Кулланучы:Яшел Үзән шәһәре, 4нче мәктәп, Шакирова Р.З./Академик Рәшит Сюняев галәме.-noredirect

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яшел Үзән шәһәре, 4нче мәктәп, Шакирова Р.З./Академик Рәшит Сюняев галәме.-noredirect latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Icono aviso borrar.png

Татарның мәшһүр улы Рәшит Сюняев – дөньякүләм танылган астрофизик. Аның фәнни хезмәтләрен дөньяның барлык илләре таный. Ул чын мәгънәсендә зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхес. Рәшит Сюняев 1943 нче елның 1 мартында Ташкентта Али һәм Сәидә Сюняевлар гаиләсендә туа. Аның әтисе Али Абдрахман улы Сюняев элеккеге Пенза губернасы, хәзерге Мордовиянең Кадошкин районында булган Латыш авылында зур һәм хәлле бер гаиләдә туа. Чыгышлары морзалардан булган Сюняевлар революциягә кадәр тырыш һәм бай булалар, йон арчып, тиреләр эшкәртеп, сәүдә белән шөгыльләнеп торалар. Али Сюняев Рузаевка мәктәбендә укый, әмма 20нче еллар ахырында, коллективизация башлангач, Сюняевлар гаиләсенең бер өлеше Астраханьга, бер өлеше Ташкентка китә. Сюняевларның коллективизациядән һәм раскулачиваниедән качып котыла алмаганнарын, шулар арасында балаларны да, Себергә, Шилка елгасы буена озаталар. Кайберләре анда һәлак тә булалар. Рәшит Сюняевнең әнисе Сәйдә Исхак кызы Дәүләт-Килдеева Латыш авылына күрше булган Иса авылында туа, әмма булачак ире Али белән Ташкентта гына очраша. Сәйдә апаның бабасы Усман Солтангали улы Дәүләт-Килдеев турында Мордовия татарлары арасында хәзер дә күп легендалар йөри. Усман байга һәм аның улларына урыс помещиклары князь дип әйтә торган булганнар. Исхак Дәүләт-Килдеев революциягә кадәр сәүдә эшләре белән төрле Европа илләрендә була. Ә Совет заманы җиткәч, аның әтисе Усман байны 1918 елда матрослар атып үтергәч, мондый кешеләргә бөтен юллар ябыла. Шуннан ул, гаиләсен алып, Урта Азиягә – Ташкентка китә. Бу гаилә туган җирләренә кире әйләнеп кайтмый, шуннан соң гомерләре чит җирләрдә уза. Әмма алар туган телләрен, тарихларын кадерләп саклыйлар. Рәшит Сюняевнең әтисе Али Абдрахман улы һөнәре буенча инженер булган, татар һәм мөселман халыклары әдәбиятләрен, тарихын яхшы белгән, туган халкына булган ихтирамын балаларына да тапшырган. Рәшит Сюняев татар тарихын һәм телен яхшы белә, хөрмәт белән карый. Әнисе Сәйдә Исхак кызы белән һәрвакыт ана теле – татар телендә сөйләшүен әйтә. Рәшит Сюняев 2010 нчы елда Казанда үткән Татар галимнәренең Беренче Бөтендөнья форумында катнаша. Журналист Гөлназ Шәйхи белән әңгәмәсендә “Нинди телләр беләсез?” дигән сорауга ул болай җавап бирә: “Инглизчә, немецча. Шул телләрдә лекцияләр укыйм. Телләр өйрәнгәндә, аралашканда татар теле булыша. Төркиянең Истанбул, Әнкара, Анталия университетлары галимнәре белән фәнни аралашулар нык. Алар белән төрек телендә сөйләшәбез. Төрек телендә нәшер ителгән газеталарны яратып укыйм. Миңа Кытайда фәнни-гамәли конференциядә катнашырга туры килде. Шунда көтелмәгән сөенечле вакыйга булды: уйгур галимнәренең чыгышларын мин тәрҗемәчесез тыңладым һәм аңладым! Алар нәкъ минем әбиләрем кебек саф татарча сөйләшәләр. Ул конференциядә Америкадан килгән күп кенә галим дусларым катнашты. Алар өчен мин тәрҗемәче ролен үтәдем” . Гаҗәп бит! Татар һәм үзбәк телләрендә иркен аралаша, рус, инглиз, немец, төрек