Кулланучы:Мавлиева Гульшан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мавлиева Гульшан latin yazuında])


                                                   Гаилә бәхете
                                                                           Гаиләм –җылы учагым 
                                                                                          Мине саклаучы. 
                                                                                         Ачы җилдән , бураннардан 
                                                                                          Мине яклаучы. 
   Әйе, Мәдинә Дәүләтованың шигырь юллары белән килешмичә булмый. Гаилә – иң ышанычлы кешеләрдән торган төркем. Алар нинди генә очракта да, сине ташламаячаклар. Иң мөһиме гаиләдәге кешеләр бер-берсен хөрмәт итәргә, яратырга тиеш. 
   Бу тема бик күп әсәрләрдә дә чагыла. Хикәя башында ук Гадел Кутуйның              “Тапшырылмаган хатлар “ әсәре белән башлыйсым килә. Төп геройлар: Искәндәр белән Галия. Искәндәр – сәхнә кешесе һәм Галияне дә сәхнәдәгечә генә ярата. Галия фикере белән килешмичә , үз мәнфәгатен генә кайгыртып йөри . Галия- көчле рухлы, ихтыярлы хатын – кыз. Шушы кайгыларга карамастан тормышта үз урынын таба. Балаларына гаилә җылысын бирә! 
   Гаилә. Шушы биш хәрефлек сүз эченә нинди җылы хис, мәгънә сыенган. Бүгенге көндә җәмгыятебездә төрле гаиләләрне очратып була: тулы, катнаш никахлы, күп балалы ... Һәрберсендә никадәр кеше язмышы. Чөнки гаилә – бәхет нигезе. Андагы кешеләрнең бер – берсенә булаган мөнәсәбәте иң мөһим нәрсә. Һәр гаилә – Асылташ. Асылташлар төрле формада булган кебек, гаиләләрнең дә үз традицияләре , тормышка карашлары бар. 
   Мин бүген башкалардан берни белән дә аерылмаган үз гаиләм белән таныштырарга телим. Ә сүземне башалганчы “ бәхет “ сүзенә аңлатма бирсәм, сез тизрәк төшенерсез. 

Гаилә – бәхет. Ә бәхет төшенчэсен без төрлечә аңлыйбыз. Ул кемдер өчен кыйммәтле машина, зиннәтле фатир, чит илләргә сәяхәт булырга мөмкин. Ә минем өчен сәламәт, тигез канатлы булып гаиләмдә үткәрелгән минутлар . Бердәм, дус, тату гаиләң булу бик зур бәхет бит ул. Язмамда үз гаиләм белән якыннанрак таныштырасым килә. Әти-әнием өч балага тормыш бүләк иткән. Абыем- КФУның беренче курс студенты, мин сигезенче сыйныфта белем алам, ә сеңлебез беренче класста укый .

   “Алма алмагачыннан ерак төшми,“ – ди халык . Без дә әни кебек акыллы , тырыш кызлар булып үсәбез . Әти-әни эштә чагында барлык өй мәшәкатьләрен үтибез. Абзардагы малларны карау, җәй көннәрендә әти белән печән чабулар да, абыйның яңа гына ныгып килгән беләкләренә көч кертә. 
   Авылыбызда без уңган, тәртипле, хөрмәтле гаиләләр исемлегендә. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Хезмәт белгән бала бәхетле була. “ Ничек итеп тормыш алып баруңны күреп эшне яратып үссеннәр. Без аларны ничек тәрбияләсәк, алар да безне шулай хөрмәт итәрләр, “ – ди өлкәннәр. 
   Буш вакытларда бергәләшеп нәфис кинолар, телетапшырулар карарга , башваткычлар чишәргә бик яратабыз. Кунакка килгән дусларыбыз , туганнарыбызны ачык йөз белән каршы алабыз. 
   “ Оясында ни күрсә – очканда шуны күрер “, - диләр. Әти – әниләребез безне эш сөючән, олылырны хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Бүгенге көндә без бәхетле һәм тулы гаиләдә яшибез, иншаллаһ ! 
    Әни-әтием - безнең өчен зур таяныч, горурлык. Мин- иң бәхетле бала . Чөнки картәтием һәм картәнием дә исән-сау гомер итәләр. Кирәк вакытта барып сыенырдай туганнарым барлыгына, мин рәхмәтлемен. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар бик күп кош-корт һәм мал-туар үстерәләр. Бакчаларында төрле -төрле җиләк -җимешләре, яшелчәләре үсә. Шундый хезмәт сөючән тәрбияләнгән әти -әнием дә алар кебек хезмәт сөючән булып үскән. Шушы орлыкны безгә дә салып хезмәт тәрбиясен бирергә тырышалар. Димәк, без дә- аларның дәвамчылары. Биредә иң якын һәм кадерле кешеләребез урын алып тора. Нәрсә генә булмасын, һәрчак ярдәм кулын суза торган бердәнбер таянычыбыз . Шуларның кадерен белеп яшәсәк иде. Гаилә- тормыш терәге , киләчәк буын урнәге, камиллеккә омтылу ул. 
   Язмам ахырында барлык кешегә дә гаилә бәхете телим. Балалар тигез канатлы , сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр. Һәр кеше дә гаилә кадерен белеп , бәхетне тоеп, аңа сөенеп яшәсен иде. 

Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче б сыйныфы укучысы Шигапова Диана.

                                                                           Икетеллелек шартларында телне үстерү

Хәзерге үзгәрешләр заманында ана телен белүдән дә әһәмиятлерәк эш бармы икән! Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми буыннан буынга тапшыру – бу безнең төп бурычыбыз. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше моңа битараф кала алмый торгандыр. Ана теле – кешеләргә аң-белем, тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә. Бертеллелек һәм икетеллелек турында төрле карашлар йөри. Кайбер “милләтпәрвәрләр”, алдын-артын уйламыйча, татар телен ничек тә саклап калырга кирәклеге турында сөйлиләр. Ләкин шул ук вакытта рус теленең колонизаторлар теле булуын, татар телен кысрыклап чыгаруы турында бәян итәләр. Алар фикеренчә, рус теле үсешенә чик куярга, ә бөтен игътибарны бары татар теленә генә бирергә кирәк. Кызганыч, мондый карашлар белән еш очрашырга туры килә. Бу карашлар бигрәк тә гади халык арасында киң таралган. Алар: ”Рус телен су кебек эчкән кеше генә укып кеше була һәм зур урыннарда эшли ала, ”- диләр. Бу капма-каршы карашларның кайсысы дөреслеккә якын соң? Берсе дә дөрес түгел! Бертеллелек заманалары күптән узды инде. Хәзерге вакытта бердәнбер дөрес юл - икетеллелек. Халкыбызны, мәдәниятебезне, туган телебезне саклап калырга телибез икән – ике телне дә: рус һәм татар телләрен мөмкин кадәр тирән һәм тигез белергә, хөрмәт итәргә кирәк. Әйе, туган телне югалту җанны югалту белән бер. Җансыз, имансыз, телсез көе дөньяда яшәп буламы соң? Юк, әлбәттә. Ләкин шул ук вакытта һәркемгә рус телен белү дә мәҗбүри. Без бит Россиянең нәкъ үзәгендә яшибез, без -аның гражданнары. Халкыбызның төп өлеше Россия буенча сибелгән, хәтта чит илләрдә дә туганнарыбыз яши. Кая гына барма, ни генә эшләмә – рус теленнән башка бер адым да атлый алмыйсың. Алай гына түгел рус теле дөнья мәдәниятенә алтын ачкыч булып тора. Хәзерге заманда бер милләт тә үз мохитенә бикләнеп яши алмый. Болай булса, ул артта калачак, мескен хәлендә яшиячәк. Дөнья цивилизация казанышлары безгә рус теле аша керә. Үзебез дә дөнья киңлекләренә рус теле ярдәмендә чыга алабыз.

      Мин үзем шундый нәтиҗә ясар идем: ана телебезне саклап калырга теләсәк, рус телен өйрәнергә кирәк. Халкыбызның киләчәге икетеллелек юлында. Бик авыр түгелме соң ул ике телне дә тирәнтен өйрәнү? Әлбәттә, ике телне өйрәнү бер телне генә белүгә караганда катлаулырак, күбрәк хезмәт таләп итә. Ләкин нишлисең? Кайбер күпмилләтле илләрдә халыкның күпчелеге ике, хәтта өч телне яхшы белә. Бер телне дә кимсетмичә. Икесенә дә тигез игътибар биргәндә генә татулыкка да, иминлеккә дә ирешергә була. Икетеллелек кешенең аңын, зиһенен үстерә, аңа рухи этәргеч бирә тора. Безнең телгә татарларның гарәпләр, руслар белән бәйләнешләре нәтиҗәсендә гарәп һәм рус телләреннән бик күп сүзләр кергән.Алар татар телендә йөзләрчә еллар кулланылып, халык тарафыннан үзләштерелгән һәм туган телнең үз сүзләре булып киткәннәр. Кайчандыр рус теленнән кергән – өстәл, камыт, эскәтер, буразна, салам; гарәп теленнән кергән дәфтәр,китап, тастымал, сандугач кебек сүзләр бүген дә безнең актив лексикада кулланылалар. Татар кешесенең берсе дә бу безнең сүз түгел дип әйтә алмый. Безнең татар лексикасы алынма сүзләр ярдәмендә тулыланган һәм тулыланып тора. Мондый сүзләр туган телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча, русчадан турыдан-туры, хәрефкә хәреф тәрҗемә итү, чит тел өлгеләрен механик рәвештә күчереп кую аркасында барлыкка килә. Очраклы рәвештә килеп кергән сүзләр тикшерелеп тора. Һәр сүз, һәр гыйбарә белән бик сак эш итәргә, яңа сүз куллану мәсьәләсе уйланылып, һәр ягын үлчәп хәл ителергә тиеш. Тел галимнәребез аларның кайберләрен гарәп һәм фарсы сүзләре белән алмаштырырга тырышалар.                                                                               

