Кулланучы:Рәзилә Калимуллина/Җир кешесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәзилә Калимуллина/Җир кешесе latin yazuında])

Җир кешесе Туган җир, туган төбәк. Һәркемнең күңел кылларын тибрәтүче изге төшенчә алар.Туып үскән җир һәр кешегә дә чиксез кадерле һәм якын.Язларын шаулап, ярсып аккан елга суларын күргәч, сокланмыйча калган кеше бар микән?! Табигатьнең әнә шундый дәрт белән ташыган, шашкан чагы һәркемне диярлек кызыксындыра, сокландыра. Тормышта әнә шулай язгы ташуга, язгы сулар ярсуына охшап яшәгән кешеләр бар. Әмма елгалардан аермалы буларак, андый кешеләрнең һәр көне, гомеренең бөтен агышы, барча гомере көчле ташу кебек була. Һичкайчан сүрелмичә, үзенең киңлеген югалтмыйча шаулап аккан бер язгы ташу була аларның гомере. Күңел сафлыгы, мәңге сүнмәс яшәү дәрте, тормышның вак-төягенә исе китмичә гел ташып, тышка бәреп торган җылы хис, зур оптимизм- менә шундый сыйфатлар ул кешеләрне, чыннан да табигатьнең язгы ташу халәтенә охшата. Татарстан җɵмһүрᴎятсы Нурлат районының Югары Нурлат авылында яшәүче хезмәт ветераны, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” ypдиʜнары кавалеры, Pəcəᴎ̆ Cәвᴎт Федератив Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙтеның атказанган агрономы, исеме “Pәсәйнең иң яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кертелгән хөрмәтле аксакал Вәлиулла Хөснулла улы Шәйхетдиновны шаулап аккан әнә шундый язгы дәрья итеп күз алдына китерәм мин. Вәлиулла Хөснуллович 1932 нче елның 18 нче гыйнварында Үктәбеp районының, табигатьнең гүзәл бер почмагына сыенган Югары Нурлат авылында, кepəстиян гаиләсендә беренче бала булып туа, беренче тапкыр үзенең туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бәхетеннән чиксез шатланган ана, елмаеп, нәни сабыена төбәлә һәм әкрен генә әлеге сүзләрне кабатлый: ”Син дөньяга килдең, бәхетле бул, балам”! Сабый челтерәп аккан чишмә тавышын да,талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишетә, йолдызлы күкне, тулган айны күреп соклана. Бәбкә үләне баскан җирдә ялан тәпи йөгерә. Бәхетле балачак... 1941 нче ел, 22 нче июнь. Бу көнне фашистлар Германиясе илебезгә һөҗүм итә. Илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш... Никадәр кайгы- хәсрәт китердең син халкыма.Син аның бәхетен урларга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Авыл башына чыгып, хатыннар ирләрен, ваемсыз сабыйлар әтиләрен, яшь кызлар сөйгәннәрен фронтка озата. Берни аңламаган. Сабый сугышның нинди куркыныч икәнлеген белми шул әле. Тиздән, бик тиздән үзләренең ятим каласын да, балачаклары буразна арасында үтәсен дә аңламый алар. Сугыш рәхимсез. “Әткәй, китмә!”- диеп елаган балалар инәлүен дә ишетми ул сугыш. Югары Нурлат авылыннан сугышка 250 кеше китә.Алар арасында Вәлиулла Хөснулловичның әтисе Хөснулла да була. Аның сугыштан 1941 нче елның 1 нче aугыcында язылган хаты беренчесе һәм соңгысы була.”