Кулланучы:МП лицей

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/МП лицей latin yazuında])

Калып:НП-Россия Калып:Значения

Маскара (тат. Мәчкәрә) — село в Кошкинском сельском поселении Кукморского района Республики Татарстан.



Мәчкәрә авылы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 Мәчкәрә - тарихта тирән эзле авыл. 
  Заманында тирә-юньдә гыйлемле, мәгърифәтле төбәк - Мәчкәрәнең үткәне гаять  бай һәм гыйбрәтле. Әйе, авылыбыз элек-электән  сәүдәгәрләре, мәгърифәт учаклары белән мәгълүм җирлек. Ул Ишмән иле дип йөртелгән, байларның һәм шәкертләрнең күплеге ягыннан күренекле бер авыл. Мәчкәрә авылының XVIII-XIX гасырлардагы үсеше күп яктан  татар дөньясында эз калдырып киткән билгеле затлар – Үтәмешевләр эшчәнлегенә бәйле.Үтәмешевларның революциягә кадәрге берничә буыны тынгысыз һәм тәвәккәл  эшкуарлар булган. Татарларны төрлечә кысу, тыю, чикләүгә  карамастан, аларның танылу дәрәҗәсенә ирешүләре хәзерге буын өчен дә уңай, хөрмәтле күренеш. Үтәмешевлар атаклы сәүдәгәрләр  булып кына  түгел, татарларның  мәдәни һәм  рухи үсешенә дә өлеш кертүләре белән танылганнар.
Ачык һавадагы музейны хәтерләтүче авылның әле хәзер дә исән, эчке һәм тышкы  ягында кызыклы гына архитектура элементлары да булган  таш мәчете бар. Аны  төзеткән  беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Габдесәлләм улы Үтәмешев  үзе 100 яшькә якын яшәп, 1832 елда Мәчкәрә авылында вафат була. Ул Рәсәйнең күп кенә татар авылларында яхшылык һәм изгелекләренең истәлеге итеп берничә дистә мәчет төзетә. XIX йөзнең мәшһүр галиме, тарихчы һәм мәгърифәтче Ш.Мәрҗани фикеренчә, ул төбәкнең эшкуары булган, дәүләтенең зурлыгы, юмартлыгы, гыйлем һәм дингә мәхәббәте, галимнәргә дуслыгы белән шөһрәт казанган. Дин мәсьәләләре буенча китап язган. Чорының укымышлы кешесе булган. 
  Гыйлем-иман нурлы Мәчкәрә мәдрәсәсе.  
Дәверләр үткән саен халыкның аң-белемгә булган ихтыяҗы үсә барган. Мәдрәсәләр тоту традициясе гасырлар аша килгән. Бу уку йортларының мәсләге дини булса да, аларда  дингә кагылышлы фәннәр белән  беррәттән, дөньяви фәннәр дә укытылган: логика, философия, астрономия, физика, география, анатомия һ.б. Ул гына да түгел, матур язу, физкультура, җыр рәсем буенча да күнекмәләр бирелгән. Тирә-юньдәге уку йортлары белән чагыштырганда  мәдрәсәләрнең дәрәҗәлесе, абруйлы, танылганы, даны ягыннан Сатыш, Иж-Бубый мәдрәсәләре белән тиңләшерлек мәдрәсә  Мәчкәрә  авылында да була. Аны ислам дөньясында яхшы белгәннәр. Мәчкәрә мәдрәсәсендә Казан, Уфа, Вятка губерналарының руханилары гына  түгел, Себердән, башкорт, казах далаларыннан килеп тә белем алганнар.
 