Тел ул, җанлы организм кебек, һәрвакыт хәрәкәттә була: кайбер сүзләр искерә, кулланылыштан чыга, яңа сүзләр барлыкка килә. Шулай ук телнең үсеше вакытлы матбугат белән бәйле. Газета, журналлардагы материаллар халыкны кызыксындырып торырга , киң эчтәлекле булырга, кызыксындырырга тиеш. Ана телен әйбәтрәк белим, аның серенә төшеним дисәң, иң әүвәл матур әдәбиятны белү зарур. Чөнки телебезнең җәүһәрләре нәкъ әнә шунда тупланган. Әдәби әсәрләрне укыганда авторның язу стиленә, тел байлыгына, сүз сайлавына игътибар итәргә кирәк. Төрле милләтләрнең дуслыгы, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләр белән танышу, татар халкының тарихи мирасын өйрәнү, якташ язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең иҗатларын туплау, өйрәнү – болар телне өйрәнүдә иң мөһим факторлардан саналалар. Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Казахлар өчен – казах теле, белоруслар өчен – белорус теле, грузиннар өчен грузин теле, марилар өчен –мари теле, башкортлар өчен башкорт теле. Ләкин синең туган телеңдә башка милләт кешесенең сөйләшүен ишетү нинди зур шатлык. Синең аның кырыннан китәсең дә килми, әллә нинди уртак сүзләр табыла, сөйләшкән саен бер-береңә якынаясың. Башка милләт сөйләвендә татар теле тагын да ягымлырак булып ишетелә, чит телдән нәрсәдер кушыла. Ягымлылыкмы ул, хөрмәтме ул? Белмим. Телнең йомшаклыгына, шигърилегенә, сыгылмалыгына, аның борылышларына сокланасың. Икенче халык үз теленең нечкәлекләрен синең телеңә куша. Тыңлыйсың, сөенәсең, шатланасың. Телләр аралаша, сүзләр күчә, бер-берсен бизиләр.”Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” ди халык. Җирдә сүздән дә кодрәтлерәк нәрсә юктыр, чөнки һәр сүз халыкның меңәр еллык тарихын, уй-фикерләрен, өмет-ышанычларын, дөньяны танып-белү үзенчәлекләрен чагылдыра. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, без бер телгә дә битараф булырга тиеш түгел. Шулай да үз ана телебезне сакларга, аның яшәвен тәэмин итәргә, хөрмәт итәргә тиеш. Безнең күңелләрдә милли рух , милләт төшенчәләре мәңге яшәр. Тел галиме, укытучы - педагог, әдип Каюм Насыйри халкыбызның туган телен кайнар яклап чыга: ”Без-татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул,”- дигән. Мөслим урта мәктәбенең 10а сыйныфы укучысы Зилә Биккинина

                                                                                                               Горурлык хисе яна бездә... 

