Кулланучы:Гәрәева Рәмилә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гәрәева Рәмилә latin yazuında])
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
СЕРТИФИКАТ
Бу кулланучы «Татар 4.0 — 2021» проектында катнашкан.
Изге рәхмәт!
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
«WikiGap 2021. Россия һәм дөнья хатын-кызлары» проектында катнашкан кулланучы.
Швециянең Россиядәге илчелеге
Швециянең Россиядәге илчелеге

Халыкара «WikiGap Challenge»
дөнья хатын-кызларын тасвирлау проектында катнашкан кулланучы.

Түбәндәге темаларга турында мәгълүматны баетасым килә.

Актаныш районының авыллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абдуллин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми кәгазьләрдә Абдуллин, Габдуллин, яки Габдулла авылы дип рәсмиләштерелгән торак урынында яшәгәннәр һәм яшәүчеләр башкорт катлавындагы саналганнар, аларның бабалары Йәнәй (Җәнәй, Җунәй) волосте Богады түбәсе (аймагы) башкортлары исәпләнә.
Авылга нигез салыну вакыты һәм аның кайчаннан бирле яшәп ятуы безгә мәгълүм түгел. Әмма 1913 елда андагы 36 хуҗалыкта ире-хатыны бергә 164 кеше тереклек кылганы билгеле. Һәм бу халык саны буенча без белгән иң югары күрсәткеч тә. 1920телда авылда 140 кеше яшәгән булса, 1922 елда - 88, 1930 елда - 96, ә 1962 елда 80 кешегә калган. 1965 елгы статистик документка авыл инде теркәлмәгән. Торак пункты шуннан бирле яшәп ятса да, юк саналып йөртелә, Иске Сәфәрнең бер урамы итеп хисаплана.
Әлеге авылга 19 гасыр башында Иске Кадермәттән Бәшир хаҗи үзенең якыннары - Нуримәрдәнов, Нуриев нәселе вәкилләре белән нигез сала.

Адай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атамасы инеш исеменнән килә.
Актаныштан 35 чакрым көнбатыштарак электән дә, хәзер дә олы юллардан читтә утыра. Безнең эрага кадәр 5-6, 3-2 меңьеллыкта, безнең эраның 3 йөзендә үк биредә халыклар яшәгәнлеге билгеле. Вакытында бары земство почтасының өченче тракты якыннан узган. Авыл 1627 елда салынган, диләр. Хәзерге адайлыларның бабалары - Карабәк оныклары бирегә өйдәш булып урнашалар. Аңарчы Иске авыл коесы дигән урында (иген кыры уртасы хәзер) яшәгәннәр. Аылның төп кешеләре марилар була, 1795 елда алар саны 25 тәшкил итә, 11 е - ир-ат, 1870 елда ир-атлары 13 була.
Башта Җәнәй волостеның Тугызынчы түбәсенә, соңыннан Алтынчы йортка, Семиостров волостена, 1930-1935 елларда Актаныш, аннан 1959 елга кадәр Калинин районына кертелә. Авылның 6 ир-ат Өченче типтәр командасында исәптә тора.
1747 елда авылда 35 ир-ат булуы теркәлгән. 1795 тә 14 хуҗалыкта - 106, 1870 тә 74 йортта - 365, 1913 тә 186 гаиләдә - 931, 1920 дә - 985, 1922 дә - 797, 1930 елда - 756, 1949 да - 629, 1958 дә - 607, 1965 тә - 172 хуҗалыкта - 740, 1989 да 132 йортта - 356, 1993 тә 133 хуҗалыкта - 372, 2010 елда 102 хуҗалыкта 253 кеше яши. Алар мишәр һәм типтәр катламына караганнар. Е.Пугачев явында 5 ясаклы татар старшиналары Мөхәммәтрәхим Йосыпов, 30 татар һәм мари Сәфәр Якупов белән Сәет Даутов төркемнәрендә катнашканнар.
1799 елдан 918 дисәтинә җирдән файдаланалар.
Авылда ашлык магазины ачыла. Гомер-гомергә мүк чыгару, кайры төшерү, печән әзерләү, аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнәләр. Кышка Ижевск, Воткинск, Сайгаткага акча эшләргә барып кайткан ир-атлары. Авылда суыргыч тотканнар.
1848 елга кадәр мәчетләре була, бу вакытка инде искерергә өлгерә. 1848 елның көзеннән Низаметдин Хисаметдинов мулла булып эшли башлый. 1939 елда мәчет яшәвеннән туктый. 2008 елның көзендә генә ул кабат төзелеп, файдалануга тапшырылды.
1887 елның июненнән авылда Юа җыены үткәрелеп килә, соңгысы 1930 елда уздырыла.
НЭП чорында патент алып сәүдә иткән, ташландык хәлдәге су һәм җил тегермәнен арендалап эшләткән 6 кеше 1928 елның декабрендә сайлау хокукыннан мәхрүм ителәләр. Әбуталип Миңнебаевны туган яктан сөреп җибәрәләр. Барысы 4 кеше репрессияләнә.
1929 елда берничә хуҗалык ширкәт оештыралар. Аннан "Ташьелга" хуҗалыгы төзелә. 1957 елда  Үмәнәйдәге тельман, соңыннан Сталин (билгеле вакыйгалардан соң Фрунзе) исемендәге хуҗалыклар белән берләшәләр. 1992-1996 елларда мөстәкыйльлек алып, кабат "Ташьелга" булып көн күрәләр. Хәзер биредә фермер-крестьян хуҗалыгы оешты.
Совет-фин сугышында 5 адайлы катнаша. Ә Бөек Ватан сугышы кырларында 104 яугир мәңгелеккә ятып кала, илне сакларга 123 кеше чакырылган була.

Аеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аеш баба нигез сала, аның Илеш дигән туганы Сөн аръягында урнаша. Безнең якта ике авылга бер зират була.
Актаныштан 11 чакрым көньяктарак Биҗады елгасы буенда, Башкортстан чигендә урнашкан. 1745 елгы рәсми кәгазьләрдә барлыгы искә алына. Типтәрләр һәм биләмәләре булган башкорт катламындагыларның XIX йөз ахырына 4477 дисәтинә имана җирләре була. Мәчет беренче мәртәбә 1831 елда телгә алына, 1882 елда яңа бинасы төзелә, аның каршында малайлар мәдрәсәсе эшли. XIX гасырның II яртысында дәүләт ихтыяҗлары өчен биредә печән кабул итү пункты ачыла.
Ленин исемендәге күмәк хуҗалыкка берләшәләр, эреләндерү чорында Тыңламас һәм Кәзкәй белән кушылсалар да, юлбашчы исеме сакланып кала. 1991 елда кабат мөстәкыйльлек ала. Хәзер «Нигез» ҖЧҖ буларак, бик яхшы көн күрәләр, игенчелек һәм терлекчелек тармаклары отышлы. Рәисләре Д.Ә. Җәлилов авылның социаль үсеше өчен күп көч, акча сарыф итте. Бөтен кирәкле корылмалар яңартылды, җәмәгать үзәге төзелде, урам асфальтланды, мәчет төзелде, шәхси йортлар күпләп салына һ.б.
Авылда барлык социаль нокталар, шул исәптән төп гомуми белем бирү мәктәбе бар.
Халык саны: 1795 елда 23 башкорт катламындагы хуҗалыкта 73 ир-ат һәм 69 хатын-кыз, 14 йортта башка катлаудагы 46 ир-ат һәм 28 хатын-кыз яши, 1884 тә - 1006, 1897 дә - 1029, 1906 да - 1084, 1913 тә - 1450, 1921 дә - 1644, 1926 да - 1265, 1938 дә - 1268, 1949 да - 830, 1958 елда - 728, 1965 елда 209 хуҗалыкта - 838, 1989 елда 178 йортта - 540, 1993 тә 173 гаиләдә - 535, 2010 елда 186 йортта 452 кеше гомер кичерә.
Кыргыз волостеның Байсар түбәсе, аннан Егерменче йорт, Актаныш волостена буйсына.
Бөек Ватан сугышына киткән 314 яугирнең 101 е генә әйләнеп кайта ала.
Күмәкләшү чорында 33 хуҗалык кулакларapныкы дип табыла, шуларның 8 е - муллалар хуҗалыклары. 5 хуҗалык башлыгы төрмәгә утыртыла.

