Кулланучы:Эзмә мәктәбе/Татар телендә сөйләшә алучыларны арттыру өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эзмә мәктәбе/Татар телендә сөйләшә алучыларны арттыру өчен нәрсә эшләргә кирәк? latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Icono aviso borrar.png

Безнең татар телебез бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ләкин соңгы елларда аны куллану кимү ягына бара. Татарлар һәм башка халыклар арасында татарча сөйләшә алучыларны арттыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Сыйныфташларым белән шул темага әңгәмә корып алдык . Аларның тәкъдимнәрен сезнең белән дә уртаклашыйм әле.

Салават:

- Һәрбер ата-ана үз балаларына туган телендә сөйләшергә кечкенәдән үк өйрәтергә тиеш. Киләчәк буын татар телен белсә, шушы телдә сөйләшүчеләр саны, һичшиксез, артачак. Без, балалар, үзара туган телебездә аралашсак кына, безнең телебез үсәчәк.

Инзилә:

- Татар телендә күбрәк газета-журналларның басылуы, аудио һәм видео язмаларның барлыкка килүе дә татар телендә сөйләшүчеләрнең санын арттыруга китерәчәк.

Рәдис:

- Дөньякүләм татар телендәге конференцияләр үткәрелү телнең үсешенә бигрәк тә зур тәэсир итә. Чит халыклар безнең туган телебезне өйрәнә, аның нечкәлекләрен, төзелешен тикшеререргә булыша һәм телне үстерүгә зур йогынты ясый.

Азалия:

- Яңа буын кешеләрендә татар теленә карата мәхәббәт үстерү өчен, чит ил фильмнарын, китапларын туган телебезгә тәрҗемә итүне ныклап башларга кирәк. Бу ысул белән яшьләр татар телен күбрәк аңларга һәм үзара аралаша алуга ирешәчәкләр.

Йомгаклап, шуны әйтәсем килә: һәр кеше үз туган телен яхшы белергә тиеш. Ана телен белгән кеше генә милләте һәм халкы белән горурлана, аның кадерен белә ала.