Кул
| Кул | |
|---|---|
| Нәрсәдән үсеп чыга | грудной плавник[d] |
| Эченә керми | плечо[d] |
| Моның каршысы | аяк[d] |
| Кул | |
|---|---|
| Өлеш | верхняя конечность[d] |
| Идентификаторлар | |
| FMA | 24878 |



Кул - кешеләрнең һәм кайбер башка хайваннарның өске очлыгы, мускул-скелет системасы органы, һәм тәннең иң мөһим өлешләренең берсе. Куллар ярдәмендә кеше күп гамәлләр башкара ала, алар арасында иң мөһимнәренең берсе - әйберләрне тоту сәләте [1] .
Скелет системасы һәм кул өлешләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кулда түбәндәге анатомик өлкәләр һәм аларга туры килүче сөякләр аерылып тора (курсив аша күрсәтелгән):
- Иңбаш поясы (умрау сөяге, калак сөяге)
- Җилкә (җилкә сөяге)
- Беләк (терсәк сөяге, оча сөяге)
- Чук
- Беләзек (проксималь рәттә 4: көймәсыман, ярымай, өчкырлы, борчаксыман; дисталь рәттә 4: трапеция, трапециясыман, башлы, ыргаксыман)
- Уч (5 сөяк)
- 5 бармак (14 <i id="mwRQ">фаланга</i>): баш, имән, урта, атсыз, чәнти (чәнчә) бармаклар.
Шулай ук hәрбер кешенең <i id="mwSA">сесамоид сөякләре</i> бар, аларның позициясе, зурлыгы һәм саны (кайвакыт 2-3 дистәгә җитә) бик үзгәрүчән.
Фәнни булмаган әдәбиятта һәм җәмгыятьтә "кулбаш поясы" җилкә дип атала (бу термин җилкә сөягенең башы белән җилкә буынын да үз эченә ала).
Мускуллар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кулның мускул системасы берничә мускул катламыннан тора, күп мускуллар бердән артык буын аша сузылган, бер мускулның кыскаруы берничә буынның торышын үзгәртә ала.
Иннервация
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кулның эфферент һәм афферентлы иннервациясе бар. Эфферент җепселләр арка миеннән кулга сигнал китерәләр, ә афферент җепселләр кулдан арка миенә сигнал җибәрәләр (дорсаль нерв төеннәре аша). Җепселләр нервларга оешалар, һәм аларның барысы да диярлек катнаш, димәк, аларда эфферент һәм афферент җепселләр бар.
Тире, мускуллар һәм буыннар рецепторлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кул бик күп сенсор нерв очлары белән тулы (кулларны “көзән җыерганда”, бу нерв очлары белән нәрсәдер дөрес булмаганын күрсәтә).
Баш мие кул белән ничек идарә итә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Баш мие кабыгында тәннең аерым өлешләрен контрольдә тоту өчен җаваплы өлкәләр бар. Бу өлкәләр еш кына гомункулус - кабык буйлап таралган кечкенә кеше итеп сурәтләнә. Гомункулусның аяклары дорсаль рәвештә, ягъни баш очына якынрак урнашкан, куллар һәм бит вентраль, ягъни башның ян-ягында. Кулдан алда гәүдә, ә кулдан соң бит килә. Гомункулның бик зур бармаклары һәм учлары, чагыштырмача кечкенә беләкләре һәм җилкәләре бар.
Чынлыкта, кабыкта бер генә гомункулус түгел, күпләр бар, чөнки һәрбер махсус өлкәдә диярлек куллар да, баш һәм аяклар да бар. Мәсәлән, баш мие кабыгының төп хәрәкәт (мотор) кортексы дип аталган өлешендә кеше кулы хәрәкәт иткән саен активлаша торган мәйдан бар, ә төп соматосенсор кортексында кеше кулы белән берәр нәрсәгә кагылганда активлашкан өлкә бар.
Кабык өлкәләренә өстәп, кул белән идарә итү өчен җаваплы үзәкләр кечкенә мидә һәм аның төшләрендә, таламуста, базаль төеннәрдә, баш мие баганасында һәм арка миендә урнашкан. Бу катлаулы нейроннар челтәре кул хәрәкәтләренең бай репертуарын контрольдә тота, автоматик хәрәкәтләрне (мәсәлән, тигезлекне саклау хәрәкәтләре) һәм ирекле хәрәкәтләрне (энә җепләү, юрган тышлау) аерып тора. Катлаулы ирекле хәрәкәтләр өчен баш мие кабыгы, ә автоматик хәрәкәтләр өчен түбән дәрәҗәдәге үзәкләр җаваплы.
Бармак һәм кул хәрәкәтләре баш миенең электр стимуляциясе ярдәмендә башкарыла. Хирургия вакытында бу баш миенә кулланылган яки туры мигә кертелгән электродлар ярдәмендә үтәлә. Ана шулай ук баласын карау вакытында, кулы белән сабый чәчләре аша йомшак кына хәрәкәт итә, бала йоклаганчы бала янында утыра. Баш миен шулай ук фокаль магнит стимуляциясе ярдәмендә тире һәм баш сөяге аша стимуллаштырырга мөмкин.