Актаныш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан чигендә, Татарстанның көнчыгышында Казаннан 381 чакрым ераклыкта, Камбарка тимер юл станциясеннән 66 чакрым көньяктарак урнашкан.
Авылның көньягында безнең эрага кадәр III йөздә, безнең эраның 5 йөзлегенә кадәр авыллык, ә көнчыгышта безнең эрага кадәр I, II меңьеллыкта торулык булган. Димәк, бик тә үтә заманнарда ук биредә халык яшәгән. Фин-угыр кабиләсе вәкилләре гомер кичергән. Шулардан калган мари зиратын өлкәннәр әле дә хәтерли, алар Нөркә әрәмәсе янында гомер иткән.
Шулар янына хәзерге Башкортстанның Борай ягыннан Ярмөхәммәт баба 6 кеше белән күчеп утыра. 1557 елда башкорт кабиләләре Россиягә кушылгач, Агыйдел белән Ык арасындагы элекке Болгар дәүләте - Казанлыгы җирләрен патшага хезмәт итүче йомышлы татарларга, мишәрләргә бирүбашлана. Актанышка мөселманнарның килеп урнашуы шушы чорларга туры килә. Алар Нөрәкә урманындагы инеш ярында землянка казып, шунда гомер кичерә башлый. Сөйләмнәрендә «кый» кушымчасын еш кулланганга, якын-тирә авыл, Әҗәкүл кешеләре бу торак пунктын Кый авылы дип атыйлар. Актаныштан инешнең икенче ягына утырган актанышбашлылар элекке торган урыннарын Иске Йорт дип йөртә.
Актаныш турында матур риваятьләр, гоманнар берничә булса да, атама, гадәткә кергәнчә, елга исеменнән алына, елга башы өлешендәге авылның Актанышбаш дип аталуы да моңа дәлил була ала. Кый татарлары башта ау, балык тоту, мал асрау белән шөгыльләнгән, урманны кисеп, җир әзерләп, иген дә игәргә керешкәннәр.
Авылда ясаклы татарлар, шулай ук өйләнмәгән, җирсез марилар, удмуртлар, татарлар, чуашлар, мордвалар яши. 1723 елда монда 12 хуҗалыкта 36 ир-ат яшәве, 8 йортның ясак түләве, 4 сенең берни түләмәве теркәлгән. 1748 елда ир-атлар 54 кә җитә. 1762 елның июнендә тутырылган кәгазьләрдә Ишкинә Уразаевның (Е. Пугачев явында отряд белән җитәкчелек итә, анда Актаныштан, якын-тирә авыллардан 130 га якын яугир туплана) - староста, 4 майда Габделкәрим Болтинның команда старшинасы, ә Ибраһим Урызбаевның сайланган вәкил буларак авылга биргән бәяләре архивта сакланган, бу вакытта типтәрләр булуы да билгеле. Алар хуҗалыгы 1822 елда 35 кә, ир-атлары - 99, хатын-кызлары 93 кә җитә.
Актаныш елгасында мәрсин балыгы (осетр), аның ак, кызыл, иң эре төрләре, чөгә, җәеннәр уйный, төзелешкә яраклы юкә, усак, имән, зирек һәм каен, тал агачлары үскән урманнарында бүре, аю, төлке, куян, тиен, ас кебек җәнлекләр, көртлек, боҗыр, кыр тавыгы, кырларында торна, бүдәнә, суларында кыргый каз, үрдәк, шөлди, чуллык ише кошлар үзләренә урын тапканнар.
1822 елда типтәрләрдән тыш башкорт катламындагы кешеләр булу да язып калдырылган, алар ясаклы кешеләр саналган, мәҗүсиләр салым түләгән.
Кырда эшләүдән тыш хатын-кызлар җитен, киндернең аерым төрен һәм йон эрлиләр, киндер, постау тукыйлар, боларны саталар да.
1855 елда тутырылган кәгазьләрдә авыл Актанышбаш дип язылган, бу вакытта 90 йортта 283 ир-ат, 178 хатын-кыз гомер кичерә. Мәчет, мәдрәсә була, халык умартачылык, урман кисү, такта яру белән шөгыльләнә. 70 гаиләдән ирләр Чөгәнә, Әҗәкүл пристаньнарында йөк төяү һәм бушатуга да йөргәннәр.
Имана җирләре 3 - 6 - 9 - 12, кайчагында 15 елга бер бүленгән, шул вакытта сугыш, үтереш очраклары күзәтелгән. Әргәнеш болынын ел саен Борай алпавытыннан арендага алганнар.
1913 елда халык 909 дисәтинә сөрү, 660 дисәтинә болын-печәнлек, 148 дисәтинә көтүлек, 116 дисәтинә куаклы җирләрдән файдаланган (бөтенесе 1943 дисәтинә). 1921 елда сөрүлек 585 дисәтинәгә арттырылган, ләкин болын - 404, көтүлек 33 дисәтинәгә киметелгән.