телләрендә сөйли. Галимнең әйткәне татар теленең дөнья масштабындагы мөһим ролен аңлау өчен дәлил һәм акыл бирерлек, минемчә. Рәшит Сюняевнең гаиләсе зур һәм тату. Хатыны Гүзәл Әпсәләмова – табиб. Аларның 4 балалары бар. Олы уллары Шамил – молекуляр биология профессоры, Америка Кушма Штатларында Гарвард университетында эшли. Икенче уллары Усман Мәскәүдә яши, ул – Мәскәү физика-инженерлык институтын тәмамлаган, компьютер белгече, Мәскәү банкларының берсендә эшли. Кече уллары Али – Германиянең Кельн техник университеты профессоры. Кызлары Зөлфия, Германиядә укып, табибә һөнәрен алган. Йомгаклап әйткәндә, дөньякүләм танылган галим астрофизик Рәшит Сюняевнең татар тамырлары нык һәм тирән, мәгърифәтле нәсел дәвам итә. Академик Рәшит Сюняев галәме. Кызу очып күтәрелеш. Ничек кенә булмасын, морзалар нәселеннән булган мишәр малае үз юлын таба. Ул Ташкентта үсә, мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Аннан, әтисенең киңәше белән Мәскәүгә укырга килә. Мәскәүнең физика-технология университетында белем ала, бер үк вакытта М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының мехмат факультетында укый. 1966 нчы елда институтны кызыл диплом белән тәмамлый, аннан соң дөньякүләм данлыклы физик, академик Яков Зельдович җитәкчелегендә аспирантурада укый. 1973 нче елда физика-математика фәннәре докторы була. Астрофизика фәнендә иң мөһим төшенчәләрнең берсе итеп, Зельдович-Сюняев эффекты санала. 1993 нче елдан Рәшит Сюняев – Россия фәннәр академиясенең академигы. Студент елларыннан башлап, инде ярты гасыр дәвамында тикшеренүләре космос белән бәйле: нейтрон йолдызлар, галактикалар, мегагалактикалар, “кара тишекләр”. Хәзерге вакытта Россия фәннәр академиясенең Галәм тикшеренүләре институтының әйдәп баручы фән хезмәткәре, Макс Планк Астрофизика институты идарәче директоры (Garhing,Германия). Рәшит Сюняев – астрофизика өлкәсендә дөньякүләм танылган, әйдәп баручы галимнәрнең берсе, дөнья университетларында теоретик астрофизика һәм космология курсларына һәм дәреслекләренә кертелгән фундаменталь казанышлар аның исеме белән бәйле. Ул егермедән артык илнең Фәннәр академиясендә әгъза булып тора. Рәшит Сюняев – ачышлары, хезмәте өчен күп санлы фәнни бүләкләр һәм мактаулы исемнәргә лаек булган галим. Олы галим Рәшит Сюняевнең 70 яшьлек юбилее Татарстан башкаласы Казанда тантаналы итеп зурлап үткәрелә. ТР фәннәр академиясенең президенты Әхмәт Мазгаров хәзерге заманның танылган астрофизигы, данлыклы татар улына ТР ФА “Фәндәге казанышлары өчен” Алтын медален тапшыра. Галим бу бүләк, Татар илендә алынган булганга, аның өчен бик кадерле булуы турында әйтә. Бу кадәр югары биеклеккә татар кешесе ничек күтәрелгән, олы абруйга ни сәбәпле ирешкән? Гаиләсе һәм коллегалары фикеренчә, белем, хезмәт сөючәнлек, зирәклек, максатчанлык, ныклык аркасында. Астрофизика фәне. Астрофизика дип астрономия фәненең махсус һәм чагыштырмача яңарак тармагын әйтәләр. Астрофизика, гади итеп әйткәндә, төрле төгәл, табигый һәм иҗтимагый фәннәрнең мөмкинлекләреннән файдаланып, галәмнең, матдәнең төрле рәвешләрен, халәтләрен, шартлау, дулкынлану, нурланыш кебек күренешләрен яңа тип телескоплар ярдәмендә Хәрәкәт һәм Вакыт белән бәйләнештә өйрәнә торган катлаулы, киләчәге бик зур һәм