Кук утраулары
Кук утраулары — Тын океандагы архипелаг, Полинезиядә. Яңа Зеландия территориясе. Көньяк (8 утрау) һәм Төньяк (7 утрау) утраулар төркемнәреннән гыйбарәт.
Административ мәркәз — Аваруа шәһәре (Раротанга утравында). Рәсми тел — инглиз теле.
Утрауларны 1773 елда инглиз диңгезчесе Җ.Кук кәшеф иткән. 1888 елдан Бөекбритания протектораты астында; 1901 елдан Яңа Зеландия идарәсе астында. 1965 елдан "Яңа Зеландия белән ирекле ассоциацияле үз-үзен идарә итүче территория" статусын алган. Көньяк төркем вулканик утраулардан (биеклек 643 метргача), төньяк төркем мәрҗән атолларыннан гыйбарәт. Тропик пассатлы климат. Халык нигездә һинд чикләвеге пальмасын үстерү вә копра эшләп чыгару белән шөгыльләнә. Әфлисун, ананас, банан җитештерелә. Балык тотыла.[15]
Диннәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кук утрауларында чиркәү дәүләттән аерылган, һәм халыкның күп өлеше ― христианнар. Төрле протестантлык төркемнәре дин тотучыларның 62,8 % ын тәшкил итә, иң популяр дин булып Кук утрауларының христиан чиркәве тора (49,1 %). Католиклар халыкның 17 % ын тәшкил итә. Мормоннар бар. Христиан булмаган диннәрдән ислам һәм Бәһаи җәмгыятьләре бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/australasia
- ↑ Central Intelligence Agency The World Factbook — Washington, D.C.: Central Intelligence Agency, U.S. Government Printing Office, 1962. — ISSN 0277-1527; 1553-8133
- ↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ — ХКТО.
- ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/cook-islands
- ↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
- ↑ https://public.wmo.int/en/members/cook-islands
- ↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
- ↑ https://data.who.int/countries/184
- ↑ https://web.archive.org/web/20180405073919/http://www.cookislands.org.uk/nutshell
- ↑ http://web.archive.org/web/20180405073919/http://www.cookislands.org.uk/nutshell
- ↑ https://web.archive.org/web/20191007074754/https://www.aucklandcouncil.govt.nz/about-auckland-council/our-partnerships/Pages/international-relations.aspx
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- 1 2 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- 1 2 (not translated to en) English as a Global Language — 2 — Cambridge University Press, 2012. — 224 p. — ISBN 978-1-107-61180-1, 978-0-511-07862-0, 978-0-521-82347-0, 978-0-521-53032-3
- ↑ OʻzME.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
