Кулланучы:Катнашучы 1

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Катнашучы 1 latin yazuında])
                                      Татарстанның истәлекле урыннары.
  Җир йөзендә нинди генә истәлекле, матур урыннар юк. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, һәрберсенең үз тарихы бар.Әмма минем өчен иң кызыклысы, иң эчтәлеклесе башкалабыз-Казанда урнашкан.

Казан-татарларны бер үзәккә туплап торучы безнең рухи мәркәзебез.Иң мөһиме ул үзендә бик күп еллар тарихын сеңдергән шәһәр.Аның биек урынына Кремль диварлары урнашкан.Ә диварлар артында Сөмбикә манарасы һәм ап-ак Спас манарасы.Мәркәзебезгә нур сибеп торучы Кол Шәрриф мәчете урнашкан.Әлеге биналарның һәрберсе тарих белән, татар халкы белән бәйләнгән.Кайсын гына алсаң да, чал тарихы китап битләренә язылган.Әмма мине кызыксындырганы ул-Муса Җәлил музее.

  Муса Җәлил-ялкынлы шигырьләр авторы,ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул. Патриот  фашист тоткынлыгына эләгеп тә рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара.Бөек Ватан сугышы башлангач,Муса Җәлил ,беренчеләрдән булып,сугышка китә. Ләкин 1942елның июнендә шагыйрь Волхов фронтында каты сугышлар вакытында яралы хәлендә дошман капканына эләгә.Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә,ипәшләренең рухын күтәрә, аларны да көрәшкә өнди. Муса Җәлил әсирләр белән лагерьдан качып , партизаннарга барып кушылырга ниятли.Әмма бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә.Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Мобиат төрмәсенә ябалар.1944 елның февралендә фашистлар Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итәләр.Егерме бишенче августа Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Шагыйрьгә Казанда һәйкәл куелды.Һәм әлбәттә музее зур урынны алып тора.Әлеге музей бик үзенчәлекле итеп эшләнгән. Ул Муса Җәлилнең яшәгән, эшләгән фатиры. Аның һәрбер бүлмәсе Муса Җәлилне искә төшерә.Һәрбер экспонат Муса Җәлил яшәгән чорны чагылдырган. Аның эш бүлмәсе бигрәк тә үзенә җәлеп итте. Аның утырып язган урындыклары, өстәлләре барысы да бик үзенчәлекле.Болар барысы да Муса Җәлил яшәгән елларга алып кайта.Тагын бер үзенчәлекле бүлмә –торак бүлмәсе яки йокы бүлмәсе.Шунда ук балалар почмагы да урнашкан.Өстәл өстендә фотоальбом куелган.Анда Муса Җәлилнең туганнары, дусларының фотосурәтләре урнаштырылган. Шулай ук Гази Кашшаф белән уйнаган шахмат такталары сакланган.Ул аның иң якын дусларының берсе булган . Гази Кашшаф та шушы ук йортта яшәгән, бер аска түбән. Шулай ук тагын беркызыклы экспонатларның берсе- Муса Җәлил тагып йөргән бил каешы.Ул -эленеп тора . Шуннан тормыш иптәшенә –Әминә ханымга багышланган шигырь юллары өстенлек ала. Аннан соң аш бүлмәсе.Әлеге бүлмәдә бик үзенчәлекле итеп эшләнгән. Анда зур ак мич, сандык,бүлмә уртасында ашый торган өстәл урнаштырылган. Һәрбер экспонат бик тә кызыклы, үзенчәлекле.

  Әлеге фатир-музей буйлап йөргәндә һәр нәрсә Муса Җәлилне , аның гаиләсен искә төшерә, барлык вакыйгалар күзалдыннан уза.Әлеге музей бик кирәк, минемчә.Чөнки,  ул шагыйрь яшәгән мөһитне хәтерләтә. Әйтерсең лә, син дә ул чорда яшисең, Муса Җәлил кичергән уй-кичерешләрне кичерәсең. Менә шул ягы белән дә музей мине бик кызыксындырды, үзенә  җәлеп итте.Шагыйрьнең тормыш юлын да, яшәү рәвешендә ,иҗатын да бер сулышта үтеп чыгып була. Әлеге музей татар халкының горурлыгы дип саныйм мин. Һәм һәр кешедә бары уңай хис-кичерешләр калдыра дип уйлыйм.