1884 елда 156 хуҗалык - 431, 1913 тә 285 гаилә 413 эш аты тоткан. Бу бәхеткә ирешә алмаганнар хуҗалыкларның 18-20 процентын тәшкил иткән. Өч гаиләнең берсендә сыер булмаган, 50 хуҗалық бернинди мал-туар асрамаган.
XX йөз башында авылда 10 гаилә кунып чыгу урыны тоткан, өч - төрле ашамлық, ике - мануфактура, тагын аракы, сыра кибетләре була.
Һәр пәнҗешәмбедә базар, XIX гасырда 29 сентябрьдән б октябрьгә, ХХ йөздә 24 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр, 1927-1929 елларда 14 - 24 февральдә ярминкәләр оештырыла.
ХХ гасыр башыннан почта-телеграф бүлекчәсе эшли. Ашлык киптерү урыны, ашлык саклау магазины, кирпеч заводы, тимерче алачыгы була. Митҗан Мәҗитов, Шагали Мөхитов, Дмитрий Шабалин, Хәлфин кебек байлар авылны үз кулларында тота. Алардан калган бина-складлар бүген дә исәннәр, төрле оешмаларга сыену урыны булганнар.
Октябрь инкыйлабыннан соң Сәетгәрәев (Аеш кешесе) рәислегендә беренче совет волость комитеты оеша. 1919 елның мартында төбәкне Колчакның Гайда һәм Ханжин дигән генераллары җитәкләгән армияләрнең отрядлары басып ала. 27 мартта алар тар-мар ителә. Аңа кадәр 1918 елның май аенда баш күтәргән Чехословакия корпусы фетнәчеләре, җәй урталарында пароходка төялеп, Әҗәкүлгә килеп төшә, канлы гамәлләр кыла. 1920 елның 27 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр өяздә үткәрелгән икмәк җыю атналыгы халыкта зур каршылык тудыра һәм нәтиҗәдә сәнәкчеләр фетнәсе дигән баш күтәрү тууга сәбәпче була, Кара балта дигән әйдәман, Бакалы ягыннан Чуракайга фетнәчеләре белән килеп, совет активларын, укытучыларны канга батыралар, Иске Байсар аша Такталачык юнәлешендә хәрәкәт итәләр. Анда Газиз Шамматов дигән укытучы утта яндырып үтерелә, Байсар волосте хезмәткәре Хәбибрахмановны балта белән тураклыйлар, мөгаллимә Рабига Фәйзуллинаны каты қыйнап, мәсхәрәлиләр, февраль суыгында ярым ялангач, яланаяк килеш урамда йөртәләр. Садыйк Фәйзуллинны атып үтерәләр. 12 кызылармеецның башына җитәләр.
Актанышның үзендә чех фетнәчеләре волком рәисе Гыймран Мәрдәмшинны 4 иптәше белән бергә 14-15 август көнендә тау башында атып үтерәләр, Октябрь аенда шул дошманнар Чөгәнәдән Камилҗан Гафаровның да башына җитәләр.
Әлеге бәрелешләр, каршы торулар эзсез калмый: соңыннан Актанышта 24 кеше репрессияләнә. 18 хуҗалыкка кулак ярлыгы тагыла.
Авылда 1928 елда «Кредит ширкәте», 1929 елда Әҗәкүл икмәк әзерләү пункты янында «Коопикмәк» оештырыла. Аннан «Үзәк» исеме астында күмәк хуҗалык төзелә. Аның карамагында 2848 гектар җир була, шуның 1544 гектары - сөрүлекләр, 590 гектары - болынлык, 249 гектары - көтүлек. Ул ахырдан 249 хуҗалыкны берләштерә (1940), 1949 елда алар 167 гә кала. 1950 елда Чөгәнәдәге «Ирек» һәм «Кызыл Йолдыз», 1958 елда «Урал» хуҗалыгын (Актанышбаш, Ирмәш, Әҗәкүл) аңа кушалар. Хәзер ул «Нива» Ж ЧЖ булып көн күрә, Тыңламасһәм Кәзкәй авылларындагы хуҗалыкны да үз эченә алды.
Башта Гәрәй волосте Әҗәкүл түбәсенә, аннан Кыргыз волостеның Тугыз түбәсенә, 1798-1865 елларда Унберенче йортка карый, аннан - волость, 1930 елның 10 августыннан район үзәгенә әйләнә. 1988 елның 29 июленнән 1991 елның 21 гыйнварына кадәр шәһәр тибындагы бистә булып торды, кабат авылга әйләндерелде.
Халыксаны үзгәреше: 1913 елда авылда - 1417, 1920 дә - 1739, 1926 да - 1274, 1938 дә - 1874, 1949 да - 1699, 1958 дә - 2168, 1965 елда 675 хуҗалык һәм фатирда - 2610, 1989 да 1975 гаиләдә - 6736, 1993 тә 2325 йорт һәм фатирда 7861, 2010 елда 3064 гаиләдә 8944 кеше яши, Район ҳалкының 28 процентка якыны биредә гомер кичерә, Авыл янындагы Бүләк, Нөркә, Кытыл әрәмәлекләре һәм Әргәнеш болыны Кама буе ягындагы аерым саклана торган табигать җирлекләре исемлегенә кертелделәр.