Әле бишенче сыйныфта гына укысам да, сугыш дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Башта, аңламыйча, колак төбеннән үткәрә идем. Ә хәзер бу темага үткәрелгән чараларның мәгънәсе тирән икәненә көннән көн ышана башладым. Әйе, бу мәгънә халкымның тарихы белән бәйле. Мөслим тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылган шәхесләребез бик күп. Менә аларның берсе- Рәшитов Фәиз Вагыйз улы. Кем соң ул? Ул –Мөслим егете. Ул - без укыган мәктәптә белем алган, без йөргән класс-коридорларда йөргән. Туган җиребез-Мөслимебезнең саф һавасын сулап үскән, батыр, кыю, курку белмәс капитан - Фәиз абый бит. Сыйныф җитәкчебез- Йолдыз Рәис кызы нәкъ менә Фәиз абыйның апаларына кунакка барабыз дигәч, башта аптырап калдык. Зөләйрә апа безне якты йөз белән кадерле кунакларны көткән кебек каршы алды. Без Зөләйрә ападан Фәиз абый турында сорагач, күзләренә яшьләр килде. Кызыксынуыбызны күргәч, түр бүлмәдән альбомнарны алып чыгып, безгә аның турында ашыга-ашыга сөйләде. Зөләйра апа Фәиз абый турында нинди дә булса әһәмиятле әйберне төшереп калдырудан курка иде бугай. Аның Һәр сүзен игътибар белән тыңладык, авызыннан чыккан һәрберсен йотып бардык. Фәиз абый мәктәпне бетергәч, Казандагы авыл хуҗалыгы институтына укырга китә, ләкин анда керми, КХТИ га укырга керә. Ел ярым укыганнан соң, әти-әнисенең рөхсәте белән Рязань шәһәрендәге хәрби институтка гариза бирә. Чөнки ул кечкенәдән үк хәрби булырга хыяллана. Озак та узмый аны укырга чакырып алалар. Ул анда бик тырышып һәм яратып укый. 1984 нче елда Әфганстанга хәрби хезмәткә җибәрелә.Фәиз абый армиягә киткәндә, аның кечкенә кызы кала.Әфганстанда хезмәт иткәндә, үзен бары уңай яктан гына күрсәтә: капитан дәрәҗәсенә лаек була. Менә инде озакламый өйгә кайтам, туганнарымны күрәм, туган җиремә аяк басам, нәни кызымны кулларыма алам дигәндә... Дошманның аяусыз көчләренә каршы торганда, Фәиз абый батырларча һәлак була. 1985 нче елда утыз яшьлек ир-егетнең үле гәүдәсе тимер табутта Мөслимгә кайтарыла.

	Зөләйрә апа аның бала чагы, батырлыклары турында сөйләгәннән соң, безнең һәрберебездә якташыбыз белән горурлану хисе ташып чыкты. Әлеге очрашудан соң, бары тик кешенең матурлыгы үз Ватанын яратуда, аны һәрвакыт  сакларга әзер булуда чагылганына төшендем. Ватанны ярату ул – аның уңышлары белән горурлану, үз халкыңа файдалы булу дигән сүз. Бүгенге көндә еш кына яшьләрне битарафлыкта, ялкаулыкта гаепләүләрне ишетергә туры килә. Һәр буынның үз кимчелеге бардыр. Әмма без тырышып укыйбыз, әхлакый һәм физик яктан чыныгып үсәбез. Киләчәктә Ватанны саклаучылар булырга әзерләнәбез. Әфганчы абыйларыбыз белән горурланабыз, алар алдында кечкенә башларыбызны иябез.  Без туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга сүз бирәбез дип, ышандырып әйтәсе килә.

Мөслим урта мәктәбенең 5в сыйныфы укучысы Мәүлиев Данил.


Татарстан дөнья киңлегендә, Мөслим Татарстан киңлегендә...


Әти-әниебезгә, якыннарыбызга булган мәхәббәт кебек һәр кешенең йөрәгендә Туган илгә, Ватанга да мәхәббәт яши. Һәр төбәк, һәр ил, һәр шәһәр, һәр авыл үзенчә матур, үзенчә бөек, анда яшәүчеләрнең күңеленә якын. Һәр кеше туган ягына булган мәхәббәтен үзенчә белдерә.

Безнең Ватаныбыз –Татарстан Республикасы. Татарстан Республикасының бер кыйпылчыгы булган Мөслим районында мин дөньяга килгәнмен. Зур да, кечкенә дә безнең Татарстан. Зур, чөнки дөньяда аннан да кечкенә илләр бар. Кечкенә, чөнки дөньяда аннан да зур илләр бар. Татарстанның табигате матур һәм бай. Урманнарына керсәң, әйләнеп чыга алмыйсың. Әрәмәләрендә нәрсәләр генә үсми?  Татарстан Республикасын “дүрт елга иле” дип йөрткәннәр. Аның  аша  Идел, Чулман (Кама), Агыйдел, Нократ елгалары ага. Ык, Зәй, Мишә, Чирмешән, Зөя, Казансу елгалары исә - аларның кушылмалары. Татарстан – бай ил. Кырларында бодай, арыш, арпа, борчак, карабодай, төрле яшелчәләр үсә. Җир астында нефть, газ, ташкүмер һәм башка байлыклар күп. Татарстан ул- шәһәрләр, фабрика, заводлар иле дә. Аның егермеләп шәһәре бар. Ә нурлы Казан – башкаласы. Республикабызда татар, рус, чуваш, украин, башкорт, мари, мордва, удмурт халыклары яши. Алар туган җиребездә тырышып эшли, дус яши. Ватаныбыз көннән-көн төрле яклап үсә. Хәзерге вакытта ул - Рәсәйдә икътисад, сәнәгать, спорт һәм мәдәният буенча беренче булып баручы регион. Татарстан төрле ресурсларга бай. Файдалы географик урыны аркасында республика көчле чимал нигезенә һәм киң инфраструктура тармагына ия. Мондый югары байлыклар җыелмасы булганга күрә, Татарстан иң зур транспорт үзәге булып тора.Табигый байлыклар бөтен сәнәгать өлкәләре өчен көчле чимал нигезе булып торалар.

