Кулланучы:Яр Чаллы ш&

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яр Чаллы ш& latin yazuında])

Егор Уткин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932нче елны ТАССРның элеккеге Бондюг районы Бөрешле авылында дөньяга килә.

   Хезмәт эшчәнлеген 1956нчы елның 2 июлендә Бондюгның Карпов исемендәге заводта башлап җибәрә. Ул анда җир казучы, моторист, аппаратчы, хәтта фәнни – техник һәм икътисади хәбәр җитәкчесенең булышчысы да булып эшли. Аның шигырләр иҗат итү эшчәнлеге кечкенәдән үк башлана. Беренче иҗат җимешләре җиденче сыйныфта укыганда ук район газетасында басылып чыга.  Һөнәре буенча укытучы булса да, керәшен егете Егор Уткин гомеренең күп өлешен җаваплы урыннарда эшләп  үткәрә. Шагыйрь әдәби хәрәкәттә билгеле бер эз калдырды. Аның шигырьләрендә туган җиргә, игенчеләргә, туган туфракка, табигатькә , тормышка  карата булган ярату, соклану хисләре ята.

Радик Ахунҗанов[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Автор – башкаручы, Россия язучылары Союзы әгъзасы. Еш кына республика нәшриятында басыла. 3 шигырьләр җыентыгы авторы: “У тихих гор”(2006), 56 шигырьнең 12се туган як темасына багышланган; “Ключ к сердцу”(2007), 74 шигырьнең 5се туган якка һәм якташларга багышланган; “Камертон любви”(2010). Кулланылган әдәбият 1. Ахунзянов Р.Р. У Тихих Гор: Стихи. – Набережные Челны: Татарстанское отделение Союза российских писателей. – 2006 – 68с. 2.Лира Прикамья. – Казань: “Идел – Пресс”, 2012. - 184с

Шикәрле-Каен авылы.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның исеме каенлык белән бәйләнгән булуы турында легендалар яшәп килә, чөнки яз көне каен суы тәмле, баллы булуы барыбызга да билгеле. Шуңа күрә безнең авылның исеме дә Шикәрле-Каен дип атала. Бу торак пунктның тагын бер исеме бар. Бу-Яңа Бәзәкә. Авылга нигез салучылар Кама аръягындагы Бәзәкә авылы кешеләре, икенчесе тупачлылар. Торак пункт Минзәлә елгасының сул кушылдыгы булган Игәнә елгасының уң як ярына урнашкан. Шикәрле–Каен авылы, Минзәлә шәһәренә карата көньяк-көнбатышта 28 км ераклыкта, Казан-Уфа автотрассасыннан 14 км, Круглое Поле тимер юл станциясеннән - 58 км ераклыкта урнашкан. “Татарстан Республикасының торак пункт”лары дигән хезмәттә авылга XIX нче гасырда нигез салынган дип әйтелә. Татар энциклопедик сүзлегендә бу дата XVIII нче гасырга төзәтелгән. Авыл XVIII нче гасырның беренче яртысында, 1748 нче елда, билгеле булган. Авыл халкының күпчелек өлешен типтәрләр тәшкил иткән.

   Авыл халкы җир белән начар тәэмин ителгән дип әйтергә нигез юк. 1913 нче елда 87 нче гаиләнең дүртесе 40 дисәтинәдән артык җир биләгән. Авылда җирсез кешеләр булмаган. Әлеге авыл өчен бу бик яхшы күрсәткеч. Хәтта икмәк үстерергә мәмкинлекләре булмаган гаиләле авыллар да булган. XX нче гасыр башында авылда ике кибет эшләгән. Коллективлаштыру башлану белән авылда “Кызыл таң” колхозы төзелә. 

Шикәрле-каенлылар коллективлашуны авырлыкларсыз диярлек кичергәннәр. 1933 нче елның ахырына 100 йортның 98-е колхозга кергән. 1950 нче елга кадәр колхоз мөстәкыйль яшәгән. Шул ук елда зурайтылган хуҗалыкка Исәнгол һәм Яңа Чаллы авылларыннан торган “Җиңү” колхозын кушалар. Яңа колхозны табигатьне үзгәртүче Минчурин исеме белән атыйлар. Шул көннәрдән башлап, колхозда административ үзгәрешләр булмаган, фәкать Яңа Чаллы авылы гына юкка чыккан. Аылның халык саны буенча иң күп вакыты 1922 нче елга туры килә. Авыл мөселманнары үзләрендә мәхәллә оештырганчы һәм мәчет төзегәнче Наратлы-Кичү мәхәлләсенә караганнар. 1889 нчы елның сентябрендә авылның А.Габсаттаров дигән кешесе Назәрәттә имамлыкка имтихан тотып, указ алган. 1896 нчы елда авылда мәчет эшләгән. Султангали хәзрәт Гыйлметдинов имам-хатиб булып хезмәт иткән.