Смоленск шәһәренә җитәбез, башлар исән-сау булса, әйләнеп кайтырбыз”,- диелгән була ул хатта. Хөснулла бабай сугышта хәбәрсез югала. Әйе,әтисез үсү аның бәгыренә төшкән. Сугыш иртә, бик иртә олыгайткан сугыш чоры балаларын: итеккә олтан салырга да, кибән куярга да өйрәткән. Сез”әтисез” диеп елап утырып булмый, тормыш дәвам итә. Ә тормышны алып барырга кирәк: игенен дә игәргә, сугыш кырына икмәген дә, коралын да озатырга кирәк. Тормышның бөтен авырлыгы хатын- кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә. Әйе, авылда карт –коры, хатын-кыз һәм балалар кала. Сабый чагын күрми, күпме михнәт , авыр хезмәт татый аның әле өлгереп тә җитмәгән иңнәре. Тормышны алып барырга кирәк: кырда игенен дә игәргә, ач-ялангач та булмаска, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә , гомер буе бетмәс кебек тоелган налогын да илтеп түләргә. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, тылда әниләр, сабый балалар үзләрен аямыйча эшлиләр. Үсмер малай Вәлиулла сер бирми, бригадир нинди эш кушса да җиренә җиткереп үти.Үгез җигеп, урманнан чыбык-чабык ташу дисеңме, дилбегә тартып, чыбык белән черт-черт суккалап торуга карамастан һәр адымы исәпле ат белән җир эшкәртү дисеңме-барысын да күрә, барысына да түзә.Ул бит хәзер гаилә башлыгы.Авылдагы башлангыч мәктәпнең 4 классын уңышлы гына тәмамлый ул.Укуны дәвам итәсе килә, тик мөмкинлек юк шул. Тарихта тиңе булмаган сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итә.Әмма халыкның бик күп корбаннар,аяусыз көрәше,тол калган хатыннар, ятим сабыйлар бәрабәренә булса да, бу озак көтелгән Бөек Җиңү килә безгә. Югары Нурлат авылыннан сугышка киткән 250 кешенең 77се генә кире әйләнеп кайта. Сугыштан соң Вәлиулла Хөснуллович, күрше Иглай авылына йөреп,5 нче классны тәмамлый. Аннары Югары Нурлат авылында 7 нче классны ул гел “5” ле билгеләренә генә тәмамлый.”Мәктәптә, укучылар арасында иң фәкыйре мин идем,-дип искә ала торган була Вәлиулла Хөснуллович.- Мәктәп дириκтьıры Каюм абый 7нче сыйныфны тәмамлагач, Казан шәһәренә, елга техникумына укырга керергә тәкъдим итте,тамагың тук, өстеңә кием-салым да бирерләр, диде.” Тик үсмер егет әнисен, туганнарын калдырып китә алмый, туган авылында гади колхозчы булып эшли башлый.Нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара яшь егет. 1951 нче елның 18 нче октәбрендә әрме сафларына алына.Яpыслaу өлкәсендә 3 ел намуслы хезмәт итеп, Вәлиулла Хөснуллович 1954 нче елның 18 нче октәбрендә туган авылына кайта.Хәрби хезмәттән кайткач,Нурлат автохуҗалыгына эшкә урнаша ул.Ә 1954 нче елның 22 нче декабрендә авылның иң чибәр кызы Зәкиягә өйләнә.Чибәр булуы өстенә үтә тыйнак, җыйнак, уңган,сабыр, кунакчыл кыз була Зәкия.Бәхетле гаилә тормышы башлана. 1959 нчы ел ахырында Нурлат автохуҗалыгындагы техниканы колхозларга тараталар.Вәлиулла Хөснулловичны Югары Нурлат авылында мастерской җитәкчесе итеп билгелиләр. Ә инде 1963 нче елдан “Дружба” колхозында мɵһәʜдис-механик булып хезмәт юлын дәвам итә ул.Көнне төнгә ялгап, бөтен тырышлыгын куеп эшли ул.Аның тырыш хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяли. Бу вакытта Вәлиулла Хөснуллович, читтән торып,Чистай шәһәрендәге авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумын тәмамлый.Ә инде 1967 нче елның көзеннән партоешма секретаре булып эшли баш лый.Гомер сукмагының яртысына якынлашканда,Казандагы авыл хуҗалыгы институтына керү имтиханнары тапшыра, агрономия бүлегенә.