“Ишеткәнемне онытам, күргәнемне истә калдырам, ә эшләп өйрәнгәнемне үзләштерәм”, - диелә кытай мәкалендә. Әйе, менә без боларның барысын да күреп үсәбез, төрле фәнни-тикшеренү, проект эшләре эшләп, тирәнтен үзләштерәбез.

Татарстанның иминлеге – көчле икътисадта

Һәр республиканың үз максаты, яшәү рәвеше бар. Бүгенге көндә

Татарстанның омтылышы — Рәсәйнең Аурупа һәм Азия буенча күчәр регионы булу. Республика кеше капиталының, институтларның, инфраструктураның, икътисадның, тышкы интеграциянең һәм эчке мәйданның үзара бәйләнешле үсешнең сыйфаты буенча лидер булырга, алда баручы үсеш темпларына, халыкара хезмәтне бүлүгә югары тоташуга ия булган регион булырга омтыла.“Татарстанның иминлеге – көчле икътисадта. Аның үсеше өчен безгә югары профессиональлеккә ия кадрлар кирәк, фәнни һәм белем бирү мохитеннән башка бүгенге көндә көндәшлеккә сәләтле була алмаячакбыз. Без үз территориябез мәнфәгатьләрен күздә тотып эшлибез. Системалы эш кенә уңай нәтиҗәләрен бирәчәк”, - дип белдерә Р. Миңнеханов.

Татарстанны кайсы гына өлкәдә алсак та ялгышмабыз. Татарстан җиренең иң зур байлыгы — нефть. Ромашкинское чыганагы — зурлыгы буенча Рәсәйдә икенче һәм дөньяда иң зурларының берсе. 200 нефть чыганагы ; 12,5 млрд  тонна нефть битумнары ; 1млрд тонна расланган нефть запаслары бар. Нефть белән беррәттән бер тонна нефтька якынча 40 куб. м. газ да табыла. Татарстан Республикасы шулай ук акбур, доломит, төзелеш комы, кирпеч җитештерү өчен кызыл балчык, гипс, комлы - чуерташ катнашмасы һәм торф кебек башка файдалы  казылмаларга да бай. Моннан кала,Татарстан Республикасында нефть битумы, көрән ташкүмер, яна торган сланец, цеолит, бакыр, боксит ятмалары бар.

Безнең Мөслимдә элек-электән бакыр ятмалары булган. Хәтта алтын җепләре дә бар,  дип сөйлиләр. Мәллә авылында нефть табылды. Бүгенге көндә моның белән Мәлләнефть оешмасы шөгыльләнә. Ай саен җиде тоннага якын нефть чыга.

Татарстанның су байлыклары.

Татарстанның су байлыклары иң мөһим энергия чыганагы булып тора, халык хуҗалыгындагы, бөтен өлкәләрдәге хәрәкәтне тәэмин итүче байлык һәм транспорт  байлыгы. Түбән Кама гидроэлектростанциясе  Кама елгасында төзелгән. 1963 нче елда аңа нигез салына.

           

Мөслим районы төче суга бай. Анда мәшһүр Ык елгасы ага. Тирә-юнендә чишмәләр. Халык шушы саф чишмә сулары белән туена.

"КамАЗ" 1969 елда зур йөк автомобильләре җитештерү буенча заводлар комплексы буларак барлыкка килде.