Наратлы-Кичү авылы.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл исеменең килеп чыгышы турында менә нәрсә сөйләнелә. Беренче кешеләр күчеп монда нигез салганчы, бу урыннарда ерып чыкысыз кара урманнар булган, ә Минзәлә һәм Игәнә елгалары тирән һәм күп сулы булган. Бу урынны торак пункты итеп сайлап, беренче таяк каккан кешеләр, Игәнә аша ауган калын нарат басмадан чыгып йөргәннәр. Башта бу урынны Наратлы-Кичү(Сосновый брод) дип атаганнар, вакытлар үтү белән авылны да шул исем белән йөртә башладылар. 1917 нче елга кадәр белешмәләрдә, рәсми документларда ул рус-Сосновый брод исеме белән теркәлгән авылның икенче исеме-Игәнә Тамагы(Иганинское Устье),1930-1935 нче елгы урынлы карталарда авыл Сосновый брод исеме астында. Торак пункт Игәнә елгасының сул як ярында,Минзәлә елгасының сул кушылдыгында, район үзәге Минзәлә шәһәреннән көньяк-көнбатышка таба 26км, Круглое Поле тимер юл станциясеннән 55км, Казан-Уфа автотрассасыннан 9км ераклыкта урнашкан. “Татарстан Республикасының торак пункты” хезмәтләрендә авыл 1764 нче елдан билгеле. Торак пунктка нигез салу тарихыннан, беренче документ 1748 нче елга кагыла. Ул Минзәлә воеводы концеляриесендә төзелгән. “Татар энциклопедик сүзлеге” хезмәтендә безнең тәкъдим буенча авылга нигез салу вакыты итеп шушы дата күрсәтелә. Авылга нигез салучылар булып ясак татарлары булган. Бәләбәй округыннан Бишенче ревизиягә кадәр монда өч ир-ат- типтәр күчеп килгән. Соңыннан алар барсы да дәүләт крестьяннарына күчерелгән. 1805 нче елны җирне Генераль бүлү вакытында крестьян общинасына 441 дисәтинә җир бүлеп бирелә. XIX нчы гасырның икенче яртысында общинаның кулланган җирләре 1537, XX нче гасыр башында 1611 дисәтинәгә кадәр җиткерелә. 203 хуҗалыкның 61е 2-3, 86сы 5-10 дисәтинә җир кулланган. Авыл халкы икмәк үстергән, терлек тоткан, кайбер крестьяннар таш чыгарып, өй һәм өй яны төзелмәләрен төзү белән шөгыльләнгәннәр. 1773-1775 нче елгы крестьян сугышында авылның 47 ясак татары баш күтәрүчеләр ягында сугышкан. Минзәлә крепостен һәм шәһәр янын 4 айлап чолганышта тоткан, крестьян отряды җитәкчеләренең берсе, Санфин фамилияле Нарат-Кичү кешесе булган. Ләкин, кызганычка каршы, Казан галимнәре дә, урынлы авторлар да бу кеше турында фамилиясеннән тыш башка бернәрсә дә хәбәр итмиләр. Моннан күренгәчә, булган мәгълүматка тулылык өстәүче яки төгәллек бирүче документлар әле табылмаган. 1870 нче елда авылда су тегермәне, өч кибет, ашлык запасларын саклау кибетләре булган. 1902 нче елга кадәр авыл Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Балтай волосте составына, 1902-1920 нче елларда Бишинде-Останков волостена, 1920-1930 нчы елларда ТАССРның Минзәлә кантонына, 1930-1935 нче елларда Минзәлә, 1935 нче елдан 1957 нче елга кадәр Ворошилов, 1957-1959 нчы елларда Яңа Юл, ә 1959 нчы елның 12 нче октябреннән Минзәлә районына керә. 1795 нче елда 162 кеше, 1858 нче елда-410, 1870нче елда-462, 1884 нче елда-584, 1906 нчы елда-903, 1913 нче елда-1089, 1922нче елда-976, 1926 нчы елда-695, 1970 нчы елда-695, 1959 нчы елда-367, 1969 нчы елда-470, 1979 нчы елда-376, 1989 нчы елда-323, 1999 нчы елда-323, 2005 нче елның башына-339 кеше яшәгән. 1801нче елның 25 нче июнендә авыл мөселманнары үзләренең имамы итеп Ногман хәзрәт Гәбделҗәмилевны сайлаганнар. Бу хәзрәт үзенең мәхәлләсендә бик озак хезмәт итә, хәтта 1854 нче елның сентябрендә дә эшләгән. Ногман хәзрәттән соң, 1856 нчы елда аның улы-Садыйк Мөхәммәтногманов, ә 1886 нчы елда-Мөзәффәр Мөхәммәтногманов мәхәллә мәчетенең имамы булалар.1896 нчы елдагы документта, мәчетнең имам-хатибы булып Ногман хәзрәтнең оныгы, Мөзәффәр хәзрәтнең улы Әхмәтриза Ногманов булган диелә. Әхмәтриза үзенең бурычын 1911 нче елга кадәр үтәгән. Авылда мәчет 1920-1929 нчы елларга кадәр хезмәт иткән.