Актанышбаш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныштан көнбатышта урнашкан, электән ара 3 чакрым тәшкил итсә, хәзер ике авыл чынлыкта кушылып бетте. Әлеге авыл кешеләре вакытында Нөрәкә урманы дип аталган (хәзерге Нөркә) урында өлкән туганнары белән бергә яшәгәннәр. Актаныш елгасы чирәмлектән инеш сыман агып ята. Агачлар киселү барышында ул ярлар ясап, җирне ярып, Шәрип-Куян юлы ягына күчә бара. Актанышбаш янында аның ярлары нык текәләнә.
Төгәл кайчан Актаныш-Нөркә авылыннан аерылып чыгуы билгеле түгел. Әҗәкүлнең өч өйле урамы (авыл нигезе) кешеләре Карабәк-Габдулла хан токымы вәкилләре дә Актанышбаш халкының төп өлешен тәшкил итәләр. Торак пункты 1744 елгы рәсми кәгазьләрдә теркәлүе нигез салуның XVIII гасыр башларына ишарәли. Вотчиналы башкортлар катламыннан саналганнар. Умартачалык, урман әзерләү, кәсепчелек, ат дирбиясе һ.б. әйберләр җитештерү белән дә шөгыльләнәләр.
Авыл Гәрәй волостеның Әҗәкүл түбәсенә, Кыргыз волостеның Тугыз түбәсенә, Унберенче йортка, Такталачык волостена карый. 1795 елда 22 хуҗалыкта 80 ир һәм 60 хатын-кыз җенесендәге кеше яшәгән. Аннан халык саны үзгәреше түбәндәгечә бара: 1859 елда - 469, 1870 тә - 466, 1884 тә - 585, 1897 дә - 632, 1906 да - 648, 1913 тә - 305, 1921 дә - 373, 1926 да - 330, 1938 дә - 320, 1949 да - 315, 1958 дә - 350, 1965 тә 86 хуҗалыкта - 336, 1989 да 81 йортта - 229, 1993 тә 89 гаиләдә - 265, 2010 елда 105 хуҗалыкта 341 кеше гомер кичерә.
1988 елның 29 июлендә Әҗәкүл, Ирмәш, Чөгәнә авыллары белән берлектә Актанышбаш авыл Советын оештырутурында ТАССР Югары Советы Президиумы Указы чыкты, яңа берәмлекнең үзәге итеп Актаныш сайлана.
Бөек Ватан сугышында илне сакларга кулына корал алган 77 яугирнең 35 е һәлак була.