күп чыгым сорый торган фәнни юнәлеш ул. Кемнәрдер безгә, Җирдә яшәүче гади кешеләргә, ул астрофизика фәне нәрсәгә, аннан ни файда, дип уйларга мөмкин. Әйе, астрофизика турында берни белмичә дә, кешеләр телевизордан Париж яки Лондон тапшыруларын карыйлар, Интернеттан файдаланалар, кәрәзле телефоннан Нью-Йорк яисә Австралиядәге туганнары белән сөйләшәләр. Хәзерге чор коммуникациясенең һәрберсендә астрофизиканың өлеше бар. Димәк, ул өйләребезгә үк кереп утырган! Ул Зөһрә йолдызына, Марс якларына иярченнәр җибәрүне, Айда кешеләр булып кайтуны тәэмин итә, космостан карап кайда, нинди җир асты байлыклары булуны әйтә, яисә кайда яңа тайфун-бураннар оешу хакында хәбәр итә. Астрофизика фәненең матдә-материяне атом-төш кебек беренчел дип әйтерлек кечкенә төреннән алып, иксез-чиксез, хәтта башы-ахыры иңләнмәслек галәм рәвешенә кадәр өйрәнә торган фундаменталь белем икәнлеген белү зарур. Ягъни ул бүген галәм кайчан барлыкка килгән һәм аның тагын күпме яшәү ихтималы бар кебек яшәешнең фундаменталь сорауларына җавап эзли. Бу юнәлештә ирешелгән кайбер нәтиҗәләр дә мәгълүм. Мәсәлән, АКШ астрономнары исәпләп чыгаруынча, без бүген галәмдәге материяләрнең нибары 4 проценты чамасын гына беләбез, ә 96 процентын тәшкил иткән “кара тишек”, “кара матдә”, “кара энергия” дигәннәренең нәрсәләрдән гыйбарәт икәнлеген әле белмибез икән. Бүгенге астрофизика менә шушы өлкәләрдә белем туплап баш вата. Астрофизика һәм космологияне иҗат итүче. Рәшит Сюняевның фәнни хезмәтләре йолдызларны, галактикаларны, бөтен галәмне өйрәнү белән бәйләнгән. Ул үзе әйткәнчә, хәзер астрофизика фәнендә яңадан-яңа ачышлар килеп чыга. Бу яңа ачышлар безнең материаль дөньяга булган хәзерге карашларыбызны бөтенләй үзгәртүе мөмкин. Астрофизиклар хәзер бик күп урыннарда безгә күренмәгән һәм без тоймаган яшерен матдә эзләре табалар икән. Бу яшерен матдә безгә билгеле булган матдәдән якынча 15 мәртәбә күбрәк икән. Рәшит Сюняев теоретик кына түгел, ул практик галим дә. Узган гасырның 70 нче еллар уртасында аны космик экспериментлар белән шөгыльләнергә җибәрәләр. Рәшит Сюняев күп космик иярченнәрдәге лабораторияләрнең җитәкчесе була. Мәсәлән, аның җитәкчелегендә “Мир” орбиталь станциясендә озак еллар эшләгән “Квант” модуле һәм рентген нурлары белән эшләүче “Гранат” телескопы фәнгә күп мөһим ачышлар китергән. Европаның берничә иле төзегән гамма нурлары белән эшләүче яңа “Интеграл” телескопы – галимнең соңгы экспериментларыннан. Аның тырышлыгы белән Россия галимнәренә бу телескопның 25 процент эш вакыты бирелгән. Рәшит Сюняев – Германиядәге Макс Планк исемендәге астрофизика институты мөдире. Бер үк вакытта ул Россия фәннәр академиясенең галәм тикшеренүләре институтында баш фәнни хезмәткәр булып тора. Рәшит Сюняевнең галәмдәге нурланышларны тикшерү хезмәтләре галактикалар төзелешен өйрәнүгә нигез салган, галәмнең ничек итеп барлыкка килүен аңлауга юл ачкан. Галим Рәшит Сюняев Татарстанга килгәч ясаган чыгышында галәмне өйрәнүнең зарурлыгын ачык аңлата. Күз алдына китерегез: гомуми гравитация чокырында 1,5 мең галактика бар. Бу галактикаларның тизлеге – якынча секундына 1 мең километр. Галактикалар аралыгы 30 – 100млн. градус кайнарлыктагы газ белән тулган. Галәмдә 3 млн. гадәттән тыш зур массалы ”кара тишекләр”. Галактикаларның тыгызлыгы – 30 куб см.