"КамАЗ" ширкәтенә  96 предприятие керә, алар арасында "Туймазы автобетоновоз заводы", "НефАЗ" (Нефтекама шәһәре) һәм "Автоприцеп-КАМАЗ" (Ставрополь шәһәре) оешмалары бар. “КамАЗ” һәм “Даймлер” ике уртак предприятие – “Фузо КАМАЗ Тракс Русия” һәм “Мерседес-Бенц Тракс Көнчыгыш” төзү турында килешүгә кул куялар. 2016 нчы елда предприятиеләр бергә кушыла,  "Даймлер – КАМАЗ - Русия" дип атала башлый. КамАЗлар дөньяның 80ләп илендә эшли һәм ярышларда катнашалар. “Дакар” ралли-марафонында “КАМАЗ-мастер” командасы катнаша. Бу ярышка төрле илләрдә старт бирелә.

Алабугадагы Ford Sollers дөньякүләм уникаль оешмаларның берсе. Хәзерге вакытта предприятиедә Explorer, Kuga, Transit, Tourneo Custom, Ford S-MAX и Ford Galaxy модельләре җитештерелә.

    

Мөслим районы Илгиз Исламов җитәкләгән "Агромастер" җитештерү компаниясе белән данлыклы.  Анда ел саен 750 данә техника ясала. Авыл хуҗалыгы техникалары - чәчкечләр, җир эшкәртү машиналары, энергия саклауга корылган тракторлар, алар өчен ярымприцеплар җитештерүдән тыш светодиодлы лампалар, кояш нурлары белән эшләүче светофорлар, видеокамералар да эшләнә. Бүгенге көндә Татарстанда гына түгел, Россиядә һәм чит илләрдә танылу алган "Агромастер"  халык хуҗалыгы өчен кирәкле продукция җитештерә. Җитештерү күләме һәм сыйфаты буенча илдә бишенче урында торган предприятиегә көндәшләр юк.            

Инновацион белем

«Иннополис университеты» - автономияле коммерцияле булмаган югары белем бирү оешмасы. дигән сүз. Иннополис университеты Рәсәйдә уңайлы тормыш һәм эш өчен бердәнбер шартлар тудырылган яңа шәһәрдә урнашкан. Анда югары дәрәҗәле иҗтимагый хезмәтләр һәм югары дәрәҗәдәге табыш, ИТ-белгечләре һәм оешмалар өчен зур үсеш алган бизнес-инфраструктурасы бар. Рәсәйнең инновацион үсеше өчен киләчәктә нигез булачак кыю инновацион фикерләр туу һәм үсеше өчен югары технологияләр өлкәсендәге иң яхшы белгечләрне тарту өчен экосистема ясалган. Иннополис  ИТ-Университеты — уку-тикшеренү бинасы, торак  бина һәм спорт бинасыннан торган кампустан тора. Бүгенге көндә университет Швейцариянең Цюриха исемендәге югары мәктәбе, Сингапур, Амстердам университетлары, Кореянең алдынгы  технология институты, Мәскәү дәүләт физика-техник  институты, Казан халыкара техник-тикшеренү университетлары белән  хезмәттәшлек итә.

Татарстанның башкаласы –Казан- студентлар шәһәре дә. Анда үзенең белемен дәвам итәргә төрле регионноардан, хәтта чит илләрдән укучылар килә. Уку йортларында белем бирү иң югары дәрәҗәдә бара. Белем бирү белән беррәттән бизнес белән шөгыльләнүнең күнекмәләре дә бирелә.

Мөслимдә төрле юнәлештә республикакүләм чаралар үтеп тора. Район мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кунакларын кабул итте. Биредә мәгариф идарәләренең милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белгечләре, белем бирү оешмаларының җитәкчеләре, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институты белгечләре кунак булды.

      

Казан — Рәсәйнең спорт башкаласы.

Казанда еш кына дөнья дәрәҗәдәге чаралар үтә. Быел 45 нче дөнья WorldSkills профессиональ осталык чемпионаты Казанда  үткәреләчәк. Чемпионатны үткәрү хакы өчен Казан Франция башкаласы Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләре белән ярышты.WorldSkills чемпионатлары ике елга бер тапкыр төрле илләрдә үткәрелә һәм профессиональ әзерлекне яхшырту һәм осталылыкны камилләштерү өлкәсендә иң мөһим вакыйга булып торалар, алар сәнәгатьнең бөтен тармакларын һәр яктан күрсәтә. 2014 һәм 2015 елларда Казанда 2 һәм 3 WorldSkills Russia милли чемпионатлары уңышлы итеп үткәрелде.

Казан — Рәсәйнең спорт башкаласы. Татарстан — халыкара спорт вакыйгаларын  үткәрү урыны.