Алма-Ата[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киров авыл Советына караган торак пункты иде. 1930 еллардагы ачлык чорында Казахстаннан килүчеләр нигез сала һәм үз башкалалары исемен авылга атама итеп алалар. Дурбоев белән Сарабаев янына Бишкүмәчтән, Олыимәннән коммуна төзүчеләре күчеп утыралар. Беренче агач йортны Бишкүмәчтән Шәйгәрдән карт тергезә. Җиләк җимешкә, гөмбәгә бай урман белән әйләндереп алган әлеге оҗмахка тиң урын кешеләр күңеленә хуш килә, бик тиз зурая, йортлар саны 34 кә җитә. Мал асрыйлар, умартачылық, бакчачылык белән дә шөгыльләнәләр, совхоз фермасында терлекләр карыйлар.
Башлангыч мәктәбе, клубы, кибете була.
1965 елда 28 хуҗалыкта 146 кеше яши.
Коммунизм төзүбелән әвәрә килгәндә гөрләп, чәчәккә күмелеп утырган авыл Киров бистәсенә күчерелә. Биредә алар Алма-Ата урамын хасил итәләр, читкә китеп бәхет эзләүчеләр дә табыла, әлбәттә.
Яуга 10 кеше алына, 4 се һәлак була.

Апач[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1731 елдан 1930 елга кадәр Апас авылы дип йөртелә.
Актаныштан 37 чакрым көньяк-көнбатыштарак Шәбез елгасының югары агымы буенда урнашкан. Авылга фин-угыр кабиләсе вәкилләре нигез сала. Бу урын Доскаевның юртасы була. Татарлар башта Шәбез елгасының сулъягында хәзерге Әпәкәй басуы дип йөртелгән җирдә яшәгән булырга ихтимал. Өлкәннәр аны авыл урыны, диләр.
Кырым ягыннан килгән Гәрәй кабиләсенең Морад суфый - Бүзкүз - Күгәй - Борнаш - Сака - Тутай нәселен дәвам итүче Апас мулла Ә. Доскаевның рөхсәте белән авылга өйдәш булып керә. Рөхсәт 1731 елның 22 мартында бирелә. Авылның яңа тарихы шул чордан башлана.
Әмма Апас, Теләкәй оныгы, Күчүм батыр улы Акай 1735 елда баш күтәрүне оештыргач, аңа каршы көрәшү өчен Минзәлә воеводасы А. М. Арбузовтан гаскәр бирүне сорый (8.07.1735). Баш күтәргән Коллар һәм Чалманарат яугирләре шул елның 11 июлендә тотып алалар һәм агач кәүсәсенә асып үтерәләр үзен.
A. Тутаев (Тютеев) балалары үзләренең кардәшләре - авылдагы Ракай нәселен дә өнәмиләр, халык хәзер бу затның шул ук атаклы Карабәк токымыннан икәнен дә белмиләр.
Авыл Бүләр волостеның Бүләр түбәсенә, Икенче йортка, аннан Бүләр волостеның Богады түбәсенә, соңыннан Байсар волостена карый. 1930-1935 елларда - Актаныш, аннан - Калинин, 1959 елның 12 октябреннән кабат Актаныш районына кертелә.
Мәчетнең 1808 елга кадәр булуы теркәлгән, имамы - 70 яшьлек Габделсалих Мансуров, мөэзине - 66 яшьлек Мәндияр Бакыев дип язылган. 1892 елда яңа иман йорты салырга рөхсәт алалар. Мәдрәсә эшли. Мәчетнең башына 1949 елда җитәләр. Хәзер Әтәс белән ике арада яңа иман йорты балкып утыра.
Авылда 3 сутегермәне, ашлык саклау магазины, бакалея кибете була. Умартачылық, бияләй тегүбелән дә шөгыльләнәләр. 1913 елда имана җирләре 1151 дисәтинә тәшкил итә. Балык тоту, урман кисү, печән чабу урыннары була.
1795 елда Апаста 18 башкорт таифәсендә 43 ир-ат, 45 хатын-кыз теркәлгән. Марилар һәм арлар исәпкә алынмаган. 1816 елда - 107, 1859 да - 337, 1896 да - 462, 1913 тә - 579, 1926 да - 403, 1938 дә - 375, 1949 да - 164, 1958 дә 291 кеше яши. Октябрь борылышына кадәр хуҗалыклар саны 119 га җитә, 1965 елда - 76, 1989 да 69 га кала. 2010 елда 65 хуҗалык булып, анда 187 кеше гомер кичерә.
1930 елда 18 гаилә күмәк хуҗалык оештырылып карый, тарала. 1931 елда Воровский исеме астында кабат күмәк хуҗалык төзиләр. Өч бригада белән эш алып баралар. 1951 елда Әтәс, Чирү авыллары белән «Алга», 1958 елда Иске Бикчәнтәйне кушкач, «Игенче» хуҗалыгы булып көн күрәләр. Үзгәртеп кору чорында «Агрохимсервис» ярдәмче хуҗалыгы, соңыннан мөстәкыйль хуҗалык булып яшиләр. Хәзер "Әнәк" агрофирмасы бүлекчәсен тәшкил итәләр.
Е. Пугачев явында 8 апачлы яу чапкан. I Бөтендөнья сугышында 10нан артык яугир катнаша. Бөек Ватан сугышына 100 гаиләдән 108 кеше яуга алына, 59 ы аннан әйләнеп кайта алмый.

Асылтүш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байлар волостена кергән.
Анда башкортлар белән типтәрләр яшәгән.
1773-1775 еллардагы сугышта 3 типтәр Сәфәр Якупов һәм Сәет Даутовлар туплаган отрядка кергәннәр. Ә башкортлар турында ничә кеше катнашканлыгын әйтеп булмый, чөнки яу чапкан башкортлар исәбе старшиналары буенча һәм ничә йорттан сугышка катнашулары гына теркәлеп калган. Байлар волосте башкортлары старшинасы Мәсәй Асанов буйсынуындагы авыллардан - 408, Йәнәй волосте старшинасы Шәрип Айдаров кул астындагы торак пунктлардагы 382 йорттан яугир пугачевчылар сафына басканнар.
8 нче ревизия вакытында (1834 ел) монда 7 ир-ат типтәр исәпкә алынган. Алар өченче типтәр командасына караганнар.
1851 ел датасы куелган документта Асылтүштә 143 хуҗалыкта 314 ир-ат башкорт һәм 10 типтәр яшәгәнлеге күрсәтелә. Бу халыкның иң күп чагы булган күрәсең, аннан соң кимүгә бара. 1893-1894 елларда анда ир-атлар 189 кешегә кала.
Авылда мәчет булу да заманында аның зур торак пункты булганлыгын искәртә. Рәхмәтулла хәзрәт Җиһаншинның имам-хатыйп вазифасын 1836 елның 29 июненнән башкаруы документларда язылып калган.