Мәчкәрә - мәгърифәтле уллар тәрбияләгән авыл. Бөек акыл иясе Каюм Насыйриның әтисе һәм шулай ук тарихчы галим Х.Әмирхан да, Габденнасыйр Курсави  да башлангыч белемне Мәчкәрә мәдрәсәсендә алганнар. Татарның бөек мәгърифәтчесе, рухани  Габденнасыйр Курсави 1776 елда ТР Арча районында туа. Башлангыч белемне  ТР Кукмара районы Мәчкәрә мәдрәсәсендә мелла Мөхәммәдрәхимнән  алган. Сеңлесе Мәрхәбә Мәчкәрәнең данлыклы нәсел тамырыннан булган  Габдессәләм – әл  Мәчкәрәвинең  хатыны. Алар Мәчкәрәдә гомер иткәннәр.  Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы мелла Мөхәммәдрәхим бине Йосыфтан белем ала. Ә Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйрилар  үз   ата- бабаларыннан тирән белем алалар. Каюмның балачагы авылында үтә. Башлангыч белемне Мәчкәрә мәдрәсәсенең иң укымышлы кешесе – әтисеннән алган бу егет барлык дөньялык, татар дөньясы өчен зур шәхескә әверелә.  Чөнки әтисенең биргән белеме, аңа зур үрләргә менәргә  ярдәм итә. Димәк, Мәчкәрә мәдрәсәсенең роле, аның биргән белеме тирән, зур дигән сүз. Каюм Насыйри мәдрәсәләрдә укып төрле телләр үзләштерә. Шул ук вакытта качып кына булса да, рус телен дә өйрәнә ул. Аны чордашлары мөселманнар  арасында  европача белем алган беренче кеше итеп таныйлар. Ул татар публицистикасы һәм критикасы үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Ул чыгарган календарьлар, язмалар татар халкының  рухи тормышында зур роль уйнаган. Татар милләтен үстерергә теләп дәреслекләр төзегән, әдәбият өлкәсендә критик яктан фикерен белдергән, критикага нигез салган. Әйтеп үткәнебезчә, Ш.Мәрҗаниның да бабасы Мәчкәрә мәдрәсәсендә гыйлем алган кеше. Әтисе дә, Мәрҗани үзе дә бабаларыннан  белем алган кешеләр. Шушындый гыйльми гаиләдә үскән Шиһабетдин Мәрҗани дә  гаять тирән, төпле белемле зат булып өлгерә.  Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Шиһабетдин хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) - энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, этнография, география, халык иҗаты һ.б. 
    Мәчкәрә - бай тарихлы, илгә бик күп укымышлы кешеләр биргән авыл. Авылдагы атаклы байлар – Үтәмешевларның нәсел тамырлары тирән. Мәсәлән, Үтәмешев Исмәгыйльнең Рөстәм исемле улы Ю.Гагаринны очышка әзерләгән галим. Мәчкәрәдә туган. Аның улы Илдар да олы галим-техник фәннәр докторы, академик. Димәк, данлыклы Үтәмешевлар нәселе  фән өлкәсендә үзләрен танытырга өлгергәннәр. Алар бүгенге көндә үзләренең шушы укымышлы нәсел тамырларыннан булулары белән горурланалар. Мәчкәрә төбәгендә яшәүчеләр тагын бер күренекле шәхес белән горурлана ала. Әлеге шәхеснең нәсел җепләре дә Мәчкәрә кешеләре буыннарына килеп тоташа. Бу дөнья әдәбияты һәм җәмәгатьчелекнең олы шәхесе Чыңгыз Айтматов нәселе. Аның бабасы Хәмзә нәкъ  менә Мәчкәрә авылыннан. Димәк, Чыңгыз аганың әнисе Нәгыймә Хәмзә кызының нәсел тамыры шушыннан икән. Нәгыймә апа, ире репрессиягә эләгеп, ачы язмышка дучар булып, балаларын ялгыз үстерә. Шундый авыр шартларда яшәп тә, балаларына яхшы тәрбия бирә, аларны укыту юлларын таба. Чыңгыз-академик, исеме дөньяга танылган язучы; Илгизе дә академик, кызлары – Люция – инженер, ә Розасы –педагог булып, илдә зур казанышларга ирешәләр. 
Әйе, Мәчкәрә - бай тарихлы, илгә бик күп укымышлы кешеләр биргән авыл. Ә тарихи истәлекләр- ата-бабаларыбызның йөзе, туган ягыбызның алыштыргысыз хәзинәсе. Чыннан да, мәгърифәт нуры иңгән авылдан, чын мәгънәсендә олы шәхесләр, олуг затлар чыккан шул. Шунысы куанычлы,  мәгариф-мәгърифәт өлкәсендә аларның сызган юллары дәвамлы, мактаулы  һәм уңышлы.   

Үтәмешевлар нәселенең халкыбыз мәгърифәтчелегендә тоткан урыны.

                                                   Кеше җирдә йорт-җир – нигез кора,
                                                   Тимәс диеп җилләр, яңгырлар.
                                                   Зур илемдә рухи хәзинәсе,
                                                   Чал тарихы булган халкым бар.
     Мәчкәрә авылындагы мәчет тә 1791 нче елны Габдулла бай тарафыннан төзетелгән. Ул беренче Җәмигъ мәчете дип атала. 1793 нче елда анда беренче намаз укылган. Мәдрәсә ролен дә үтәгән. Икенче Җәмигъ мәчете 1872 нче елда Исхак бине Габдулла тарафыннан төзетелгән. Чөнки аңа кадәрге (1800 нче елгы) агач мәчет янгын чыгу аркасында янып беткән. Ә ул агач мәчетне Габдулла байның малае Муса төзеткән була. Муса Мәчкәрәдә һәм Бохарада белем алганнан соң, үзлегеннән китаплар укып, олы галимнәрнең гыйлемнәрен өйрәнгән. 1800 нче елны Мәчкәрә авылында булган мәҗүси арларны дингә кертүгә ирешә. Менә шушы вакытта ул теге агач мәчетне салдыра. Ләкин ул салдырган мәчет, әйтеп үткәнебезчә, 1871 нче елны ут чыгып янып бетә. Һәм 1872 нче елда аның улы Исхак агач мәчет  урынына таш мәчет төзетә. Хәзерге көндә ул клуб хезмәтен үти. Мөхәммәтгали  Үтәмешевның  2 катлы таш йорт пулаты бүгенге көндә авылга зур ямь биреп тора. Ул 1870 елда төзелә. Бүген дә бу йорт коррекция - интернат мәктәп бинасы булып тора. 

Мәчкәрә авылы - ачык һавадагы музей.

         Мәчкәрә авылы –ул ачык һавадагы музейны хәтерләтә.Еллар үткән саен авылның тарихы күпләрне үзенә җәлеп итә. Элеккедән сакланып калган тарихи-архитектура  истәлекләре бүгенге көндә дә тотрыклы, зур кызыксыну уяталар. Мәчет биналары, су тегермәне, туку, буяу фабрикалары (бәз ману),  зур сулы күлләре, мәдрәсәләре, укымышлы шәкертләре белән тарихка тирән эз салган  авыл  ул Мәчкәрә авылы. Авылның үзенә чакырып тора торган  изге урыннары бар: авылга ямь биреп торучы мәдрәсә-мәчетләре, мәктәбе, искиткеч табигате... Мәчкәрә авылының  мәгърифәт һәм сәнәгать үзәге булуы тарихта мәгълүм. Шуңа да авылны халык “тере тарих”, әллә кайдан үзенә җәлеп итеп торучы “ачык һавадагы музей” дип йөртә.