Кулланучы:Склеренко Владимир/Болгарларның шәхси тормышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Склеренко Владимир/Болгарларның шәхси тормышы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
                                                       Болгарларның шәхси тормышы
 Үзебезне таный алыр чакта,
 Гореф – гадәт барда, тел барда.
 Ешрак карыйк әле көзгеләргә -
 Төсмерләнә бүген кем анда.
 Туры карыйк. Кемнәр икән соң без,
 Ни кылабыз, ничек яшибез?
 Ата – бабаларыбызның изге исемен 
 Онытмадык икән әле без.
(Х. Әюпның “ Көзге” поэмасыннан юллар)

- Кем соң без чынлап та? Безнең ата – бабаларыбыз кемнәр булган? Шушы сорауга җавап бирер өчен, мин Г. Исхакыйның “Олуг Мөхәммәд”, Нурихан Фәттахның “Әтил суы ана торур”, М.Хәбибуллинның “Илчегә үлем юк” әсәрләре, Р. Фәхреддиннең “Болгар вә Казан төрекләре” китапларын укыдым.

   Болгарлар  бөек халык булган. Экономик, мәдәни, мәгърифәт ягыннан да алга киткәннәр. Ул бар яктан да югары үсешкә ия булган илләрнең  берсенә әверелә. Аның даны чит дәүләтләргә дә тарала.
  Безнең белүебезчә, халыкның милли үзенчәлеге аның көндәлек яшәешендә чагыла. Бу җир – табигатьтән дөрес файдалана белүдән, торган җиреңне бәхетле итү өчен зур хезмәт – тырышлык куюда күренә. Аларның көнкүреш җитештерү алачыклары була. Җитештерү алачыклары, металл эшкәртү мичләре, керамика ясау – һәммәсе җил исешен исәпкә алып, халыкның сәламәтлегенә зыян тимәстәй итеп, билгеле бер тәртиптә урнаштырылган. 

Идел буе болгарларның балчыктан төрле әйберләр ясау, чүлмәкчелек һөнәре алга китә. Алар савыт – сабаны төрле төстә итеп ясый белгәннәр. Бүгенге көнгә сакланып калган төрле төстәге, төрле формадагы балчыктан ясалган хуҗалык кирәк – яраклары, бакыр кою цехлары әнә шуның мисаллары. Хәзерге вакытта да бу ясалмалар бик кирәкле, файдалы санала.

  Болгарлар күн эшкәртү буенча алга киткәннәр. Күн эшкәртү буенча хәзерге вакытта Татарстанда  мех комбинаты, “Спартак” исемле аяк киемнәре тегү фабрикасының башы борынгы бабаларыбыз кәсебенә барып тоташа. Болгар күненең даны еракларга таралган. Безнең бүгенге каюлы читекләребезнең башлангычы болгар чорына барып тоташа.  Күннән тегелгән аяк киеме һәм өс киемнәре башка халыкны таң калдырган, сәламәтлек өчен бик уңай булган.
  Болгарлар кием – салымга һәм бизәнү әйберләренә бик игътибарлы булганнар, чөнки аларның да сәламәтлеккә уңай тәэсире истә тотылган.

Алар төзелеш буенча да алга киткәннәр. Башка халыклар болгарлардан өйләр, төрле корылмалар төзергә өйрәнгән. Мунчаны да алар уйлап таба. Болгарларның ак мунчалары кунакларны хәйран калдыра торган булган. Матур итеп салынган ташпулат, су ташып азапланасы юк – суы чүлмәк торбалар буйлап бина астыннан әллә кайлардан үзе килә; пөхтә залда җылыны кирәгенчә үзгәртеп, өстәп яисә киметеп була. Аеруча аларның йортлары игътибарга лаек. Болгарлар балта осталары буларак та данлыклы. Аларның йортлары агачтан, кышын тору өчен хезмәт итәләр. Ә җәй көне өчен киез тирмәләр һәм чатырлар уңайлы һәм гигиеналы торак булган. Болгарлар төзегән йортлар башка халыкларны таң калдыра. Шәһәрдәге йортларны җылыту системасы игътибарга лаек. Мичләр йорттан тышта булып, җылылык идән астыннан тарала.

  Агач йортлар балта осталары тарафыннан бик матур бизәкләр кулланып эшләнә       
     Хәзерге татар авылларында йортлар бизәкләр кулланып эшләү белән аерылып тора. Алар бу рәсемдәге бизәкләргә охшаган. Бу бизәкләр буенча халыкның күңел байлыгы, матурлыкка омтылышы аерылып тора.
     Бабаларыбызның осталыгы гасырлар буенча югалмыйча безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Мондый һөнәр ияләре булу түземлек, осталык сорый. Ләкин бу бизәкләргә төренеп утыручы өйдә яшәүче кешеләрнең рухи дөньясы матур буладыр.
   Төзүчеләр үзләренең корылмаларында күбрәк мондый бизәкләр куллансыннар иде дигән теләктә калабыз. 



Файдаланылган әдәбият: 1. Канәфи Нәфыйков “Үткәнгә Сәяхәт”, Казан, 1993нче ел. 2. ”Сөембикә”, “Ялкын” журналлары. 3. Сәмәния Шәрипова. Кеше. Сәламәтлек. Ислам. Казан, 1995нче ел. 4. Рәвил Фәйзуллин. Мондадыр безнең байлар. 5. Г.Исхакый. Олуг Мөхәммәд. 6. Н.Фәттах. Әтил суы ана торур.