-        2013 Җәйге Универсиада

-        2015 Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты

-         2016 Дзюдо буенча Европа чемпионаты

-        2017 Конфедерацияләр Кубогы

-         2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты

FISU һәм FINA халыкара оешмалары рәисләре  Казанда үткәрелгән чараларны иң яхшы чемпионатлар итеп таныдылар. Бүгенге көндә  Мөслимлеләр республикакүләм уздырылган футбол, волейбол, хоккей ярышларында сынатмыйлар, алдынгы урыннар яулыйлар. Бу ярышлар төрле шәһәрләрдә, районнарда үтә. Азнакай шәһәрендә "Йолдызларга якынаеп" исеме астында Бөтенроссия беренчелегенә Татарстан республикасының финал ярышлары булып узды. Мөслим командасы икенче урынны яулады.

           Мәдәни мирас

        Республикабызда 1516 объект дәүләт тарафыннан саклана, 565 объектның мәдәни мирас буларак кыйммәте билгеләнгән, 98 объектта мәдәни мирас билгеләре бар. Татарстанның тарихи-мәдәни корылмаларны саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру буенча хезмәте Россия Федерациясендә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы билгеле. Шунысын да ассызыклап кую кирәк – мәдәни мирасны саклау чаралары бөтен республикада киң җәелдерелгән: Әтнә, Арча, Яшел Үзән, Мамадыш, Менделеев, Саба, Спас, Тәтеш, Ютазы һәм башка районнарда актив эш бара. Чистайда  дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы ачылды. Әлеге шәһәр тиңдәшсез мәдәни мираска ия: кала үзәге гаҗәеп архитектуралы тарихи йөзен саклап калган, район территориясендә 144 мәдәни-мирас объекты, 250 археология һәйкәле бар. Чистай А.М.Бутлеров, Б.Л.Пастернак, А.А.Фадеев, Л.М.Леонов һәм башка бөек шәхесләрнең исемнәре белән дә кадерле.

                       

Төрки мәдәниятләрнең ТӨРКСОЙ Халыкара оешмасы тара­фын­нан Казанга 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы статусы бирелде. Бу - татар халкының бүгенге дөнья мәдәниятенә керткән өлешенең әһәмиятен тану дигән сүз.“Казан абруйлы мәйданчык булды. Аның тәҗрибәсе киләчәктә төрки дөнья башкалалары тарафыннан өйрәнелеп, алар өчен үрнәк була алыр иде”, - дип ассызыклады ТӨРКСОЙ Генераль секретаре Дүсен Касеинов. Татарстан — елда 365 көн буена мәдәният һәм иҗтимагый әмәлләрне үткәрү үзәге ул. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасына Татарстанның өч объекты керде: Казан Кремле, Болгар тарихи-археологик комплексы, Свияжск утрау-шәһәре.  Мөслимдә дә билгеле шәхесләребезнең исеме белән парклар торгызыла. Пушкин паркы, Тукай скверы... 

                                                                                     “Мөслим туган як музее” җирлегебез, башка чит төбәкләр халкында көннән-көн кызыксыну уята. Якутия Республикасындагы Саха шәһәреннән бер төркем делегетлар килде. Алар бөтен залларны карадылар һәм бик канәгать калдылар. Шулай ук VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары эшлекле сәфәр белән Татарстанның Мөслим муниципаль районына килделәр. Бөтенрәсәй татар конгрессы сәнгате җитәкчесе - Нургалиев Алмаз Азат улы, Татарстан Республикасының мактаулы фән эшлеклесе- Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы, татар эшмәкәрләренең комитеты белән эшләү җитәкчесе - Уразаев Фәрит Язкәр улы бездә кунакта булды.

    

Татарстанда-туризм

Татарстанга килгән туристларда аеруча кызыксыну уяткан икенче объект – Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы. Ул Россия һәм чит илләрдән 521 мең 420 туристны кабул иткән. 505 меңнән артык турист – Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында, 57 мең кеше Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгында  булган. 2018 елда республикага барлыгы 3,4 миллион кеше килгән. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 9,6 процентка күбрәк.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Мөслимдә Татарстан Республикасыннан гына түгел, РФ ның 40 регионыннан килгән 800 гә якын делегат кунак булды. Алар Мөслимебездәге халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләрне карадылар, “Агромастер” җитештерү компаниясендә, “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында, “Чайка” фермер хуҗалыгында булдылар.