</gallery> лы кичү авылы]] Мисал.jpg|Тасвирлама2 </gallery>


БОРЫНГЫ ЫРУГЛЫК ЧОРЫНДА ТАТАРСТАН ҖИРЛӘРЕ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

           Каманың Идел кушылдыгы икәнлеген сезнең һәркайсыгыз белә. Ләкин ул һәрвакыт шулай булды микән? Бик борынгы заманда, бер миллион еллар чамасы элек, геологиядә дүртенчел дип йөртелгән чор башында — безнең төбәктә кеше дигән зат күренүдән күп элек—бу якларда бөтенләй башка төрле табигый шартлар булган. Ул чактагы Көнчыгыш Европаның иң зур елгасы булып Кама елгасы (беренче юл ярган, элгәре Кама) саналган. Аның хәзерге Идел үзәне буйлап аккан бер кушылдыгы булган һәм ул бүген Иделгә Кама коя торган урында әүвәлге Камага килеп тоташкан. Бүгенге рәвешендәге Идел ул чакта булмаган әле.

           Әгәр дә без бүгенге Идел һәм Кама буйларында фил һәм мөгезборын кебек көньяк җәнлекләрен күрә калсак, үз күзләребезгә үзебез ышанмас идек. Әмма әүвәлге ерак заманнарда алар безнең җирләрдә дә яшәгәннәр, чөнки ул чакта климат бик җылы булган. Үсемлекләр дөньясы да шул климатка туры килгән — бүгенге чыршы-нарат урманнары урынында җылы яратучы көньяк агачлары үскән.

           Бу күренеш көчле суыну, ягъни, фәндә аталганча, Бөек бозлык чоры башлангач үзгәргән. Әлеге хәл моннан 800 мең еллар элек булган. Төньяктагы бозлыклар күп меңъеллыклар дәвамында акрынлап зурайганнар һәм Евразиянең бөтен төньяк өлешен каплап алганнар. 5 млн кв. км мәйданны биләп алган ике чакрым калынлыгындагы бозлык көньякка таба шуышкан. Аның кайбер тармаклары көньякта Днепрның түбәнге агымына, ә Идел-Кама бассейнында хәзерге Пермь шәһәре тирәсенә барып җиткәннәр. Безнең җирләрдә салкын, арктик климат урнашкан. Җылы яратучы җәнлекләр үлеп беткән, алар урынына мамонтлар, йөнтәс мөгезборыннар, мәгарә аюлары, төньяк боланнары, ак төлкеләр үрчегән. Шулай ук үсемлекләр капламы да үзгәргән, киң яфраклы урманнарны ылыслы урманнар алыштырган, ә бозлык кырыйларында тундра зонасы барлыкка килгән.

Меңъеллыклар үтә торган. Климат акрынлап җылынган, бозлык эреп чигенгән, ә бу хәл елгалар челтәрендә, аларның агышында зур үзгәрешләр барлыкка китергән. Бозлык астыннан агып чыккан куәтле ташкыннар Камага килеп кушылганнар һәм аны «урталай кискәннәр». Шул рәвешле хәзерге Иделнең барлыкка килү процессы башланган. Бозлык һаман эри барып, төньякка таба чигенгән. Бозлык чоры моннан 25 мең еллар элек тәмамланган, ә бозлык үзе исә өлешчә Төньяк боз океанында һәм Гренландиядә генә сакланып калган.