. Кыздырганнар да, пешергәннәр дә, яфрагыннан сироп һәм шәраб ясаганнар, чәчәк серкәсен сумса эчлеге итеп файдаланганнар. Яфрагы шулай ук түбә ябуга, кәүсәсе стена ясауга, ә калдыклары учак ягуга киткән.

Русия империясе һәм СССРда игелү тарихы[үзгәртү]

Безнең ил халкы өчен кукуруз Хрущев исеме белән бәйле. Ләкин ул Русиядә әле XVII гасырда ук үстерелгән. Аны Кырымда, Кавказда һәм Украинаның көньягында үстергәннәр. Империянең көньяк шәһәрләрендә кукуруз урамнарда да сатылган: ачык һавада зур казаннарда яшь чәкәннәрне пешереп сата торган булганнар. Хакимияткә коммунистлар килгәч, бу культурага игътибар беткән. Бары 1959 елда, совет башлыгы Никита Хрущев АКШка барып кайтканнан соң гына аңа игътибар уяна.

Азык-төлек буларак һәм икътисади әһәмияте[үзгәртү]

Кукурузның әһәмияте бик зур, ул кыйммәтле бөртекле азык һәм терлек азыгы культурасы. Сабагы һәм яфракларыннан кәгазь, линолеум, вискоза, ясалма бөке ясыйлар. Бөртекчәләрдән май сыгалар, крахмал алалар, җимешлек баганачыклары медицинада кулланыла.[3] Әлеге культура башлыча азык-төлек җитештерүдә күпләп кулланыла, шулай ук фуражга бара. Моннан тыш кукуруздан югары сыйфатлы спирт һәм ягулык-майлау материаллары да ясыйлар.

Җир йөзендә бүген кукуруз — бодайдан кала иң күп игелә торган культура. АКШта ел саен 300 миллион тонна кукуруз орлыгы җыеп алына, Кытайда – 145, ә Русиядә нибары 3 миллион тонна. Дөрес, Америкада моның 85 проценты терлек-туарга ашатыла, һәм шуңа да биредәге малларның ите йомшаклыгы, сутлыгы белән аерылып тора. Гомумән алганда, кукуруз җиде төргә бүленә: шуның бишесе техник культурага керә – ул малларга ашату, ярма, крахмал, май ясау өчен тотыла, ә ике төре ашау өчен китә. Һәр американ елына 1,5 килограмм кукуруз орлыгы ашый. Шикәрле сортын чи килеш һәм консервлап ашыйлар, ә ярыла торган сортыннан попкорн ясыйлар.[4]

Дөньяда еллык кукуруз җитештерү

күләме (мең тонна)

1965 226 544
1970 265 831
1975 341 661
1980 396 623
1985 485 527
1990 483 343
1995 517 329
2000 592 472
2005 713 458
2006 706 656
2007 789 641
2008 826 718
2009 818 823
Кукуруз җитештерүче төп 15 ил (мең тонна)
Чыганак: БМО азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы
Ил 1985 1995 2005 2009
АКШ байрагы АКШ 225453 187969 282261 333011
Кытай байрагы Кытай 64102 112361 139498 164107
Бразилия байрагы Бразилия 22018 36267 35113 51232
Мексика байрагы Мексика 14103 18352 19338 20142
Индонезия байрагы Индонезия 4329 8245 12523 17629
Һиндстан байрагы Һиндстан 6643 9534 14709 16680
Франция байрагы Франция 12409 12739 13687 15288
Аргентина байрагы Аргентина 11900 11404 20482 13121
КАҖ байрагы КАҖ 8444 4866 11715 12050
Украина байрагы Украина н/д 3391 7166 10486
Канада байрагы Канада 6969 7270 9332 9561
Румыния байрагы Румыния 11903 9923 10388 7973
Италия байрагы Италия 6356 8454 10427 7877
Венгрия байрагы Венгрия 6817 4649 9050 7528
Нигерия байрагы Нигерия 1826 6931 5957 7338

Сәламәтлек өчен файдасы турында[үзгәртү]

Кукурузны чын мәгънәсендә сәламәтлекне кайгыртучы дип әйтергә була. Ул – йөрәк һәм кан әйләнеше системасына үтә дә кирәкле К витаминының иң яхшы чыганакларының берсе. Бу үсемлекнең тагын бер яхшы ягы – анда Е витаминының күп булуы. Бу витамин – организмның картаюын тоткарлаучы. Кукурузда нерв системасының алыштыргысыз ярдәмчеләре булган В төркеме витаминнары да, иммунитетны көчәйтүче С витамины да, сөяк һәм тешләрнең ныклыгын тәэмин итүче Д витамины да, шулай ук тимер, йөрәкне саклаучы һәм матдәләр алмашын нормальләштерүче калий һәм магний да бар. Чистартылмаган кукуруз мае аппетитны баса һәм ябыктыручы күп диеталарда файдаланыла. Кукуруз кыздырган, майлы ризык һәм спиртлы эчемлекләрнең организмга китергән зыянын киметергә ярдәм итә. «Кырлар патшасы» бавыр һәм үт куыгы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, шуңа күрә аны холецистит һәм гепатитларны булдырмаска ярдәм итүче туклану рационына кертәләр. Уылган орлыгы яраларны төзәтергә ярдәм итә, аны дерматитларны (тән бозылу) дәвалауда да кулланалар. Ә кукуруз чәче исә (рыльца) сидек, үт кудыргыч һәм кан туктаткыч, сидек һәм үт куыгындагы ташларны эретүче һәм агулануга каршы чара санала.[5]

Diabrotica

Авырулары[үзгәртү]

Диабротика – кукуруз культурасына бик зур зыян китерүче корткыч. Коңгызның личинкалары башта кукурузның тамырларын зарарлый, үсеп җитеп коңгызга әйләнгәч, үсемлекнең яфрак һәм кәчәнен кимерергә керешә. Нәтиҗәдә кукуруз чәкәннәре орлык бирер дәрәҗәдә үсеп җитлегә алмый. Россельхознадзор идарәсе белгечләре әйтүенчә, диабротикага каршы бик көчле пестицидлар ярдәмендә генә көрәшеп була.[6]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]