Кулланучы:Фасхутдинова Галия Илшат кызы/Миркасыйм Госманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фасхутдинова Галия Илшат кызы/Миркасыйм Госманов latin yazuında])
                                                     Татар милләтен таныткан шәхесләр
         Хәзерге вакытта татар халкының күпгасырлык тарихын өйрәнү Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов исеме белән аерылгысыз бәйләнгән. 45 еллык фәнни – тикшеренү эшчәнлеге дәверендә аның тарафыннан чыганаклар  базасын баету белән беррәттән, XIII гасырдан алып  XX гасыр башына кадәрге киң тарихи чорда халык тарихы, әдәбият белеме һәм мәдәниятенең тарихи мәсьәләләренә багышланган күп кенә хезмәтләр иҗат ителгән.
    Гомумән, аерым басма булып чыккан гыйльми һәм әдәби китапларыннан тыш, көндәлек матбугатта, әдәби һәм гыйльми журналларда әдип-галимнең өч йөзгә якын фәнни, тәнкыйди, публицистик мәкаләләре, Мисыр,Иран,Венгрия,Германия,АКШ кебек чит илләргә ясаган гыйльми сәяхәтләре  турында истәлек язмалары язылган.
    Соңгы елларда М.Госманов “Рухият” нәшрияты белән берлектә “Шәхесләребез” сериясеннән дистәгә якын күренекле галимнәр һәм җәмәгать әһелләре турында тарихи-документаль җыентыклар чыгару өлкәсендә нәтиҗәле эшләп килде.
      XX йөз башы татар тарих белемендә лаеклы урын тоткан күренекле тарихчы галим, педагог, мәгърифәтче,якташыбыз Гайнетдин Әхмәровның мирасына багышланган китап “Шәхесләребез” сериясендә тәкъдим ителә.
     Бу китапларны һәм хезмәтләрне санап чыгуым юкка гына түгел.
     2012 елның 8 маенда Миркасыйм ага Госмановның хатыны Салисә ханым,  кызы Диләрә  һәм оныгы Айгөл  аның шәхси китапханәсеннән һәм “Җыен”фонды чыгарган кайбер китапларын минем җитәкчемә бүләк иткән. Китаплар арасында КФУ профессоры - Диләрә Миркасыйм кызы Усманованың “Рәсәй империясенең Дәүләт Думасында мөселман әһелләре” дигән саллы хезмәте дә бар. 
     Галим һәм әдип Миркасыйм Госмановның бу хезмәтләре дистәләрчә еллар буе эзләнүләр,өйрәнүләр һәм уйланулар аша туган гыйльми  әдәби тупланма.Ул татар тарихы,гасырлар кичә-кичә үсә барган әдәбияты белән кызыксынучы һәркем өчен белем чыганагы булыр.
     Тарихчы –галимнең  мондый бай мирасына   ия булуыбыз ничек булды соң?
       Салисә һәм  Миркасыйм Госмановлар гаиләсе 1991-1992 нче елларда Яшел Үзән районының иң матур почмагы булган минем укытучымның туган авылы  Татар Наратлысы авылыннан йорт сатып алалар. Мин дә җәйләрен шушы искиткеч табигатьле авылда туганнарымда үткәрәм. Бу авыл аларга  табигатенең матурлыгы, халкының гадилеге белән күңелләренә хуш килә.  Бигрәк тә Гөбенә елгасы аның күңеленә хуш килә, чөнки Миркасыйм ага балык тотырга бик ярата иде.  Алар һәр елны ямьле яз айларыннан алып кара көзгә кадәр Наратлыда ял итеп китә  иделәр.  Әле хәзер дә авыл халкы аларны сагынып көтеп ала, яратып кунак итә.  Кызганыч,бу кунакчыллыкны хәзер Миркасыйм ага гына күрә алмый, бары тик Сәлисә ханым  һәм аның кызлары Айсылу апа белән Диләрә апа һәм оныгы Айгөл генә кайтып йөри.  Салисә апа, кунак ашы - кара-каршы, дигәндәй, бурычлы булып калырга яратмый.Миркасыйм аганың хезмәтләрен, үзе исән вакытта,  тапшырып калдырырга дигән максат белән,аның бәяләп бетергесез иҗади мирасын укытучыма  тапшырды.
     Миркасыйм аганың үз сүзләре белән әйткәндә:
       “Дилбегәне дә , юлны да башкаларга бирер вакыт.
              Җегәрләре, ихтыярлары, ниһаять, теләкләре җитсә, эзләнү һәм табу эшләрен, димәк, коткару һәм саклау бурычларын шәкертләрем дәвам иттерер.”
               “Миркасыйм Госманов республика, Русия күләмендә гуманитар фәннәр өлкәсендә, чыннан да, киңәш бирерлек зур галим-аксакал. Аның киңәшләре шушы фәнне үстерү, үзгәртү һәм камилләштерүгә юнәлгән. 
       Миркасыйм Госманов фәннәр академиясе оешканда аңа нигез салучыларның берсе. Зур хөрмәткә ия академик  Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, тырышлык һәм үзгәлекнең тагын бер үрнәге - галимнәр арасында филология һәм тарих – ике белгечлекне дә алган кеше юктыр. 
       “Археография – ул безнең тарихыбызны саклау дигән сүз. Миркасыйм абый гомере буе археографик эзләнүләр белән шөгыльләнде. Аның иң зур казанышларының берсе – Казан дәүләт университетында археографик экспедицияләр оештыру булды. 

60 еллар башында ук башланып киткән эш бүгенгә кадәр дәвам итә. Миркасыйм абый ничә дистә еллар шушы экспедицияләрнең җитәкчесе булды. Татарлар яшәгән төрлетөбәкләрдән Казанга китаплар һәм кулъязмалар алып кайтты. Алар фәнне үстерү өчен зур бер яхшы нигез булып тора”, ди Гыйләҗев.

                                                                      Кулланылган әдәбият:

1. Миркасыйм Госманов библиографик күрсәткеч -2004 ел 2. Источники и исследования по истории татарского народа- 2006 г. 3. Миркасыйм Госманов тарихи – биографик , фәнни –документаль җыентык -2014ел 4. Шәхси истәлекләрем