га 1 электрон. Галактикалар җыелмасының берничә проценты гына йолдызлар, 15% – кайнар газ, ә 80% нәрсә икәнлеге билгесез. Бу караңгы матдәне – бүген дөньяны тотып торучы көчне өйрәнү бара, ә аны лабораториядә күреп булмый, тик галактикалар тупланмасында гына күзәтергә мөмкин. Галәм сюрпризы белән Җир шары әле күптән түгел генә очрашты: Чиләбе өлкәсе өстендә авырлыгы якынча 50 тонналы, ә диаметры 3 метрлы метеорит шартлаган иде. Мондый космос кунагы Җир шарына яңадан килеп төшәргә мөмкин. Ә бу куркынычны алдан белү һәм кешеләрне кисәтү, икенче урынга күчерү кирәк. Һәрберсен алдан исәпләргә кирәк. Мәсәлән, астероидка еракта булганда двигатель куйсаң, аның орбитасын үзгәртеп була. Яки аны җиргә төшкәнче шартлатырга мөмкин. Кешеләр хәзер төрле мөмкинлекләр турында уйланалар. Шунысы кызганыч: кешелек әле Җир шарын сакларга әзер түгел. Элек Кояш системасындагы планеталар гына билгеле иде. Хәзерге вакытта башка йолдызлар системасында 800 дән артык планета барлыгы билгеле. Җирдәге кебек тормыш мөмкинлеге булган планетаны эзләүгә күп көч куела. Галим, Стэндфордски университеты профессоры Андрей Линде фикеренчә, галәмнәр бик күп булырга мөмкин. Хәзер физиклар шуңа дәлилләр эзлиләр: безнең Галәмнән бөтенләй аерым башка Галәм бармы икән, бәлки, анда без белми, аңламый торган икенче физик законнардыр. Киләчәк көннәрдә чиксез Галәмнең чишәсе табышмаклары, ясыйсы ачышлар бихисап. Галим Рәшит Сюняев менә шундый бөтен Җир шарында яшәүче халыклар өчен мөһим булган астрофизика һәм космология фәнен җитәкли һәм кешелек өчен файдалы эшләр башкара.

Җыеп әйткәндә, Рәшид Сюняевнең үз тормыш юлы да, ата-анасы, нәсел-нәсәбенең тарихы да, гаиләсе дә төрле яклап уйландыра торган дәрәҗәдә гыйбрәтле. Безнең алда, күргәнебезчә, гыйлемнәрнең иң абруйлы, иң кызыклы, шул ук вакытта иң катлаулы өлкәсендә шундый зур казанышларга ирешкән, гомумкешелек биеклегеннән торып, глобаль рәвештә фикер йөртергә хокуклы һәм шулай фикер йөртүе белән дөньякүләм танылган олуг галим икән. Шул ук вакытта Рәшит әфәнде Сюняев үз халкының тарихы, үз нәселенең узганы белән дә якыннан кызыксынып, үз халкының традицияләренә тугры булырга, аларны сакларга тырышкан горур табигатьле ир-егет тә икән! Кешенең иң кешелекле сыйфаты аның үз асылына карата булган мөнәсәбәтендә чагыла. Рәшит Сюняев Казан университетында ясаган чыгышында яшьләргә карата мондый теләк белдерә: “Бу урында шуны әйтәсем килә: фән белән кызыксынучы яшьләр иң яхшы институтларда, университетларда укырга тиешләр. Казанда дәрәҗәле югары уку йортлары булуы белән горурланам. Төрле илләргә таралган татарларыбыз шунда килеп укысыннар, Казанда ана телендә күбрәк аралашсыннар иде”.


Чыганаклар. 1. Беляев А.Б. Историческая генеалогия татарского народа. Родственные династии и их роль в истории семьи, нации и государства – Казань: Татар. кн. изд-во., 2012. 2. Первый Всемирный форум татарских ученых: материалы Первого Всемирного форума татарских ученых = Татар галимнәренең Беренче Бөтендөнья форумы материаллары/ сост. Б.Л.Хәмидуллин. – Казань: Татар. кн. изд-во., 2010. 3. Бөтендөнья татар конгрессы сайты. tatar-congress.org Галим Рәшит Сөнәев. 4. Рәшит Сюняев: “Татарча сөйләшү миңа ләззәт бирә”. tatyash.ru›get.php?11220|31.htm