Кулланучы:Qaramalitawdan/Маңгыт Йорт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Qaramalitawdan/Маңгыт Йорт latin yazuında])

Маңгыт йорты(Мангыт Йорты) Алтын Урда дәүләтенең сул канатындагы олысы[1] бәкләрбәге Идегәй идәрә иткән бер төбәге булып тора. Маңгыт һәм төрки-татар улусы булып тора Алтын Урда эчендә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче мангытларның Дешти-Кыпчакның булачак Маңгыт йортынна күчеп килгәннәре борынгы документларда сакланмаган. Чыңгыз ханның олы улларына Җүчигә, Чагатайга олыс биргәннәре билгеле.[2] Маңгытларның төп өлеше монголиядә калды.

1391 елда Алтын Урда ханы Туктамыш хан гаскәрләре Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителә, бу сугышта Туктамышның элекке әмире, соңыннан аның дошманы Идегәй дә Тимер ягында үз гаскәре белән катнаша (ТуктамышИдегәй арасындагы көрәш мәшһүр "Идегәй" дастанында бәян ителгән). Бу җиңүдән соң Идегәй үз туган йортына, Маңгыт йортына — Идел белән Җаек арасындагы төбәгенә кайта һәм тарихчылар әйтүенә караганда , анда, Алтын Урдадан аерылып, аерым дәүләт төзи; ул Маңгыт йорт дип атала. Нугай һәм ногай ордасы дигән исемнәр әле булмаган[2]

1481 елда Маңгыт Йорты территориясендә Нугай Урадасы дәүләте барлыкка килә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Трепавлов, Вадим Винцерович. "Ногайская Орда в истории России." Труды Института российской истории РАН 3 (2002): 5-29.
  2. 2,0 2,1 Трепавлов, Вадим Винцерович. История ногайской орды. Institut arkheologii im. A. Kh. Khalikova AN RT, 2016.

Әдәбияты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Исхаков, Дамир Мавлявеевич. От средневековых татар к татарам Нового времени.. — Казань: Мастер Лайн, 2006.
  • Трепавлов, В. В. Тайбуга.«На Мангытском юрте третий государь». — Татаriса 1997.1. — 1997. — 96 б.