Афанасьевка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга 1895 елда Бәләбәй өязе Добронадеждино авылыннан күчеп килүчеләр нигез салган. Ул елны килгән кешеләрнең саны безгә мәгълүм түгел, ә 1896 елда тагын 14 гаилә килеп нигез корган. 1898 елда торак пунктындагы 28 хуҗалыкта инде 170 кеше яшәгән. 1906 һәм 1913 еллар мәгълүматлары авылда хуҗалыклар санының тәңгәл - 32 шәр булуын, халык санының 182 һәм 212 гә җитүен белдерәләр. Аннан соңгы мәгълүматларны да китерәбез: 1920 елда торак пунктында 190 кеше, 1921 елда - 191, 1922 елда - 209 кеше яшәгән булса, 1923 елда - 172, 1980 елда - 193, 1962 елда - 82, ә 1968 елда 76 кеше яшәп калган. Бу чорда авылда 20 хуҗалык була әле.
1971 елда ТР Югары Советы Президиумы Указы белән авыл исәптән чыгарылган.
Авыл Кече Бүләк урманына якын урында, инеш буенда урнаша, Сөрәнчәк авыл Советына карый. Электән татарлар шикләнеп яшәгән урманнан җиләк-җимеш, гөмбәсен мул җыепечәнен чабып, утынын әзерләп, 50 шәр сотый бакчаларында (җир күләменә игътибар итегез: бу кадәр зур бакча мескен татарның төшенә дә кермәгән) төрле яшелчә үстереп, тозлап, консервлап, сырабал ясап, Иске Байсар, Иске Кормаш базарларында сату итеп көн күргәннәр. Ярма тегермәннәре, агач эшкәртү җайланмалары була.
Александр Вышенцов җитәкчелегендә «Красный пахарь» күмәк хуҗалыгына берләшәләр, эреләндерү чорында Сөрәнчәктәге «Ленинский прилив», аннан Сталин исемендәге хуҗалык белән язмышларын бәйлиләр, Иске Богады авыл Советына кертеләләр.
Дуңгызчылык, игенчелек, аерым алганда киндер үстерү белән шөгыльләнәләр. Якшәмбедә зиратка йөргәннәр, бу көнне ял иткәннәр, Пасха, Раштуа, Посидельки (Аулак өй) бәйрәмнәрен олылап үткәргәннәр, дини йолалар үтәүдә чикләү күрмиләр. Күп кеше умарталар да тоткан.
Ватан сакларга китүчеләрдән 24 кеше яудан әйләнеп кайта алмый, яуга 27 кеше алынган була.
Башлангыч мәктәп эшли. Авылда электр уты булмаса да өйләргә радио кертелә, урамда да сөйләп тора.

Ахун[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныштан 28 чакрым көньяктарак Сөн буенда урнашкан. Бирегә Карабәк-Габдулла хан токымыннан булган Күгәй, Сәвәләй, Сака, Тутай балалары, оныклары XVIII йөз башында килеп утыралар. 1834 елда шул нәселне дәвам итүче 13 кеше теркәлгән. Бүләр волостеның Бүләр түбәсенә, аннан Уникенче йортка, ахырдан Байсар волостена карый. 1795 елда башкорт таифәсендәге 9 хуҗалыкта 38 ир-ат һәм шул кадәр хатын-кыз җенесе, 12 типтәр йортында 18 ир-ат, 20 хатын-кыз гомер кичергән. Төрле кәсеп белән шөгыльләнәләр, лечән кабул итү пунктларында, тирә-юньдәге тегермәннәрдә эшлиләр. 1884 елда имана җирләре - 1130, 1913 елда инде 1292 дисәтинә тәшкил итә. ХХ йөз башында авылда икмәк кибете була.
E. Пугачев хәрәкәтендә 9 ахунлы яу чаба.
XIX гасыр башында мәчет салына, 1831 елдан аның каршында мәдрәсә ачыла.
1930 елда 9 гаилә, Сөн аръягына чыгып, «Ирекле» күмәк хуҗалыгы оештыралар, эчәргә су юклыктан кире кайталар, аларны бу якка чыгармаска тырышалар. 1937 елдан хуҗалык исемен «Кызыл Сөн»гә әйләндерә, 1950 елда «Гранит»ка кушалар, аннан «Чишмә» белән берләшәләр. Хәзер шул исемдәге Ж,ЧҖтә хезмәт куялар.
Бөек Ватан сугышына чакырылган 95 яугирнең 70 е һәлак була, хәбәрсез югала.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АРСЛАНОВ Разак Габдулла улы (28.08.1925 - 9.11.2008)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җидееллык, сугыштан соң урта мәктәпне һәм Рязань шәһәрендә директорлар хәзерләүче курсларны тәмамлый. 
1942 елның декабрендә 17 яшьлек егетне әтисе белән бер үк көнне яуга озаталар. Әтисе: «Мин ничек тә үземне сакларга тырышырмын, син әле бала гына, бару белән харап булырсың инде», - дип, елашып аерылалар. Бу аларның соңгы күрешүе була. Әтисе Ленинградөлкәсе Каршин районында барган иң каты сугышларның берсендә 1944 елда батырларча һәлак була.
Разак Балтыйк буе шәһәрләрен, Белоруссия җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша, Берлинга барып җитә. 2 тапкыр яралана, Җиңү көненнән соң аны Ерак Көнчыгышка озаталар. Ул анда Харбин, Хайлер, Маньчжурия җирләрен японнардан азат итүдә катнаша.
Туган якларына 1947 елда гына әйләнеп кайта. Әҗәкүл икмәк кабул итү пунктында директор урынбасары, Дербёшка пункты директоры һәм соңгы 12 елда Казандагы Реалбаза директоры була.
Кайда гына эшләсә дә, үзен искиткеч намуслы, саф күңелле җитәкче итеп таныта. Аны барлык хезмәткәрләре ярата, хөрмәт итә.
Кызыл Иолдыз, 1 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм бик күп сугышчан медальләр өстенә Ленин орденына лаек була.
Тормыш иптәше - укытучы Нәҗибә белән 58 ел бергә тату, бәхетле гомер кичерәләр, Бала югалту ачы хәсрәтен дә сабырлык белән үткәрергә тырыштылар.
Уллары Равил инде 20 ел ТР Министрлар Кабинетында бүлек мөдире булып эшли. Ул да әтисе кебек үз эшен намус белән башкара. Россиянең мактаулы геологы, Татарстанның атказанган төзүчесе исемен горур йөртә.