Тормыш юлындагы мондый текә борылышны ул үзе болай аңлата: -Икмәк... Шулай дип авыз тутырып әйттең исә,тәмле ис белән борыннарны кытыклап,өсте алтынга манылган сыман сап-сары, күпереп пешкән ипи күз алдына килә.Иген игү борын-борыннан иң изге,иң мөкатдәс,иң дәрәҗәле эш саналган.Үз кулларым белән икмәк игү яшьлек хыялым иде.Күзаллавым киңәйгән, тормышны тирәнрәк аңлаган саен,моңа ирешү өчен үземә күбрәк белү кирәклеген аңладым.Ә техниканы белү агроном өчен болай да кирәк. Институтны” яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлый ул. Икмәккә бай 1977 нче елда,Үктәбеpлылар Ватанга 58 мең тонна югары сыйфатлы ашлык тапшыралар.Районыбыз тарихында мондый уңышка беренче тапкыр ирешелә. Агроном Вәлиулла Хөснуллович бөтен көчен, энергиясен биреп эшли.Басуларга үзенең шартларын куярга өйрәнә ул.”Дружба” колхозының “Иген челектә югары культуралы хуҗалык” исеменә лаек булуы моның ачык мисалы. “Дружба”колхозында бу вакытта шикәр чөгендерен дә индустриаль технология буенча игә башлыйлар.Һәр яңалык юлында киртәләр килеп туа.Әмма бай тормыш тәҗрибәсе туплаган агроном югалып калмый.Алардан күреп,өйрәнеп,прогрессив технологияне башка хуҗалыклар да үзләрендә кулланалар.Колхоз басуларында кул хезмәтен механикалаштыру мәсьәләләре белән баш мɵһәʜдисдан да ким кызыксынмый ул. Бер генә постта да Вәлиулла Хөснуллович йокымсырап утырмый. Шуңа күрә аның тормышында эзләнүләр дә, ялгышулар да, баш әйләндергеч уңышлар да – барысы да була.1979 нчы елда “Pəcəᴎ̆ Cәвᴎт Федератив Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте ның атказанган агрономы” исеменә лаек була, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет билгесе ypдиʜнары, юбилей мидәлләре белән бүләкләнә. Ничәмә-ничә тапкыр Татарстан, Pəcəᴎ̆ Cәвᴎт Федератив Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәләрендә катнашып уңышка ирешә.Исеме “Pәсәйнең иң яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кертелә.Әмма бу уңышларның нинди авырлык белән килүен хөрмәтле аксакал үзе генә белә. Вәлиулла Хөснуллович үзенең гомерен җир, кешеләр язмышы белән тыгыз бәйләп яшәгән.Соңгы елларда районыбызда мул иген басуларын күреп чиксез куанган ул.Ә бит куанмаслык та түгел, район буенча һектарыннан 50, ә кайбер хуҗалыкларда 70 әр центнер уңыш алу күпләрнең төшләренә дә керми. Карт игенче атлы сабан белән җир сөргәндә дә,авыз тутырып икмәк ашау турында хыялланганда да безнең якта мондый уңыш үстерүне күңеленә дә кертми.Бу бары хыял гына була. Ә хәзер хыял тормышка аша. Авылның хөрмәтле аксакалы янына олысы, кечесе ярдәм, киңәш сорап килә торган була.Берсен дә бормаган ул.Кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышкан. Вәлиулла Хөснулла улы Шәйхетдинов тормыш иптәше Зәкия, балалары,оныклары һәм оныкчыклары белән аралашып, картлыгының рәхәтен күреп,актив тормыш белән яшәргә тиеш иде әле. Гомерен хезмәттә үткәргән җир кешесе бу рәхәткә лаек, бик лаек иде, тик аяусыз үлем аны безнең арабыздан алып китте. Үземнең язмамны йомгаклап,шуны әйтәсем килә.

               Яшәү яме – кешеләргә шатлык китерә алсаң,
               Соңгы сулышыңа кадәр кеше булып калалсаң,
               Яшәү яме – ил-җиреңдә абруй-хөрмәт яуласаң,
               Гомернең Ходай бүләге икәнлеген аңласаң