Күпмилләтлелек – аның тиңсез байлыгы

Республиканың күпмилләтлелеге – аның тиңсез байлыгы. Татарстанда 173 милләт һәм этник төркем вәкилләре яши. Төп халыкны тәшкил иткән татар белән урыслардан тыш, Идел буе халыклары – чувашлар, уд­муртлар, мордвалар, марилар яши. Аларның һәркайсы уникаль мә­дәнияткә ия. Республикабызның үсешенә халыкларның уртак тырышлыгы йогынты ясый. Мәдәният министрлыгы «Татар халкының милли үзенчәлекләрен сак­лау» дәүләт программасы белән бергә «Татарстанның дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» программасының да координаторы булып тора. Әлеге программалар башка министрлыклар, идарә тармаклары, институтлар белән берлектә тормышка ашырыла.Соңгы ун елда татар халкының «Нәүрүз», «Җыен», «Каз өмәсе», «Сөм­белә», урыс халкының «Кара­вон», «Раштуа», «Масленица» бәй­­рәмнәре белән берлектә, мордва хал­кының «Балтай» бәйрәме, «Уяв» чув­аш мәдәнияте бәйрәме, Кама арты чувашларының «Учук» фестивале, удмуртларның «Гырон быдтон»ы, мари мәдәниятенең «Семык», керә­шеннәрнең «Питрау» бәйрәмнәре торгызылды. Безнең Мөслим төбәгендә яшәүче милләттәшләребезнең дә бәйрәмнәре үткәрелә.

 


Татарстан дәүләте сәясәтен тормышка ашыру йөзеннән традицион «Уйнагыз, гармуннар!», «Урыс җыры» кебек республика халык иҗаты фестивале белән беррәттән, «Чуваш сандугачы», «Фин-угыр халыклары иҗаты фестивале» һәм башка гүзәл чаралар даими үткәрелә башлады.

Татарстан – Россиянең иң үсеш алган регионнарының берсе. Ул чит ил капиталын җәлеп итү һәм ярдәм итү өчен кирәк булган инфраструктураны булдырды. Республикада 2 федераль махсус икътисади зона, 5 УКСИҮТ, 74 индустриаль парк, технопарк, технополис һәм бизнес-инкубатор бар.

Татарстанга килгән  башка милләт вәкилләреннән түбәндәгеләрне ишетергә туры килә: “Татарлар булдыра, сездә әйбәт”- диләр. Шуңа күрә татар халкының үсеш стратегиясе бүтән милләтләр өчен дә үрнәк булырга һәм алар әз генә үз файдасын да күрергә тиешләр. Безнең менталитет шундый - татарлар һәрвакытта да үзләре өчен генә түгел, бүтәннәр өчен дә эшли. Ягъни стратегия татарларны гына берләштерү түгел, бүтән милләтләрне дә үзебезнең яктан берләштерү өчен эшләнергә тиеш.

Мин дә - туган илемнең бер кыйпылчыгы.

Туган  җирем икътисади, мәдәни, рухи яктан искиткеч бай. Туган илемдә шундый дәрәҗәдә белемгә омтылыш булганга, мин бик шатланам. “Без булдырабыз!”дигән өндәмә астында яшәве дә рәхәт. Максатыңа, теләгеңә ирешү өчен көчле ихтыярга, рухи байлыкка ия булырга кирәк.

Укытучыларыбыз түбән сыйныфларда укыганда ук төрле фәннәрдән фәнни эшләр эшләргә өйрәтә башлыйлар. Фәнни-тикшеренү эше ул - үзең нинди дә булса ачыш ясау. Мондый эшләр белемеңнең нигезе, кызыксынуың булуны таләп итә. Без татар теле һәм әдәбияты фәне буенча берничә тикшеренү эше яздык. Нәкый Исәнбәт, Фоат Садриев әсәрләрендә антропонимика, Данил Салиховның “Ак күгәрчен” һәм “Гыйләҗ тәрәзәләре” драмаларындагы  предметлы сурәтләү һәм ассоциатив чараларның үзенчәлекләре дигән темаларны яктырттык. Эшебез белән Казанда, Чаллыда үткәрелгән конференцияләрдә чыгыш ясадык. Эшебезнең нәтиҗәсе булу мине бик сөендерде.

                         

       Туган илем-Татарстан, туган җирем –Мөслим белән горурланам. Безнең кебек икътисади, мәдәни  һәм рухи яктан бай яшәгән милләт сирәк. Без бик бәхетле илдә яшибез. Н.Дәүлинең шигырь  юллары белән тәмамлыйсым килә.  

Татарстан — минем республикам —

Россиянең матур җирендә.                                                                                                 Башка илләр миңа кирәк түгел,

Хыялым юк минем ул хакта.


Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 а сыйныфы укучысы Биккинина Зилә Айрат кызы.