Кулланучы:Chuteevskaya SOSH/Авылдашым публицист язучы Зариф Бәшири

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Chuteevskaya SOSH/Авылдашым публицист язучы Зариф Бәшири latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Icono aviso borrar.png

Егерменче йөз башында татар көндәлек милли матбугаты барлыкка килгәннән соң әдәбият мәйданына күтәрелеп чыккан дистәләрчә яңа исемнәрнең күренеклеләреннән берсе – шагыйрь,язучы-прозаик, мәгърифәтче педагог Зариф Бәшири (Бәширов) 1888 елның 5 маенда элекке Казан губернасының Чивил өязендә (хәзерге Татарстан Республикасының Кайбыч районына) кергән Чүти-Тау ягының Гөбенә елгасы буена урнашкан һәм Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле зур авыл булып, тирә-ягында чуваш авыллары да күп булганлыктан, төбәк халкы милли яктан бер-берсе белән якыннан аралашып, “тел-лөгать алмашып” яшәгән.Шуңа күрә булачак язучы балачактан ук чуваш телен һәм гореф-гадәтләрен тирәнтен белеп үсә, һәм аның әдәби иҗатында да чуваш темасы аерым бер урынны били. Чүти авылы тагын шуның белән данлыклы: ул-халык арасында легенда рәвешендә сөйләнеп йөргән атаклы юлбасар Шәкүр Каракның туган авылы. Алай гына да түгел,бу Шәкүр Карак дигәне Зариф Бәширигә чыбык очы туган да туры килә: Зарифның ата ягынан бабасы Таҗи хәзрәт белән Шәкүрнең анасы бертуганнар була. “Авылда мәчет салу,мәктәп ачу, мулла-мәзин кую,староста сайлау, җир бүлү,йорт урыннарын билгеләү кебек җәмәгать эшләренең һәммәсе дә Шәкүр Карак һәм шәкүрчеләр теләгән тәртип буенча йөртелә иде”,-дип искә ала З. Бәшири үзенең “Замандашларым белән очрашулар” исемле истәлек китабында Зарифның әтисе Шәрәфетдин хәзрәт, авылда рухани вазифаларын алып барудан һәм мәдрәсә мөдәррисе булудан тыш,ул заманның барлык авыл имамнары кебек,крәстиян хезмәте белән дә шөгыльләнгән-җан башына тигән имана җирен сукалап иген чәчкән, урган, урман кискән, ат, тереклек асраган. Зариф та абый- энеләре белән бергә кече яшьтән шушы мәшәкатьле авыл тормышында чыныгу ала. Зарифның укуга сәләте, әдәбиятка омтылышы да бик иртә уяна.”Мин җиде яшемдә чагымда укырга-язарга өйрәнгән идем. Минем бөтен бирелеп укыганнарым “Таһир-Зөһрә”, “Бүз егет”, “Мәгъшукнамә”, “Кәҗә бәете”, “Килен бәете” кебек нәрсәләр була торган иде”,- дип яза ул истәлекләр китабында. Аеруча аңа “Йосыф китабы”(“Кыйссаи Йосыф”) һәм “Ярым алма” шикелле әсәрләр сөйкемле күренешләре белән җанланалар; аларның һәрбер юлы мине яктылыкка алып барган юл булып, һәрбер битләре аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән бакча мәйданнарына охшап торалар иде”,-дип яза ул.