Кулланучы:Айгөл Гатауллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айгөл Гатауллина latin yazuında])

“Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы герое исеменә лаек булган татарлар” музее

 Безнең 5 нче татар гимназиясендә, бәлки ул Рәсәйдә бердәнбердер, “Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы герое исеменә лаек булган татарлар” музее бар. Музейның оешу тарихы XX гасырның 90 нчы елларына барып тоташа. Шәһәребездә генә түгел, ә Республикабызда, беренчеләрдән булып, татар мәктәбе ачуда башлап йөргән милләпәрвәр шәхес Хөсәенов Александр Галинурович инициативасы белән башланып китә әлеге музейны оештыру эше. Халык мәгарифе отличнигы, шәһәребезнең мәртәбәле тарих укытучысы Александр Галинурович яшь буынның үзаңын үстерүдә, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә музейның кирәлеген һәрдаим күз уңында тота. 
 Иң элек бай материал туплана. Бу эшкә гимназиянең барлык укытучылары җәлеп ителә. Ул вакытта әле интернет мәктәпләргә кереп кенә килә. Шуңа күрә дә материалларның күпчелек өлеше китапханәләр, архив документлары аша туплана. Геройларның туганнары белән хатлар аша аралашып, бик күп кыйммәтле мәгълүматлар, документлар, фоторәсемнәр җыела. Советлар Союзы бәйсез дәүләтләргә таркалган буталчык чорда хатлар аша аралашу җиңел булмый. Шулай итеп, берничә ел эчендә бай материал туплана. Һәм, ниһаять, 2002 нче уку елында музей тәүге тапкыр экскурсантлар өчен үзенең ишекләрен ача. Биредә Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән 200 гә якын татар милләтеннән булган Советлар Союзы геройлары турында мәгълүмат бирелгән. Музей белән танышу Совет Армиясе маршаллары Р. Я. Малиновский, К.К. Рокоссовский, Л.А. Говоров, И.С. Коневларның Татар сугышчыларының Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәтүләре турында әйткән цитаталарын укудан башлана. 
  Музей берничә бүлектән  тора. Бүлекләр хронологик тәртиптә урнаштырылган. 1941-1945 нче елларны үз эченә ала.  Советлар Союзы геройлары турында белешмә,  фоторәсемнәре, документлары, архив материаллары, кайберләренең шәхси әйберләре урын алган. Алар арасында фашизм тоткынлыгында яшерен оешма төзегән, дошманга каршы җырлары белән дә көрәшкән, гильотинада башы киселгән патриот шагыйрь Муса Җәлил, үз күкрәге белән дошман амбразурасын каплап, дистәләрчә иптәшләрен үлемнән саклап калган Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов), Берлинны бомбага тоткан очучы Мәгубә Сыртланова, рейхстагка беренчеләрдән булып байрак кадаган Гази Заһитов һәм башка бик күп милләтәшләребез бар. Без тарих дәресләрендә һәм сыйныф сәгатьләрендә музейга теләп киләбез. Ватаныбыз азатлыгын саклап һәлак булган каһарманнарның батырлыгына сокланабыз һәм баш иябез.
 Александр Галинурович безнең арадан киткәнгә дә, шактый еллар үтте инде. Ләкин ул исән чагында ук үзенә һәйкәл салып калдырды. Музей. Ә Музей ул-хәтер. Шуңа да,  музейга килгән саен, Александр Галинуровичны да искә алабыз.

11 нче А сыйныфы укучысы

                                                Кашапов Илшат