АТНАГУЛОВ Ирек Хикмәтелгаян улы (22.07.1942)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елда урта мәктәпне тәмамлый, Шул ук елны Казанга килеп, резина-техник заводына эшкә керә. 1961-1964 елларда армия сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач, моторлар төзүзаводында эшли. Казан дәүләт университетының кичке юридик факультетын тәмамлый. 1973 елда прокуратурага эшкә алына, тикшерүче, бүлек прокуроры, кадрлар бүлеге башлыгы, ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе булып эшли. 1996 елдан гражданнарның хатларын карау һәм аларны кабул итү бүлеге башлыгы. Юстициянең өлкиңәшчесе.
Татарстанның атказанган юристы.
Өйләнгән. Ике бала атасы, бер оныгы бар.

АТНАГУЛОВ Марс Гайнел улы (29.10.1933 - 19.06.2000)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1952-1954 елларда Адай җидееллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1954-1957 елларда армия хезмәтендә була. 1957-1961 елларда Әмәкәй һәм Адай мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбиятыннан, Югары Яхшый мәктәбендә математикадан укыта. 1961 елда Яна Әлем сигезьеллык мәктәбенә укыту мөдире һәм рус теле һәмәдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. 1963 елда Пучы төбәге буенча район укыту мөдире һәм укытучы була. 1970 елда район партия комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1978 елда - район халык контроле комитеты рәисе, 1987-1988 елларда - 80 нче урта һөнәри белем бирү училищесында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. 1988-1990 елларда - КПССның партия райкомында оештыру-партия һәм кадрлар белән эшләү бүлеге мөдире, 1990-1991 елларда район партия оешмасының контроль комиссиясе рәисе вазифаларын башкара.
1991 елда, сәләмәтлеге начараю сәбәпле, эштән китә.

ВӘЛИЕВ Асаф Әсгать улы (08.07.1959)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында белем ала. Аннан соң Казан дәүләт педагогика институтының музыка-педагогика факультетында укуын дәвам итә. Консерваториянең вокаль бүлеген тәмамлагач, Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә эшкә керә. 1994 елда үзенең «Асаф» җыр театр-студиясен оештыра.
1988 елда I Бөтенсоюз «Татар җыры» конкурсында җиңеп, беренче бүләккә лаек була. 1989 елда Бөтенроссия «Сочи-89» конкурсының дипломанты була. Татар җыр сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен, 1992 елда Татарстанның атказанган, ә 2000 елда Татарстанның халык артисты исеме бирелә.

ВӘЛИЕВ Рөстәм Әсгать улы (5.08.1962)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укытучылар гаиләсендә туа. Урта мәктәпне алтын медаль, Казан дәүләт университетының физика факультетын кызыл диплом белән тәмамлый. Аспирантурада укый, физика-математика фәннәре кандидаты дәрәжәсен ала. 1985 елдан Чаллыдагы Кама политехника институтында укыта, доцент, автоматлаштыру һәм прогрессив технологияләр факультетын җитәкли. Институтта төгәл металл-физик тикшеренүләр лабораториясен оештыратом-төш физикасы ысулларын кулланып, югары концентрацияле энергия агымнары белән эшкәртелгән материалларның төзелешен өйрәнә. Үзенең фәнни нәтиҗәләре белән халыкара конференцияләрдә (Куба, Кытай, Япониядә) катнаша. Илебездә һәм чит илләрдә басылган 40 тан артык фәнни мәкаләсе бар.
Татар телендә югары белем бирү мәсьәләләре белән актив шөгыльләнә, аның житәкчелегендә 1992 елда институтта беренче татар бүлеге оеша. Ул - татар телендә югары мәктәп өчен басылган 10 укыту әсбабының авторы.
Физика-математика фәннәре кандидаты, доцент. Гамәли математика һәм идарә итү кафедрасы мөдире.
Татарстанның атказанган югары мәктәбе хезмәткәре (2005).
Хатыны Ләйсән белән кызы һәм ул үстерәләр.