Кулланучы:Хафизова Роза/Рафаил Төхфәтуллин – хикәяче.

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хафизова Роза/Рафаил Төхфәтуллин – хикәяче. latin yazuında])

Рафаил Төхфәтуллин – хикәяче

   Халыкка беренче әсәрләреннән үк танылып, башка язучылардан аермалы буларак, үзенчәлекле карашлы, сизгер күңелле автор булып, катлаулы характерлар, тормышчан образлар иҗат итеп татар әдәбиятына килеп кергән язучы – Р. Төхфәтуллин.
   Ул татар халкының авыр һәм кырыс тормышын асылдан аңлап, борчу-куанычларын үз йөрәге аша кичереп, яратып, туган якның шифалы һавасыннан сихәт алып, күңелдәге хисләрен әдәбият сөючеләргә җиткерергә тырышты. Р.Төхфәтуллин гүзәллекне җирдән, шул җирдә хезмәт итүче гади кешеләр арасыннан эзли. Туган җир белән язмышларын бәйләгән хезмәт сөючән кешеләрнең гаҗәеп мул күңел байлыгын күрә белү, шуңа соклана белү язучының иң зур ачышыдыр, мөгаен Р. Төхфәтуллин укучыларга таныш булган “Авылдашым Нәби”, “Йолдызым”, “Чатта тукталу”, “Агымсу”, “Тигәнәк”, “Акбүз ат”, “Тамчылар ни сөйли?” повестьлары белән беррәттән, югары сәнгать көченә ия булган дистәләгән хикәяләр авторы да. Язучының барлык хикәяләрен укып, анализлап чыккач, аны чын-чынлап  хикәя остасы дип әйтергә була.
  Р.Төхфәтуллин авыл хуҗалыгын, авыл кешеләренең гореф-гадәтләрен, аларның сөйләм телен, мәкаль-әйтемнәрен яхшы белгән. Чөнки ул авылны ярата, аның кешеләре белән аралашып, шатлыклары белән дә, кайгылары белән дә уртаклашып яши. Аның төп темасы – авыл.
   Әдип авыл темасын сурәтләүне, аерым бер җылылык, лиризм хисе белән үзенең хикәяләрендә дәвам итә. Язучы Р.Төхфәтуллин хикәяләренең яңалыгы – геройларның характерларын, үз-үзләрен тотышын тормыш шартларына бәйләп, аннан аерылгысыз итеп сурәтләвендә. Бу исә язучының иң зур сыйфаты – әсәрләренең тормышчанлык көче хакында сөйли. 
   Авыл темасы белән беррәттән Р.Төхфәтуллин иҗатында нефтьчеләр темасы зур урын алып тора. Төзүчеләр, нефтьчеләр темасын үз иҗатында яктыртуы, язучының алар арасында озак вакытлар яшәве нәтиҗәсе. Аларны көн саен күреп, аралашып яшәү әдипнең иҗатын киңәйтте. Хезмәт сөючән гади авыл кешеләре арасына нефтьчеләр  килеп керә. Р. Төхфәтуллинны крестьяннар белән эшчеләр сыйныфы арасындагы мөнәсәбәтләр кызыксындыра. Сан ягыннан әллә ни күп булмаган, нефтьчеләргә, төзүчеләргә багышланган хикәяләрендә автор күбрәк мораль-әхлак темасын күтәрә. 
    Р. Төхфәтуллин укучылар күңеленә тәэсир итә белүче, туган җирнең шифасы, мәхәббәт, дуслык, тугрылык сыйфатларының мәңгелек булуына ышанучы автор. Ул татар прозасының үзенчәлекле вәкиле, прозаның сәнгатьчә камиллеген күтәрешкән, аны яңа сыйфатлар белән баеткан каләм остасы.
                                                  Кулланылган әдәбият:

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.