Кулланучы:Хаҗиева Айлия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хаҗиева Айлия latin yazuında])

Нурмиева (Хөсәенова) Гөлҗиһан Хөсәен кызы 1929 елның 10 апрелендә Саба районы Миңгәр авылында туган. Сугыш башланганда аңа 12 яшь була. Гөлҗиһан апаның әтисе Хөсәенгә сугышка китәргә дигән хәбәр килә. Гөлҗиһан апаның әнисе Гөлзәйнәп, өч кызын күкрәгенә кысып, ирен сугышка озата.

   Хөсәен абыйны сугышта отделение командиры итеп куялар. Аның барлыгы  3 өчпочмаклы хаты килә. Беренче хаты Сослангерьдан килә.Ул бик кыска язылган була: ”Мине 3 айга солдатлар өйрәтергә куйдылар. Аннан командир 1 айга ял бирәм диде. Көтегез,  очрашырбыз!”
     Ә икенче хаты сугышка чыгар алдыннан килә. Күңелендәге сагыну - сагышларын шигъри юлларга салган  ул. Әтисенең сугыштан язган 3 хатын да Гөлҗиһан апа кадерләп саклый. Ләкин 1979 елда янгын чыгып, аларның йортлары тулысынча янып бетә. Бу кадерле истәлекләр дә шунда көлгә әйләнә.
    Тылдагы авыр хезмәт - урман кисү. Авылда ирләр булмау сәбәпле, 12 – 13 яшьлек кызлар бөтен авыр эшләрне башкаралар. Өлкәнрәк апалар агачларны аударып баралар, малайлар ботакларын кисәләр, кызлар ботакларны бер җиргә ташып өеп баралар. 
     Вагон төяргә дә йөриләр алар. Поезд туктап торган арада йөгерә – йөгерә вагон төйиләр. Бер вагонны тутыруга, икенчесе килеп туктый. Алар авыр агачларны җилкәләренә күтәреп ташыйлар. Җилкәләре ертылып, каный башлый. Күтәреп булмаслык авыр йөкләр ташырга туры килә. 
      Яз җиткәндә алар чана белән  симәнә ташыйлар. Аякларына чабата кигән килеш, карлы – бозлы сулардан чыгалар. Юлда авырып үлүчеләр дә була. Ачлыктан тәмам хәлсезләнсәләр дә,  симәнәдән бер уч ашлык та алып ашамыйлар. Үзләренә  ашарга һәм киенергә булмаса да, тылда яшәүчеләр  фронтка соңгы ризыкларын, киемнәрен җибәрәләр. 
      Сугыш  тәмамланган көнне Гөлҗиһан апалар Сабага трактор мае алырга килгән булалар. Багана башына куелган радиодан сөенечле хәбәр яңгырый: сугыш беткән, Җиңү килгән!.. Бу хәбәрне ишеткәч, сөенечләреннән җырлыйлар, бииләр, елыйлар.
     Сугыш Гөлҗиһан әбинең балачагын урлый, аны әтисез калдыра. Ләкин алар бирешмиләр, дошманны җиңү өчен бар көчләрен куеп тырышалар. Җиңү көнен якынайту өчен, фронттагы солдатлар һәм тылдагы хатын – кызлар да  бертигез көч куя.
     Сугыш чорындагы хезмәтләре өчен Гөлҗиһан әбигә күп тапкырлар медальләр һәм “Бөек Ватан сугышы ветераны” таныклыгы һәм «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале бирелә. Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы чорлардагы тырыш хезмәте өчен Гөлҗиһан апа өч тапкыр авыл һәм район Советына депутат ите сайлана.
      Хәзерге вакытта Гөлҗиһан апа Тимершык авылында яши. Ул бәхетле картлык кичерә. Дүрт кызы да авылда үз гаиләләре белән матур гына яшиләр. Гөлҗиһан апаның 11 оныгы, 26 оныкчыгы бар.
Чыганаклар:https://живаяпамять75.рф/ {{Бөек Җиңүнең 75 еллыгы марафоны мәкаләсе}