Өске очлык сөякләренең тоташуы [2]
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Буын | Буын өслекләре | Тоташу төре | Хәрәкәт күчәрләре | Буыннардагы хәрәкәт |
|---|---|---|---|---|
| Түш-умрау
art.sternoclavicularis |
Умрау сөягенең түш буыны өслеге, түш сөягенең умрау кисеме. | Иярсыман, комплекслы | Күпкүчәрле | Умрау сөяген күтәрү һәм төшерү, аның алга, артка һәм әйләнә буенча хәрәкәте |
| Акромиаль-умрау
art. acromioclavicularis |
Акромионның буын өслеге, умрау сөякнең акромиаль буын өслеге. | Яссы | Күпкүчәрле | Умрау сөяген күтәрү һәм төшерү |
| Җилкә
art.humeri |
Җилкә сөягенең башы, калак сөягенең буын чокыры. | Шарсыман | Күпкүчәрле | Кулны бөгү һәм турайту, горизонталь халәткә китерү, гәүдәгә китерү, тышка һәм эчкә бору, әйләндерү |
| Терсәк
art. cubiti |
- | Катлаулы | - | - |
| Җилкә-терсәк
art.humeroulnaris |
Җилкә сөяге блогы, терсәк сөягенең блоксыман кисеме | Блоксыман, винтсыман | Бер күчәрле (фронталь күчәр) | Беләкне бөгү-турайту |
| Җилкә-орчык
art.humeroradialis |
Җилкә сөяге бүлтәймәсенең башы, терсәк сөяге башының буын чокыры | Шарсыман | Күпкүчәрле | Орчык сөяген буй күчәр тирәли әйләндерү, беләкне бөгү һәм турайту |
| Проксималь орчык-терсәк
art. humeroradialis proximalis |
Орчык сөягенең буын әйләнәсе, терсәк сөягенең орчык кисеме | Цилиндрлы | Бер күчәрле (буй күчәр) | Орчык сөякне бору |
| Дисталь орчык-терсәк
art. humeroradialis distalis |
Терсәк сөягенең буын әйләнәсе, орчык сөягенең терсәк кисеме | Цилиндрлы | Бер күчәрле (буй күчәр) | Орчык сөякне бору |
| Орчык-беләзек
art. radiocarpea |
Орчык сөягенең беләзек буын өслеге һәм көймәсыман, ярымай, өчкырлы сөякләрнең проксималь өслекләре | Элипслы, катлаулы, комплекслы | Ике күчәрле(саггиталь һәм фронталь күчәрләр) | Чукны китерү-ерагайту, бөгү-турайту |
| Урта беләзек
art. mediacarpea |
Беләзекнең беренче һәм икенче рәт сөякләренең буын өслекләре (борчаксыман сөяктән тыш) | Блоксыман, катлаулы | Бер күчәрле(фронталь күчәр) | Чукны бөгү-турайту |
| Беләзек-уч (2-5)
artt.carpometacarpales |
Беләзекнең икенче рәте сөякләренең һәм учның 2-5нче сөякләренең буын өслекләре | Яссы | Күпкүчәрле | Аз хәрәкәтчән |
| Чукның баш бармагының беләзек-уч буыны
art. carpometacarpalis pollicis |
1-нче уч сөяге нигезе белән трапеция сөягенең буын нигезләре | Иярсыман | Ике күчәрле(саггиталь һәм фронталь күчәрләр) | Баш бармакны бөгү-турайту, аны китерү һәм ерагайту, башка бармакларга каршы кую |
| Беләзегара
artt.intercaepeae |
Беләзек сөякләренең бер-берсенә караган буын өслекләре | Яссы | Күпкүчәрле | Аз хәрәкәтчән |
| Уч-фалангалар буыннары
artt.metacrpophalangeae |
Уч сөякләренең буын өслекләре һәм проксималь фалангаларның нигез өслекләре | I барман- блоксыман,II-V бармаклар- шарсыман | Ике күчәрле(саггиталь һәм фронталь күчәрләр) | Бармакларны бөгү-турайту, якынайту-ерагайту |
| Фалангаара буыннар
artt.interphalangeae |
Тоташучы фалангаларның буын өслекләре | Блоксыман | Бер күчәрле(фронталь күчәр) | Фалангаларны бөгү-турайту |
Кулның технологик мөмкинлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Примат кулы иң үсеш алган һәм эффектив корал-әгъза булып санала, ул буыннардагы бихисап шарнирлы тоташулар ярдәмендә төзелгән катлаулы кинематик чылбырдан гыйбарәт. Кулның хәрәкәт осталыгы уникаль. Аның структурасы объектларны берничә төр ысул белән күчерергә мөмкинлек бирә. Турайтылган уч һәм бармак, горизонталь рәвештә урнашып, платформа ясыйлар. Югарыда урнаштырылган әйберләрне җентекләп, йомшак һәм минималь зыян белән күтәреп алырга мөмкин.
Капма-каршы урнашкан баш бармак җисемнәрне эләктерергә мөмкинлек бирә. Учларны касә рәвешендә җыеп, су тутырырга мөмкин. Кул белән әйберләрне еракка ыргытып була.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Рука // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ Рука // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.